Элемент не найден!

Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Равил Шәрәфиев: “Элеккеге тормышымда мин җанвар булганмын...”

6 Январь 2017 778

– Равил абый, сезнең “ялгыз бүре” дигән кушаматыгыз бар икән?

– Әйе. Күп халыкны театрда гына яратам. Зал тулы булганда, мин кешеләргә риза. Тормышта исә халык белән аралашырга бик яратмыйм. Кирәкмәгәндә килеп бәйләнеп, юл буе сөйләштереп бара торган әрсез тамашачылар була. Мунчада берәү юынган җиремә килеп сөйләште. Аннан качып чабына торган бүлмәгә кердем, анда да керде. Шуннан соң: “Тизәк чебене кебек булдың инде”, – дип үзенә әйтергә туры килде. Мин бит мунчага җанымны-тәнемне сафландырырга дип керәм.

– Сезнең кебек популяр булып калу өчен нишләргә кирәк?

– Популяр булу өчен махсус тырышмадым. Әмма сәхнәнең үз законнары бар. 40 градус температура  белән дә уйнаганым бар. Сәхнәгә син бөтен барлыгыңны бирергә тиешсең. Гәүһәр Камалова минем өчен үрнәк иде. Авыр гәүдәле, диабет белән дә авырый, эх-эх сулап театрга килә, сәхнәгә чыга да, ут өертеп йөри, бии, сәхнәдән чыгып эх-эх сулап өенә кайтып китә. Сәхнәдә бервакытта да авыруын күрмәдем. Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров та шундыйлардан. 

– Холкыгыз бик авыр, театрда эшләү җиңел түгелдер?

– Туры сүзле булуым аркасында театрда бик яратып бетермәделәр мине. Марсель Хәкимович кирәк булганга гына уйнатты, “Зәңгәр шәл”дә ишанны тәкъдим иткән иде, алынмадым. Шуннан соң ул миңа роль бирми башлады. Аннан Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә, Венералар белән концертлар куеп йөрдем. Ул вакытта итен дә, акчасын да биреп кайтаралар иде. Шул чакта туйганчы яңа суйган ит ашап калдым. Ул чорда театрдан китү турында сүз кузгаткач, Марсель Хәкимович дачага килеп керде: “Син шундый ният белән йөрисеңмени? Әйдә, китмә инде! “Баскетболист” һәм “Чапты атым Казанга” спектакльләрен куябыз. Шуларның кайсысында телисең, шунда уйна”, – диде. 

– Равил абый, сүгенәсезме?

– Сүгенәм. Балачакта сүгенә белмәдем. Хәзер шул хәтле әйбәт сүгенәм, катлы-катлы итеп әйтә алам. Шуның белән нервны тынычландырам. Кирәкмәгән вакытта сүгенмим. Җәмәгать урыннарында, автобус-трамвайларда сүгенгән кешеләрне күрә алмыйм!

– Театрга сез бүген кирәкме?

– Җибәрмиләр икән, кирәктер дип саныйм. Мине яшьләр бик ярата, фотога төшәләр, урамда сөйләшәләр. Яшьләр арасында популяр булу минем яшьтәге кеше өчен зур бәхет.

– Кайсы гасырда яшәр идегез?

– 19 гасырда. Шул заманда бер яшәгәнмен дә бугай – миндә декабристлар җаны. Декабрист булып яшәгәнмен булса кирәк. 

– Сезне сөргенгә дә сөргәннәрме?

– Анысын ук белмим, тик яшәвемне тоям. Бүгенге яшәвем өченче тормышым дип беләм. Икенчесен Төньяк котыпта яшәгәнмен.

– Җаннарның күчеп йөрүе Ислам тәгълиматына каршы килә.

– Җан күчә дип саныйм. Кыш көне бакчама боз аркылы чыгам. Кояшлы көнне чаңгы белән чыгам. Кар. Дөнья ап-ак. Минем шунда тыным кысыла, шулхәтле рәхәт! Котыптагы тормышымның чагылышы дип карыйм моны, анда мин җанвар булганмын. 

– Яшәп арыдыгызмы?

– Бу илдән арыдым.

– Үлгәч яхшы яктан искә алсыннар өчен нишләргә кирәк?

– Яхшы эш калдырырга. Тик минем бернәрсәм дә калмый, ә менә язучының кала.

– Спектакльләрегез?

– Калганы – кала. Кайбер кешеләр тарихта калу өчен бик тырышып йөри. Хәлил Әбҗәлилов – бөек артист, әмма кемгә кирәк ул хәзер? 

– Үлемнән куркасызмы?

– Курыкмыйм. Җиңел үлем булса, үлдең – беттең, бернәрсәсе дә юк аның. Чирдән куркам. Череп ятуга караганда, яндыруны артыграк күрәм.

– Зур гөнаһлар кылдыгызмы?

– Үземне зур гөнаһлардан азат кеше дип саныйм. Иң зур гөнаһ – нәфес, аннан да зур гөнаһ юк. Бөтен ил шул гөнаһ белән чирли. Нәфес аркасында үтереш, сугыш, власть өчен  көрәш. Алланың рәхмәте, шул гөнаһ миндә дә, хатынымда да юк. 

– Ашарыгызга җитәме?

– Ашарыма җитә, киемем дә бар. Хәсән Туфан язган бит: 

“Зират бит ул Сабантуй түгел,

Нигә анда киенеп китәргә?

Бу дөньяның бер пар итеген

Нигә юкка әрәм итәргә”, – дигән.


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

Их, каенана, каенана!..

Популяр язмалар
1 Июнь 2017 16:08 2682
ӨСКӘ