Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рифә Рахман: “Тукай премиясе тирәсендәге кайнар көрәшләрне көлеп, читтән генә күзәтеп торам”

7 Март 2018 795
Кемне күрәм! Популяр шагыйрә Рифә Рахман ич бу!
– Рифә, сине бик зурлаганнар икән. Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем биргәннәр үзеңә.

– Исемнәрдә әллә ни зур роль күрмим, әмма аның вакытында һәм лаек кешеләргә бирелүен кирәк дип саныйм. Чөнки үз гомерендә зур эшләр башкарып та бернинди исем, мактау грамоталары алмыйча дөньядан киткән кешеләр күп. Инде без дә өлкән яшьтә, шушындый мактаулы исемнәргә лаек яшькә җиткәнбездер. 40ка якын китап язганмын, бөтен жанрларга караган әсәрләрем бар, әдәбият-сәнгатьне үстерүгә өлеш керткәнмен дип саныйм. Башка иптәшләрем дә алсын иде аны. Бу исем сәнгатьне, әдәбиятны үстерүгә зур өлеш керткән шагыйрь, язучы, драматург, сәнгатькәрләргә бирелә. Язучылар арасында дәрәҗә санала. Андый исемне йөртүчеләр аз, шушы исемгә тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәтлемен.

– Моңарчы мактаулы исем биргәннәре бар идеме?

– Юк. Университетта эшләгәндә юбилей уңаеннан күп төрле исемнәр, бүләкләр бирәләр иде. Кафедра мөдире “аңа бу, моңа бу бүләк” дип санап бара да, миңа җиткәч: “Рифәгә язучылар союзы бирә”, – дип үтеп китә иде. Бик аптырый идем.

– Тукай бай булган, “Болгар” кунакханәсендә яшәгән. Син дә бай шагыйрәме?

– Һич тә бай түгел.

– Ник алай?

– Мин – пенсионер.
– Ничә сум пенсия аласың?

– Ун меңнән артык. Булган тормышымнан канәгатьмен, байлыкка омтыла торган кеше түгел мин. Әмма хәерче булып та яшәргә теләмим. “Язучы хәерче булырга, урам чатында ризык сорарга тиеш, шул очракта гына ул яхшы язачак”, – дип уйлаучылар ялгыша. Бу – ялкаулык билгесе дип саныйм. Шул ук вакытта милләтеңне, иманга кагылышлы әйберләрне акча хисабына сатарга ярамый һәм мин бервакытта да сатылмыйм. Әгәр миңа: “Сиңа фәлән миллион сум акча бирәбез, милләтеңә каршы бер җөмлә әйт, яисә сиңа Тукай премиясе бирәбез, син менә бу тел мәсьәләләрендә хөкүмәт позициясен яклап язып чык!” – дип әйтәләр икән, ул әйбергә бармыйм. Ә безнең кайбер язучылар Тукай премиясен алыр өчен шундый имансыз адымга да бара башладылар.

– Синдә Тукай премиясе бармы?

– Юк. Ничек булсын ул миндә?!

– Аласың киләме?

– Ул турыда уйлаганым да юк. Читтән генә шушы премияләр тирәсендәге кайнар көрәшләрне көлеп, күзәтеп торам.

– Равил Фәйзуллин әйткән иде: “Без халык шагыйрьләре, моны халык үзе белә микән?” – дип.

– Халык биргән исем белән хөкүмәт биргән “халык язучысы” дигән исем бик сирәк очракта гына кисешә. Халык иҗатыңны яратсын, укысын өчен син әле ул аңларлык дәрәҗәдә һәм аңа хезмәт итә торган әсәрләр язарга тиеш. Халык яраткан язучы – бер, исем алган язучы – икенче, туры килми ул.

– Тукайның шигырьләрен редакторлар: “Безгә бир!” – дип кулыннан тартып алганнар. Ул үзенең шигырьләрендә курыкмыйча, шул чор кешеләрен сүгеп язган. Хәзер андый шагыйрьләр бармы?

– Курыкмыйча язсаң да язган әйбереңне чыгара алмыйсың, аны редакцияләр бастырмый. Син беләсең инде аны, йә кыскарталар, йә гомумән, бастырмыйлар...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ