Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ринат Рахматуллин: “Быел сәхнәдән китәрмен дигән идем”

22 Октябрь 2018 873
Ул егет җырымны җыр­лаганга мин каршы түгел. Ләкин миннән сора­мыйча диск чыгаруы белән килешмим. Вакыт табып, сөйлә­шергә кирәк булыр.
– “Чакыр гына мине” җырыгызны күпмегә сатар идегез?

– 60-70 меңгә.

– Ә “Тукта яңгыр”ны?

– Анысы 100 мең.

– Сезне популяр иткән җырны да шулай сатып җибәрергә ризамы сез?

– Юк инде, шаяртам гына. Ул җырларны сатмыйм, алар мин үлгәнче минем белән бара инде. Алар белән беррәттән “Картайма әле, әнкәй”, “Тормыш китабы” – шулай ук иң-иңнәре.

– Яшь җырчы Марат Яруллин сезнең “Чакыр гына мине” җырын җырлый бит...

– Ул аны Мәскәүдә 2 март көнне минем концертта җырлады. Марат миннән: “Җырлыйм әле”, – дип сорагач, “Ярар, минем концертта җырла”, – дидем. Әле “Тукта яңгыр”ны Динара Рәхимова исемле кыз сорап җырлады. Маратны “Чакыр гына мине” исеме астында диск чыгарган дип тә ишеттем.

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 25нче октябрьдә чыгачак 42нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1674
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ