Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Роберт Миңнуллин Җәвит Шакировны "Татар халык маймылы" дип атаган?

29 Август 2017 2339
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә 30 яшь тулу уңаеннан шагыйрь Роберт Миңнуллин котлау шигыре язган һәм үзенең "Инстаграм" битенә куйган. Роберт ага Җәвит Шакировны "Татар халык маймылы" дип атаган, әлбәттә, бу бары тик юмор. Әлеге шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Зөлфия һәм Җәвит Шакировларга

Җәвит ул татар халкының
Талантка бик бай улы!
Төгәлрәк итеп әйтсәк, ул
"Татар халык маймылы"!

"Маймыл"ның да иң чибәре,
Ә таланты - шаккаткыч!
Шуның иң әйбәт мисалы -
Башкатыргыч "Башваткыч".

Бер карасаң, бик көйле ул,
Бер карасаң, кире ул...
Шунсыз булмый, ни дисәң дә,
Зөлфиянең ире ул!

Зөлфия дә һәм Җәвит тә,
Әлбәттә, бик сөйкемле?
Икесе дә бик популяр,
Почти минем шикелле!

Сәхнәгә чыгып бассалар,
Икесе дә - канатлы!
Икесенә тигез итеп
Биргән Ходай талантны!

Уйлап карагыз, алар бит
Утыз ел бергә һаман...
Үзләренең мәхәббәте
Үзләренә тап-таман!

Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте
Пүчтәк алар янында.
Таһир-Зөһрә мәхәббәте
Ерундарак тагын да...

Нишләр иде икән алар
Өйләнешкән булсалар?
Өйләнешеп, гомер буе
Көн дә бергә торсалар?...

Утыз елга түзмәс иде
Ул Зөһрәләр, Таһирлар...
Өйләнүгә аерылып
Бетәр иде бахырлар...

Утыз ел бер караватта...
Вәт мәхәббәт ичмасам!
Аларның бу мәхәббәте
Сүрелмәсен һичкайчан!

Сезнекенә кушылсыннар
Теләкләрем минем дә!
Бергәләп тагын утыз ел
Интексеннәр кимендә!..

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ