Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ринат Рахматуллин: “Үзем генә калганда елыйм”

23 Октябрь 2014 1061
Иртәнге ун. Кафе. Ринат Рахматуллинны көтәм. Очрашырга сүз куешкан идек. Күренде, ниһаять.

– Ринат, юлларда “бөке”ләргә очрадыңмы?

– “Бөкеләрне” карап тормыйм, өстән генә узып китәм, – диде Ринат Рахматуллин көлеп-шаярып һәм дәвам итте. – Машинаның мөмкинлеге бар, юл бирәләр, Аллага шөкер. Карап тормадым, камераларга эләктем инде, бүген 15 мең сумнар чамасы җыйганмындыр. Айга 28-30 мең штраф түлим.

– Ник алай ашыгасың соң?

– Буадан ук килеп җитәргә кирәк бит.

– Иртәрәк чыгарга ярамыймы?

– Буада да эшләр бар. Анысы-монысы, баланы укырга илтәсе... Шул эшләрне бетергәч кенә чыгып киттем. Буадан Казанга 1 сәгать 20 минутта килеп җиткәнем бар. Бик кызу йөрим. Энергетикам шундый. Машинага утырганда Ходайга тапшырып чыгып китәм инде.

– Әниең Нурия апа янына көнгә берничә тапкыр кайтасың икән?

– Әнкәй Түбән Наратбаш авылында яши, Буадан 2 чакрым ераклыкта. Көнгә ике-өч тапкыр кайтып киләм, хәлен белеп торам, 76 яшьтә ул. Бөтен барлыгын балаларына багышлады, инде без үзебезне аңа багышларга тиеш. Аны озаграк яшәтәсе килә.

– Син төпчек бала, бик иркәләп үстерделәрме?

– Нормально үстерделәр. Әнкәй мәхәббәтне күбрәк миңа биргәндер дип уйлыйм. Мәктәптә тәрбияче булып эшләде ул. Түбән Наратбаш авылында интернат бар иде, 40 бала белән эшләде. Әнкәй мине гел тәртипкә өйрәтте, балалар белән мине дә тәрбияләде. Бик көчле кеше ул, дәвалый да. Елый торган балаларны өшкереп җибәрә. Кан басымы күтәрелсә, хәле бетсә дә кешеләр әнкәйгә киләләр. Гастрольләрдән арып кайтсам әнкәй өшкергәч үземне яхшы хис итәм.

– Әниләрен зар елатучылар да бар бит...

– Ул кешенең холкыннан, тәр­­биядән килә. Күпме генә тәр­бия­ләсәң дә, үзенекен эшли торган кешеләр була бит. Характерны үзгәртеп булмый. Әтием 1990 елда ашказанына ясалган операциядән мәрхүм булды. Аны бик сагынам. “Әтиемә” дигән җырым да бар. Бала вакытта әтинең кирәклеген аңлап бетерә алмыйсың, олыгайгач кына төшенәсең икән. Әти колхоз рәисенең шоферы иде.

“Картайма әле, әнкәй” җырын әнкәйгә багышлап яздым. Синтезаторда уйнап утыра идем, ул килеп керде дә: “Картайттыгыз инде сез мине!” – диде. Шуннан туган җыр ул.

– Кызыңның кияүгә чыгуына тукталыйк әле. Кияү белән мөнәсәбәтләрең ничек?

– Былтыр кияүгә чыкты. Бер ел торалар. Кияү мине бик хөрмәт итә, гомер буе бергә яшәгән кебек. Кода белән кодагый да яшьтәшләр. Кыз Энергетика университетында укый, быел диплом елы. Коданың Казанда җиһаз фабрикасы бар, кияү дә шунда эшли. Кодагыйның Сокуры якларында өч кибете бар, үзе Лаеш районының, Янтык авылыннан.

– Салаватка бер ханым: “Син миңа ошамыйсың”, – дип йөзенә бәреп әйткәч, җырчы аңа: “Молодец!” – дигән. Сиңа да шулай дип әйткәннәре бармы?

– Кеше аша гына ишеткәнем бар: “Ринат җырчымы инде ул?” – дигәннәр. Үземне популяр җырчы дип мактанмыйм. Мин – автор-башкаручы, җырлар язам. Халыкның тормышына бәйле булган җырлар язарга тырышам. Тамашачылар шуңа күрә хөрмәт итәләрдер дип уйлыйм. Яратмаган кешегә шуны әйтәм: “Яратмаса, тыңламасын”. Үзе: “Яратмыйм”, – ди, үзе концертыма килеп утыра – шундый кешеләргә аптырыйм. Бәлки “яратмыйм” диюләре яратудыр ул.

17 ел бөтен Россия буйлап тамада булып йөрдем, “матур җырлыйсың, тавышың, җырларың матур”, – дип әйтәләр иде. Бу сүзләргә ышанмый, юри әйтәләр дип уйлый идем. Матур җырлыйм дип уйлаганым булмады. Заллар җыя алуыма, халыкны җәлеп итүемә һаман да ышанып бетә алмыйм әле. Мәскәүдә туйлар алып барып үземне таныттым. 7-8 сәгать туй алып барам да кире Буага кайтып китә, ярты юлда йоклап ала идем.

– Бервакыт чүт кенә фура астына кермәгәнсең бит?

– Хәзер шоферым бар. Ерак юлларга чыксам шоферым бара. Күп шоферларым булды. Монысы җайлы, акыллы, тыныч, нәрсә әйтәсең – шуны тыңлый.

– Туганнарыңа ярдәм итәсеңме?

– Акчалата ярдәм итеп торам. Абыйга машина алырга җыенам, чөнки вәгъдә бирдем. Абый авылда үз йорты, гаиләсе белән көн күрә, механизатор. Башка эшләр дә тәкъдим итеп карадым, әмма авылга ябышкан ул. Әнкәйне карап тора.

– Әниеңне үзеңә алып килергә уйламыйсыңмы?

– Килми ул, авылда үзенең генә торасы килә. Бөтен уңайлыклары булган йорт ясап бирдем үзенә.

– Ир-атларның күбесе өйдә трусикчан йөри, син ничек йөрисең?

– Трусикчан йөрү түгел, хатын алдында кием алыштырырга да оялам. Гомеремдә дә алай йөргәнем юк, мин итагатьле кеше. Трусикчан йөрү татарга килешми.

– Нинди авырудан интегәсең?

– Борында гайморит бар, шул борчып тора. Шуның аркасында тавыш карлыгып чыга. 16 тапкыр тиштердем, файдасы юк. Борын белән суламыйм диярлек, авыз белән суларга да, җырларга да туры килә, бик авыр. Кеше бит борын белән сулап, авыз белән җырларга тиеш. Операция ясатасым килми, хәзер шушы тавышка халык та, мин дә ияләштек инде. Зур-зур табиблар тәкъдим ясадылар, әмма тавышымны үзгәртәсем килми.

– Үлем җәзасына ничек карыйсың?

– Булырга тиеш. Бер кеше 15 кешене үтергән икән, андый кешеләрне җир йөзендә яшәтергә ярамый.

– Мохтаҗларга ярдәм итәсеңме?

– Хәлдән килгәнчә картлар йортына сәдака бирәм. Кирәкмәгән кешеләрне генә анда илтәләр, кызганам аларны.

– Елаганың бармы?

– Үзем генә калганда әнкәй, үзем, җырларым, тамашачыларым турында уйлыйм да, күздән яшь чыга. Тормышта еларга да кирәк. Бушандыра, тынычландыра ул.

– Исең киткән әйберләр бармы?

– Балалар җырларын җырламыйм, тавышым да карлыккан. Әмма балаларның минем җырларны яратуына исем китә. Авылымда “Тукта яңгыр абый” кайтты, диләр. Болгардагы Фатыйма әби: “80 яшеңдә мәчет манарасыннан азан әйтәчәксең”, – диде.
P.S. Ринат Рахматуллин малай чакта беренче секретарь, колхоз рәисе, шофер булырга хыялланган.

ГАБДЕРӘХИМ
                                                                                                                                
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1487
23 Октябрь 2018 10:14 1404
31 Октябрь 2018 11:56 1367
ӨСКӘ