Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Сәкинә Шәймиева истәлекләре. “Минтимернең хәләл җефете” китабыннан. 2007 ел.

19 Ноябрь 2018 1478
Мин – Президент хатыны. Теләсәң дә, теләмәсәң дә уйланырга туры килә: Президент хатыны нинди булырга тиеш соң? Ирең – һәрвакыт игътибар үзәгендә, ә син – аның янәшәсендә. Әлбәттә, кызыксынучан карашлар “һөҗүменә” мин дә эләгәм. Бу хәл бер үк вакытта рәхәт тә, кыен да. ... Мин әйтеп киткән мәҗбүрият шушы инде – телисеңме, теләмисеңме, тиешле җиргә барырга, күренергә бурычлысың. Уйладым-уйладым да шундый фикергә килдем: әгәр инде гаиләңнең шәхси тормышын чит күзләрдән яшерә алмыйсың икән, иң яхшысы – аның турында ачыктан-ачык үзең сөйләп бирү.
МИН БӘХЕТЛЕ ХАТЫН-КЫЗ

Иң элек мин шушы яшькә җитә алуым белән бәхетлемен. Аннан соң язмышның миңа Минтимер кебек игелекле кеше бүләк итүенә шатланам. Ана буларак та бәхетлемен: без ике бала – ике «улкаебызны» үстереп аякка бастырдык. Мин аларны бик яратам.
...Президент дәрәҗәсенә күтәрелгән иремне мин яратып¸ гади итеп “әтисе” дип йөртәм. Минтимер минем юбилеемда: “Яратмаска сине мөмкин түгел”, – диде. Хатын-кыз өчен моннан да кадерлерәк сүз була микән? Миңа моны ишетү бик рәхәт, чөнки Минтимер тыйнак кеше, мондый ягымлы сүзләр миңа сирәк эләгә.

БАЛАЧАК

Балачагым сугыш вакытына туры килде. Сугыш башланганда миңа ике яшь тә тулмаган әле. Әтине шунда ук фронтка алып киттеләр. Ул сугышның соңгы көннәренәчә алгы сызыкта булды. Әни сугыш елларында тормыш арбасын ялгызы тартып барды. Кулында ике бала – абыем һәм мин. Ачлык, зәмһәрир салкыннар, мохтаҗлык... Ни генә ашамадык без! Төрле үләннәр, чөгендер сабагы, бәрәңге кабыгы... Бервакыт мин кибеткә барганда, айлык ипи карточкаларын югалттым. Бик каты эләкте үземә. Бу фаҗиганең әнием өчен ни дәрәҗәдә коточкыч булганлыгын үскәч кенә аңладым.

МИНЕМ ДӨНЬЯГА КАРАШЫМ

Нигездә, мине барысы да бик игелекле кеше диләр. Минем тормышның кыйбласы шул: бер яхшылык меңе белән кире кайтыр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык мәкале. «Игелеккә ышаныр өчен аны эшли башларга кирәк», – дигән Лев Толстой. Чыннан да, явызны явызлык тудыра, ә игелек игелекне ишәйтә. Минтимер моны һәрчак ассызыклап тора. Миңа бик күпләр ярдәм сорап хат язалар. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, һәрвакыт акылым һәм йөрәгем кушканча эшлим.

ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ БУЛУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ

...Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу – авыр хезмәт. Үзеңне тиешле югарылыкта, һәрвакыт үз дәрәҗәңә лаек тотарга кирәк. Кешеләр мине ничек кабул итсә, иремә дә караш шундыйрак булачак бит. Гомумән, ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр. Минтимер минем халык алдындагы ролемнең мәгънәсен яхшы аңлый. Минем юбилейда ул болай диде:
– Иманым камил, Сәкинәне безнең тирәдәге кешеләр, республика җитәкчеләре, иң элек аларның җәмәгатьләре барысы да ихтирам итә. Һич уйламый-нитми, үзе дә сизмәстән, ул дәүләти эшләрне хәл кыла – үз тирәсенә җитәкчеләрнең хатыннарын туплый. Җитәкчеләрнең хатыннары арасында төрле мөнәсәбәтләр күрергә туры килде, кайвакыт бик киеренке хәлләр булгалый. Бу дәүләт эшләренә зур зыян сала. Ә бездә исә бик матур күренеш күзәтелә: беренче леди үз тирәсендә игелек даирәсе булдырып, бердәмлекне тәэмин итә.
Мин әлеге югары бәя өчен иремә бик рәхмәтле. Мин бит бервакытта да «беренче леди» булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. өстәвенә, татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль.
Хатын-кызны, бизәктән дә бигрәк, әдәп-нәзакәт бизи, дигән безнең халык. Әйткәнемчә, мин үз вазифамны хакимият башындагы иремә ышанычлы терәк булуда күрәм. Минем үз-үзем булып каласым килә.

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ