Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ревизия” кирәк

22 Октябрь 2018 417
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
Диңгездә ял итеп яки бакча сезонын ябып кайткач, сәламәтлегегезне тикшертергә онытмагыз. Җәйге ял вакытында аның какшап киткән булуы ихтимал.

Миңнәр һәм папилломалар. Җәен кояш астында йөрү, кызыну тире өчен җитди сынауга әйләнә. Бигрәк тә ультрашәмәхә нурлардан саклый торган чаралар кулланмаганда игътибарлы булу сорала. Алар тәэсирендә тиредә тискәре процесслар башланырга, хәтта яман шеш күзәнәкләре барлыкка килергә мөмкин. Миң һәм папилломалары булган кешеләргә бигрәк тә сакланырга кирәк.
Көзге каршына басып, тәнегезне җен­текләп күзәтегез, миңнәрегезне карагыз. Аларның төсе үзгәрмәгәнме, зураймаганнармы? Ниндидер үзгәреш сизсәгез, табиб-дерматологка мөрәҗәгать итегез.

Йөрәк һәм кан тамырлары. Климатның кисәк үзгәрүе, самолетта очу яки озак вакыт тынчу поездда бару – йөрәк-кан тамырлары өчен зур стресс. Ә инде йөрәк сәламәтлегенең иң яхшы күрсәткече – артериаль кан басымы тәртиптә булу. Әгәр тонометр аның үзгәрүен күрсәтә икән, терапевт яки кардиологка язылыгыз.
Холестерин һәм шикәр. Ял иткәндә бик азлар гына үзләрен ашаудан тыя. Майлы, кыздырылган, баллы ризыкларны чамадан күп кулланганда, бигрәк тә ял вакытында тукталган кунакханәдә “все включено” булса, күпме ризык ашаганыбызны сизми калабыз. Бу кандагы холестерин, шикәр артуга китерә. Шуңа да ялдан кайткач, үзегезне начар хис итсәгез, кан анализы тапшырып, шикәр диабеты, атеросклероз куркынычы янамыймы икәнен тикшертегез.

Бавыр. Дуслар белән оч­ра­шу, ресторанда кичке аш белән сыйлану, кунакка бару, табигатькә чыгып ит кыздыру – барысы да, гадәттә, чамадан тыш ашау белән тәмамлана. Әлбәттә, артыгын ашамаганда куркырлык әйбер юк. Ә инде бу хакта онытып җибәргәндә, өстәвенә, спиртлы эчемлекләр кулланганда, бавырыгыз эштән чыгасын көтеп торыгыз. Әлеге органдагы җитешсезлекләр белән табиб-гепатолог шөгыльләнә. Ләкин иң элек биохимик анализ бирергә кирәк.

Күзнең күрү сәләте. Кайчак шулай да була: ялдан кайткан кеше күзе начар күрүдән зарлана. Әйтик, моның сәбәбе авыр рюкзак күтәреп йөрү булырга мөмкин. Стресс кичергәч тә күзнең күрү сәләте бозыла.

Бәвел-җенес системасы. Диңгездә, елгада су коенганда туңгансыз, салкын тиеп авыргансыз икән, бөер, бәвел юлларына зыян килүе ихтимал. Ә инде ял вакытында курорт романы белән мавыгып алсагыз, ул чагында венерик авырулар иярмәгәнме икәнен тикшертү дә мөһим. Бәвел-җенес системасында ялкынсынуларны ачыкларга гомуми бәвел анализы ярдәм итә. Моның өчен юлламаны терапевт, уролог, нефролог бирә.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ