Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рузалия Сираҗева: “Камыр ризыклары пешерәм дә, күршеләргә таратам”

31 Январь 2019 339
“Бүген нәрсә пешерим?” икән дип баш ватасы түгел хәзер. “Вконтакте” чел­тәрендә рецептын тәф­силләп аң­латып, ма­тур фотоларын элеп баручы ханымнар көн­нән-көн арта. Чаллыда яшәүче 60 яшьлек Рузалия Сираҗева да шулар рәтендә. Көн дә бер тәм-том пешереп, виртуаль дусларының күңелен күрергә тырыша ул.
– Интернетка пешергән ризыкларымны куеп, рецептлар тәкъдим итә башлавыма ике ел, – дип башлады ул сүзен. – Яшь кызлар, өйдә бәби белән утыручы әниләрнең кулинария серләренә өйрәнәсе килә. Оста пешекчеләрдән сорыйлар, ә алар рецептларын бирми. Туктале, мин әйтәм, мин дә беләм бит боларны, өйрәтим әле яшьләрне. Шулай итеп хоббига әйләнде. Көн дә бер ризык әзерлим дә, тәмен татып карагач, дусларыма тәкъдим итәм.

– Ризыгыгыз уңмаса, куймыйсызмы?

– Минем һәрвакыт уңа. Яшь чакта ике ел Казанның икенче ипи пешерү заводында икмәк пешерүче булып эшләдем. Бер көнне кабартма пешереп, икенче көнне шуны турап, сохари ясый идек.

– Димәк, сез пешекчегә укыган кеше инде?

– Юк, үземне “өйрәнчек” дияр идем. Апа шул заводта эшли иде. Мәк­­тәпне тә­мам­лауга үзе янына эшкә алды, укып тор­мадым. “Ул заводта эш­ләү­челәргә фатир бирмиләр, Чаллыга кайтыгыз”, – дип чакырдылар да шунда кайтып киттек. “КамАЗ”га эшкә урнаштым, фатирын да алдык. Хәзер пенсиядә мин.

– Алайса рәхәтләнеп заказга да пешерә аласыз инде...

– Юк инде, булмас хә­зер. Яшь тә бар бит. Аннан һәрбер кешенең теләге була: кайбер кеше футбол, концерт карарга яра­та, ә мин – пешерергә. Һәр­ва­кыт һөнәремне үзгәртеп тордым. Башта бәйләү белән шөгыльләндем, аннан 5-6 ел – тегү белән. Чәчтарашка укып, 90нчы елларда өйдә чәч кистем. Ул чакта бер атнада бер айлык эш хакын ала идем. Клиентларым күп булды, хәтта шәһәр мэриясеннән зур кешеләр килә иде. Менә шундый чаклар булды. Аннары кешеләрнең кулинария белән шөгыльләнгәнен күреп, аңа ябыштым.

– Пешерү сәләте кемнән килгән сезгә?

*   *   *


Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 4 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2019 17:18 1444
ӨСКӘ