Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин эшеннән китте. Аның урынына кем киләчәк?

14 Февраль 2018 1722
ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Гадел Вафин министр итеп 2013 елның сентябрендә билгеләнгән иде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча республика халкының 75,5 проценты медицина хезмәте күрсәтү белән канәгать.

Гадел Вафин урынына Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа министрны коллективка тәкъдим итте, дип яза “Татар-информ”.
Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.

7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.

2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган.
Рубрика: ҖӘМГЫЯТЬ, СӘЯСӘТ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2785
24 Декабрь 2018 19:21 1954
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1726
ӨСКӘ