Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рифат Зариповка үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Хәзер җырчы ферма ачарга җыена.

15 Декабрь 2017 3780
Рифат Зариповка концертларында нинди генә бүләк ясамыйлар. Күптән түгел Лаешта узган концертында түбәтәйле үрдәк бүләк иткәннәр.
– Бөтенебез дә сине “Инстаграм”нан күзәтеп барабыз, – дип башлый сүзен Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе. – Бер ай чамасы элек Арча районындагы концертыңда сиңа әтәч бүләк иттеләр. Әтәчтән соң 1-2 атна үтмәде, Чистайда какланган каз бирделәр. Арча белән Чистайдан ким җиребез юк. Үзегез беләсез, Лаешта кошчылык фабрикалары үсеп килә: каз-үрдәк фермасы да, тавык фермасы да бар. Менә без уйладык уйладык та, Лаеш халкы исеменнән үзенчәлекле бүләк бирергә булдык. Сәхнәгә чакырып чыгарыйк әле үзен. Ул үзебезнеке, мөселманныкы, түбәтәйле, – дигәч, сәхнәгә түбәтәй кидерелгән үрдәк чыгаралар.

“Менә шул традицияңне бозмыйча безнең үрдәкне дә балконыңа алып кайтып куй инде”, – дип өстәп куя җитәкче.



(Видеоны уң яктагы укка басып күчерергә)

“Җәмәгать мин тиздән ферма ачам. Әтәч, каз бар, бүген үрдәк бирделәр. Тагын нәрсә көтә икән мине алда?” – дип язган җырчы “Инстаграм” битенә.

Кызык хәзер, чәчәк урынына артистларга каз-үрдәк тапшыралар. Замана белән бүләкләр дә үзгәрәдер инде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1429
21 Сентябрь 2018 14:17 1398
ӨСКӘ