Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Резедә Ганиуллина: "Өйдән операциягә дип әзерләнеп чыгып китмәгән идем"

22 Декабрь 2017 4170
Җырчы, биюче Резедә Ганиуллинаның “дүрт көнгә беренче тапкыр ашавым”, дигән язмасын күргәч, турыдан-туры үзенә язарга булдым.
– Резедә, ни булды? Хәлең ничек?

– Операция кичердем. Хәзер барысы да яхшы, Аллага шөкер. Әкренләп тереләм. Кимендә бер айсыз биергә ярамый, нишләп бетермен инде.

– Кайчан, ничек авырта башладың?

– 17 декабрь көнне кичке сәгать унберенче яртыда бик каты ашказаны өлеше авырта башлады. “Берәр кирәкмәгән әйбер ашап, агуландым”, дип уйладым. Үтми дә үтми. Авыртуга чыдый алмагач, сәгать төнге беренче яртыда үз гомеремә беренче тапкыр ашыгыч ярдәм чакырдым. Авыртуны баса торган укол ясадылар, дарулар яздылар. Төн буе йоклый алмадым. Гәүдәмне урынга ничек кенә куйсам да авырта, тәнем кыза, күңел болгана. Шулай йокы аралаш йөреп, сәгать 9да, ниһаять, йоклап киткәнмен. Күп тә үтмәде, сәгать 11дә тагын эч авыртудан уянып киттем. Бу юлы авырту аскарак төшкән иде. Аппетит юк, ашау түгел, су да эчеп булмый. Шулай итеп ул көнне дә үткәрдем. Өченче көнгә уянгач, һаман авырту барлыгын тойдым. Менә шул вакытта “авыррак диагноз түгелме икән?” дигән шик туды. УЗИга язылдым. “Снимок”лар белән тиз генә хирургка җибәрделәр һәм “острый аппендицит” дигән диагноз куйдылар. Ашыгыч рәвештә операция! Мин елый башладым, чөнки минем өчен көтелмәгән әйбер иде. Өйдән операциягә дип әзерләнеп чыгып китмәгән идем бит.

Әле үземчә кабат тикшерүләрен сорыйм. Врачның җавабы кыска булды: “Сезнең яшисегез киләме?” – дип сорады. Шунда мин эшнең җитди икәнен аңлап алдым. Ашыгыч рәвештә РКБга алып киттеләр. Бөтен кирәкле анализларны биргәч, операция ясадылар.

– Әле больницадан чыктыңмы?

– Менә бүген өйдә булырмын дип өметләнәм.

– Бию мәктәбенең эше туктап торамы?

– Декабрьдә эшләмиячәк. Ә гыйнварның 10-12ләреннән кабат эшли башлар дип өметләнәм, Алла боерса.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1429
21 Сентябрь 2018 14:17 1398
ӨСКӘ