Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рифат Сәлах: “Бу дөньяда изге сүзләр: Туган тел бар, Ватан бар! Сезгә бу сүзләр танышмы, әй, имансыз татарлар!”

25 Октябрь 2017 557
Татарстан мәктәпләрендә Татар теле һәм әдәбияты дәресләре берничә сәгать кенә калырга мөмкин дигән сүзләр соңгы арада бөтен социаль челтәрне шаулатты. Рифат Сәлах та бу уңайдан шигырь язган. “Имансыз татарларга” дип атала ул.
Имансыз татарларга

(Кайбер татар ата-аналары ана телен факультативка калдыруны яклый)

Бу дөньяда изге сүзләр:
Туган тел бар, Ватан бар!
Сезгә бу сүзләр танышмы,
Әй, имансыз татарлар!

Ана теле кирәкмидер
Маңкорт булыр буынга.
Нигә кирәк булды сезгә
Татар булып туарга?

Нигә җирдә яшисез сез
Ана телсез, имансыз?
Сез иң асыл татарлардан
Брак булып тугансыз.

Кемнең теле бара сезне
Кеше диеп атарга.
Сезне без дә язып куйдык
Факультатив татарга.

Сез нибары факультатив,
Черегән, беткән, тузган.
Нинди мәрхәмәт көтәргә
Тумыштан имансыздан?!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ