Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рузилә Сафина: "Габделфәтнең юбилеена иң зур бүләк булып оныгыбыз дөньяга килде"

11 Октябрь 2017 3352
Октябрь ае - Сафиннар гаиләсе өчен бәйрәмнәргә бай ай. 4 октябрь көнне кызлары Әдилә белән кияүләре Айратның уллары туды. Ә бүген, Габделфәт Сафинның туган көнендә, сабыйга Искәндәр дип исем куштырдылар.
Бәхетле мизгелләр белән Рузилә Сафина уртаклаша:

– Әтисенең туган көненә иң зур бүләк булып оныгыбыз дөньяга килде. Бүген аңа Искәндәр дип исем куштырдык. Хәзрәт сабыйның колагына исемен пышылдаганда күзләрдән яшьләр тамды. Бу – шатлык яшьләре. Һәрбер кешенең дә күзләрендә шушындый шатлык яшьләре генә булсын. Җир йөзендә барыбыз да бәхетле булыйк, тыныч, матур илдә яшик. Балаларыбыз бәхетле, тәүфыйклы, озын гомерле булсыннар.

Сафиннар һәм Рәхимовлар гаиләсен әлеге сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1429
21 Сентябрь 2018 14:17 1398
ӨСКӘ