Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Роберт Миңнуллин вафат. Хушлашу иртәгә Камал театры каршында булачак.

27 Март 2020 1057

Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.

«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.


Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу иртәгә, 28 мартта, Камал театры каршында булачак. Бу хакта матәм чарасын оештыручылар хәбәр итә.

Хушлашу иртәгә 9.30 башланачак.

***
Мәгълүмат "Татар Информ" сайтыннан алынды.
Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1957
11 Май 2020 10:05 1756
1 Июнь 2020 10:15 1116
ӨСКӘ