Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Равил ФӘЙЗУЛЛИН: “Кәгазь битенә нәрсәдер сырламаган көнем юк…”

19 Декабрь 2019 943
– Равил абый, “Казан утлары”н сездән дә озак җитәкләгән баш мөхәррир булмаган. Журнал коллективы белән хезмәттәшлек әле дә дәвам итәме?

– Редколлегиядә әгъза саналам. “Казан утлары” архивыннан” дигән рубрика алып барам. Яңа язган шигырьләрем дә даими чыгып килә. Ә киңәшне аны сорасалар гына әйтәсең, сорамасалар, кешегә такмыйсың.

– Журналның киләчәге, язмышы уйландырамы?

– Уйландыра. Журнал язмышы – күпмедер дәрәҗәдә минем дә язмышым. Гомеремнең чирек гасырга якыны шушы журналның баш мөхәррире вазыйфасында үтте бит. Әле еллары нинди диген! Ниләр генә кичермәдек! Үзгәртеп кору галәмәтләре, идеологик маяклар алышыну, акча культы формалашуы, байлар һәм ярлыларга бүленүләр, төрле реформалар һәм кризислар, финанс кытлыклары...

– Соңгы елларда нинди әсәрләр яздыгыз һәм хәзер нинди уйлар белән яшисез?

– Темп һәм нәтиҗә яшь вакыттагы кебек үк булмаса да, тик торган юк. Кәгазь битенә каләм белән нәрсәдер сырламаган көнем юк бугай. Хәзерге укучыны уйдырма ачышларга караганда, документаль, фактлар, чын булган хәлләр, вакыйгалар күбрәк кызыксындыра дип уйлыйм.

***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Январь 2020 12:40 1320
ӨСКӘ