Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ринат Рахматуллин гаиләсендә зур кайгы

7 Август 2017 3156
Кичә җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллинның әнисе якты дөньядан киткән. Нурия апа Рахматуллинага 79 яшь иде.
2015 елда журналистыбыз Габдерәхим Ринат Рахматуллинның әнисенә кунакка кайтып, бик матур итеп аралашып утырган иде. Әлеге әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез.


"...Ринатның әтисе 1991 елда, 54 яшендә гүр иясе булган. Төп нигездә  әнисе Нурия апа үзе генә гомер итә.

– Нурия апа, үзегезгә генә күңелсез түгелме?

– Юк. Кибет күршедә генә, шуңа күрә минем өйдән кеше өзелми.

– Хастаханәдә булгансыз икән...

– Тезләрем авыртты. Яхшы карадылар. Кан басымы да югары иде. Ун көн яттым. Элек 24 буразна бәрәңге утырта идек, быел Ринат: “Нужа күрмә, әнкәй”, – диде. Зур улым 15 буразна утырткан, шул икебезгә җитә. Гомер буе тәрбияче булып интернатта эшләдем, балаларны яраттым. Әтием Сафиулла, әнкәй – Миңнеҗамал исемле иде. Әтием Ленинград блокадасыннан шешенеп кайткач авылда үлгән, әнкәй 91гә җитте. Туганнарым яшьли үлделәр. Бер мин калдым. Ирем шофер иде, әйбәт яшәдек. Үзем әнкәйләргә барып бер кич кунган кеше түгел мин: “Балалар, ирем кайта” дип яшәдем. Ирем ун ел колхоз рәисен йөртте, аннары укучылар ташыды. Моннан 25 ел элек авырып үлде. Ринат тырыш бала иде, хоккей, волейбол уйнады. Җырчы булыр дип уйладым. Карчыклар капка төбенә килеп утыралар һәм: “Ринат чыкса ярар иде”, – диләр. Ринат чыга да җырлый: “Ак бүрегем бар иде, нигә аны кимисез, сөйгән ярым бар иде, нигә аны сөймисез”, – дип. Әбиеңнәр кул чаба, конфет бирәләр. Каян өйрәнгәндер: моряк биюе бии иде. Хәзер концертларга кызын да ияртеп йөри, Регина да җырлый бит. Авыр вакытта киленем Гөлшат белән сөйләшеп алам. Гөлшат белән җайлы, әнкәләре дә әйбәт. Әтиләре үлде.

– Ринатның тавышы кемгә охшаган?

– Әтисеннән килгән тавыш. Әтисе җырлый, бии иде.

– Нурия апа, үзегез җырлыйсызмы соң?

– Ай былбылым, вай былбылым... Күңелем тула, елыйсым килә, үткәннәр сагындыра: камыш сумкалар белән мәктәптә укып йөри идек, зират буена сыер сакларга чыга, әнкәй белән мәк чәчәген каравылларга бара идек. Инде картайдык. Үләр вакыт җитте...

Шулвакыт Нурия апаның улы Рөстәм шалтыратты. Һәрвакыт әнисенең хәлен белеп ала икән. Үзе кырда, кичке 9 да кайта ди. Нурия апа сүзен дәвам итте:

– Синең белән сөйләшеп утырып эчләрем бушады. Коръән дә, намазлар да укыйм.

– Ялгыз кунарга курыкмыйсызмы?

– Аллага тапшырган. Гөлшатка әйтеп куйдым: сандыгымда кәфенлекләр, кәҗәнкәдә комганнарым.

– Нурия апа, киленегез әйбәтме?

– Килен белән бергә дә тордык. Яратам үзен.

– Ничек шулай матур торасыз соң сез? Килен белән каенана гел тыныша алмыйлар бит?!

– Мужик шулай куя белә! – дип сүзгә Ринат кушылды. (Барыбыз да кычкырып көлдек).

– “Әнкәй, шушыны эшлим әле?” – дип сездән сорыймы?

– Үзе белеп эшли. Кичә килде, нәрсә эшләгәнен дә белми калдым. Парлап килсәләр шатланам. Аллага шөкер, рәхмәт яусын! Кызым бар иде, икътисадчы. 39 яшендә  пневмониядән үлде. Биш бала таптым, икесе яшләй китеп барды..."
Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз. Нурия апаның урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ