Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Римма Никитина: "Элвин Грей җырымны тыңлады да качты"

20 Март 2018 3259
Яшь җырчы Римма Никитина белән әңгәмә.
– Римма Никитина, Элвин Грейга кияүгә чыгарга җыенмыйсыңдыр бит? Аңа “Өйлән давай!” дигән җыр язгансың.

– Элвин Грейга кияүгә чыгарга исәбем юк. Аның белән дуэт җырлар өчен җыр язган идем:

“Радик Юльякшин, син шәп малай,

Мин матур көйләр, җырлар язам, давай.

Бергә-бергә җырлар язар идек без,

Син миңа өйлән, давай”, – дип.

Ул шул җырны тыңлады да, качты.

– Кая качты?

– Җавап бирмәде. “Риза” дип тә, “риза түгел”, дип тә әйтмәде.

– Гөлназ Асаева көнләшеп сезнең арага кергәндер әле?

– Юк инде... Гөлназ белән йөриләр икән, йөрсеннәр соң...

– Асаевадан көнләшмисеңме, ул Радик Юльякшин белән кочаклаша.

– Кочаклашсын. Минем дә Радикны кочаклап караганым булды.

– Ник ул популяр?

– Тавышы, киенүе кызыклы. Җырлары көчле, дәртле, аранжировкасы бик яхшы. Радикны кеше буларак бик хөрмәт итәм, әмма егет буларак ул миңа ошый дип әйтә алмыйм. Аңа мөкиббән түгелмен.

– Аңа кияүгә чыкмыйсың, димәк?

– Юк. Асаева йөрсен.

– Популяр булу өчен нәрсә кирәк?

– Эшләргә.

– Ә син акчаны ничек эшлисең?

– Концерт, дискотека, банкетлар. Гел эшләп торам. Тәүлегенә 2-3 сәгать кенә йоклыйм.

– Шул җитәме?

– Җитә.
– Көндез йоклап алмыйсыңмы?

– Була инде ул. Автобуста да йоклап алам. Хатын-кыз көндез йокларга тиеш. Матурлык өчен, җыерчыклар булмый, диләр. Шулай йөрим-йөрим дә, аннары бер көн йоклыйм.

– Концертларыңа кеше киләме соң?

– Сентябрь аенда үз концертым белән чыктым. Бер авылда 7, икенчесендә 12 кеше килде. Өч җыр җырладым да кайтып киттем. Яшермим, Татарстан мине тулы заллар белән каршы алмады. Чаллыда гына, Аллага шөкер, 800 кешелек зал тулды.

– Спонсорың, продюсерың бармы?

– Юк. Үземә-үзем прдюсер мин.

– Авырмы?

– Бик авыр. Банкеттан акча эшләп кайтам да, шуңа яңа җыр яздырам, күлмәк тектерәм. Халык сүгә белә, ә күпме эш эшләнгәнен берәү дә күрми. Җырлар яздырырга, костюм, группага түләргә кирәк. Аны берсе дә санамый. Билет акчасын гына саныйлар.

– Шамкай: “Кемгә китереп тибәсең, шул җырчы. Эшлиселәре килми”, – ди.

– Ничек инде эшлиселәре килми? Эшләү бит инде бу. Тамашачыны җыю. Оешмалар аша билет таратып халык тутырсаң, алар сиңа нәфрәт белән генә карап утырачак. Ул акчаны кемнеңдер, мәсәлән, укытучыларның хезмәт хакын кисеп алып тараталар бит. Андый җырчыларны аңламыйм.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Май 2018 13:40 2356
7 Июнь 2018 11:19 1983
ӨСКӘ