Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Раушания Газизова: “Көнгә 7-8 каз эшкәртәм”

15 Ноябрь 2017 696
Авылларда каз өмәләре гөрли. Дөрес, кемнәрдер күпләп каз асраса да, өмә җыеп тормый, әлеге эшне үзләре генә башкара. Тукай районы Яңа Бүләк авылында яшәүче Газизовлар гаиләсе дә быел 120 каз үстергән. Аларны йортның хуҗабикәсе Раушания апа берүзе эшкәртә икән.
– Казларны сатарга дип үстергәч, чиста итеп эшләргә, тиреләрен дә ертмаска кирәк, – дип башлады ул сүзен тыйнак кына. – Көнгә берүземә 7-8 каз эшкәртү әллә ни авырлык тудырмый. Ике кызыбыз балалар бакчасына йөри, алар кайтканчы эшне тәмамлап куярга тырышам. Ике атна элек суя башлаган идек, тагын 70ләп калгандыр әле.

Кош-корт бизнесы белән 15 еллап шөгыльләнә икән Газизовлар. Каздан кала, үрдәк, тавык, индоүрдәкләр дә үстерәләр. Мал абзарында үгезләргә дә урын табылган. Ел саен яшь бозау алып үстереп сата алар. Хәтта куяннар да асрыйлар. “Барысына да клиентлар табылып тора, кытлык кичергәнебез юк”, – диләр.

Язманы тулысынча 16 ноябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 45 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ