Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил Юныс: “Һөнәрсез кеше гайбәтче, көнчегә әйләнә”

7 Июль 2017 760
Интернетны ачсаң, туклану, азык-төлекнең сыйфаты турындагы нинди генә язмага, видеога тап булмыйсың. Кайберләрен карагач, чәчләр үрә тора. Әйтик, йомырканы, итне, пекин кәбестәсен химик матдәләрдән ясарга өйрәткән язмаларны күпләрнең күргәне бардыр. Алардан соң кибеткә кермәс, азык-төлек алмас буласың, бөтен ризык ясалма төсле тоела. Ләкин ашамыйча да яшәү мөмкин түгел. Нишләргә? Рамил Юныс шул хакта сөйләштек.
– Хәзер шундый заманда яшибез: язгы кыр эшләре башлануга, җиргә орлык салганчы, иң элек ашлама, химикатлар кертәбез. Алар үсәчәк культураны чүп үләннәреннән, бөҗәкләрдән саклый, янәсе. Җирне шул рәвешле агулап, үзебезнең сәламәтлекне дә какшатабыз түгелме? Ә исәнлек – әманәт. Ислам бу мәсьәләгә ничек карый?

– Иң башта шуны әйтергә телим: мин авыл хуҗалыгы белгече түгелмен, бу өлкәдә үз эшенең осталары, көн-төн басу-кырлардан кайтып кермәүчеләр бар, аларның хезмәте зур хөрмәткә ия. Бу әңгәмәбез дә авыл хуҗалыгына тыгылу түгел. Ләкин без – авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар. Шуңа күрә дә нәрсә ашыйбыз, ризыкның сыйфаты нинди дигән сораулар куярга хакыбыз бар. Чөнки тир түгеп тапкан акчага шул азык-төлекне сатып алабыз. Чәчү алдыннан керткән ашламалар нинди? Кырда бөртекле культураны аларсыз үстереп буламы? Ни дисәк тә, тамыразык яки басудагы иген булсын, әлеге ашламалар сеңми калмый. Соңгы арада шундый фикергә килдем әле: бүген авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагында химик матдәләр кулланудан качып котылып булмый. Хәтта шәхси хуҗалык бакчасында бәрәңге кортын җыеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа да халык бәрәңге орлыгын агуга болгатып ук утырта башлады. Шул рәвешле химикатлар куллану Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм, аларның составын да Ул булдырган. Шуңа да безнең организм әлеге матдәләр кушылган азык-төлекне эшкәртерлек дәрәҗәдә яратылган дип уйлыйм.

Кеше организмына бит химикатлар гына тәэсир итми. Үзебезне башка яктан да зәгыйфьләндерәбез. Һәр әңгәмәдә диярлек кабатлаганча, нитрат, пестицидларга кадәр хәмер, тәмәке, кальян, наркотик һ.б. бар. Болар белән агуланган организмга химик элементлар өстәлә. Нәфесебезне тыеп, гөнаһка кергән менә шушы зарарлы матдә һәм эчемлекләрдән саклансак, шәт, Аллаһы Тәгалә организмга әлеге матдәләрне чистартырлык көч бирер. Моңа мисалым да бар. Элек берничә ел Түбән Кама шәһәрендә эшләдем. Ул – Татарстанда гына түгел, ә Россия буенча һавасы иң пычрак калаларның берсе. Анда ничәмә-ничә завод эшли. Ә менә гомер буе шунда яшәп, динне саклаган бабайларның томаулары да юк. Югыйсә, алар да бит шул газлы, агулы һаваны сулый. Башкалардан аермалы буларак, алар хәрәм матдәләрдән тыелган, үзләре – намаз һәм ураза әһелләре. Без исә кайвакыт химикатларны зур дәрәҗәгә куябыз да, Аллаһы Тәгаләне истән чыгарабыз. Ул: “Әгәр тәкъва, сабыр булсагыз, зикер кылсагыз һәм игелек эшләсәгез, сезгә бернәрсәнең зарары тимәс”, – ди. “Бәкара” сүрәсендә: “Беркемгә дә бернәрсә дә зыян китермәс, әгәр монда Аллаһы Тәгаләнең әмере булмаса”, – диелә. Хәтта ризык белән организмга эләккән химик матдәләрнең зыян салуы да, беренчедән, тормыш рәвешебез һәм кылган гөнаһларыбызга бәйле. Икенчедән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән дә күп нәрсә тора әле. Ул йә рөхсәт итә, йә юк. Шуңа да коткыга бирелмәү шарт. Әлбәттә, бу – йөгәнне кулдан ычкындырырга кирәк дигән сүз түгел. Чөнки адәм баласы үзен-үзе сакларга тиеш. Расүлебез янына берәү килә дә: “Атымның йөгәнен капкага бәйләп куйыйммы, әллә Аллаһыга тапшырыйммы?” – дип сорагач, Пәйгамбәребез: “Башта бәйлә, аннары тәвәккәл кыл”, – ди.
– Табигатьне агулыйбыз, ләкин Аллаһы Тәгаләнең җирен тиешенчә файдаланып, кирәк кадәр шикәр дә җитештерә алмыйбыз. Шикәр комының күләмен арттыру өчен мал сөяген уып салалар дип сөйләгән идегез.

– Авыл халкы, фермерлар белән һәрвакыт аралашып торам. Бер мисал китерергә телим: Казан тирәсендә чәшке, су күсесе үстерүчеләр бар. Урманнарыбыз тулы төлке. Бер яктан караганда, безнең халыкны үзебездәге тирегә, мехка төрергә буладыр кебек. Тик андый оешмалар юк, ачылсалар да, бер-бер артлы ябылалар, чөнки чит илләрдән, әйтик, Греция, Кытайдан кертелгән туннарга көндәш була алмыйлар. Кытайда миллиардтан артык халык яши. Шуның 300 миллионы, ягъни ике Россия халкы кадәре – фәкыйрьләр. Алар инде – очсызлы эшчеләр. Шуңа күрә Кытайда җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте түбән. Дөрес, безнең халык та тырыш, тик үзебездә товар җитештерүнең барлык механизмнары уйланып бетмәгән. Шуңа да башка илләрдән кергән товарны уза алмыйбыз. Бервакыт Катя Борисова исемле дизайнер белән мөселман татар хатын-кызларына милли кием тегәргә сөйләштек, модельләрен дә уйладык, конкурс та үткәрдек. Әмма заказ биреп тектерүче булмады, сату да бармады. Чөнки төрек товары белән базар тулган. Ханым-туташлар шуннан күпкә арзангарак ала.

– Дәүләт тиешле шартлар тудырса, нәфесне бераз тыйсак, ул товарлар бездә дә үтемле бәягә төшәр иде дә бит...

– Төркиядә читтән берни дә алмыйлар. Фермерлар җитештергән продукциясе хөкүмәт дәрәҗәсендә бүленә. Әйтик, син шул-шул кадәр бәрәңге җитештерәсең, без синнән алабыз, дигән тәртиптә эшлиләр. Читкә чыгару өчен дә әзерлиләр. Ягъни продукцияне сату авырлык тудырмый. Безгә бит ит океан аша Бразилиядән үк килә һәм ул үзебездәгедән очсызрак тора. “Колхоз базары”на гына барыйк: сарымсак – Кытайдан, сельдерей – Израильдән, помидор – Азәрбайҗаннан, башкасы тагын кайсыдыр илдән кайтарылган. Кулланучы халыкка гына әйләнеп калмасак иде, бу хәерлегә илтми. Монда мин гади кулланучы буларак фикер йөртсәм дә, бу мәсьәлә күпләрне борчый. Ярый инде, Казанда “Агропромпарк” ачылды. Анда авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләр арадашчысыз сату итә ала.

– Тукай районында бәрәңге үстереп сатучы бер фермер: “Без экологик яктан чиста продукция үстерәбез. Җитештерүчеләр аны төрле әйбер кушып боза”, – дигән иде. Озак саклансын, бозылмасын, күбрәк табыш китерсен дип әзерләнгән азык-төлекнең бәрәкәте була аламы?

– Югары сортлы онның составында төрле кушылмалар булуын беләбез. Казылыкта да унбиш процент кына ит, диләр. Калган сиксән биш процентының нәрсә булуы безгә караңгы. Хәзер күп продукция арасыннан файдалысын сайлый торган дәвер җитте һәм һәр мөселман шулай эшләргә тиеш. Хәтта балалар сагызында, организмга эләккәч, кире чыкмый торган химикатлар бар. Йогыртка күпме буягыч матдә кушыла. Коръәни Кәримдәге “Мүтәффифин” дигән сүрә сату-алуда алдалауга багышлана. Адәм баласы сатканда бөтенләй алдашырга тиеш түгел. Ялганлап сатылган әйбер бәрәкәт китерми. Ә бездә алдалап сатмасаң, керемең булмый. Шуңа да бүген сәүдәгәрләр ике ут арасында калды.
– Шөкер, нинди булса да, кибет тулы ризык, тамагыбыз тук. Берләшкән милләтләр оешмасы Азия һәм Африканың дүрт илендә 20 миллион кешегә ачтан үлү куркынычы яный, дип белдерә. Ни сәбәпле шундый хәл килеп чыга?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Малны һәркемгә төрлечә бирдем”, – ди. Ул без бер-беребезгә сынау булсын өчен шулай эшли. “Йәсин” сүрәсендә мондый хәл тасвирлана: Аллаһыга ышанмаган кешегә: “Менә бу фәкыйрьгә ярдәм ит әле”, – диләр. Теге: “Соң, Аллаһы Тәгалә ризыкландыручы дип әйтәсез. Ник мин ашатырга тиеш аны, Үзе ашатмый?” – дигән. Фани дөньяда адәм балалары бер-берсе белән мөгамәләттә яшәсен дип, Аллаһы Тәгалә берсен сәламәт, икенчесен авыру иткән. Ягъни сәламәте авыруына ярдәм итәрме дип сыный. Туганнар арасында да балалар төрле, халыклар, илләр дә бер-берсенә һич охшамаган. Өстәвенә, Африканы башка илләр талый, чөнки анда нефть тә, казылма байлыклар да җитәрлек. Ә халыкка акча җитми, шуңа мескен шартларда яши. Безнең Казанда да кайбер сәүдәгәрләр анда барып кое казып бирә. Ул мәмләкәтләрдә бер-ике мең долларга мәчет салдырырга мөмкин. Тик аларда шул сумма да юк. Ибраһим пәйгамбәрне (г.с.) утка ташлагач, бер кош авызы белән су ташый. “Син утны сүндерә алам дип уйлыйсыңмы?” – дигәч, ул: “Аллаһы нәрсә эшләдең дип сораса, ничек булдыра алдым, шулай ярдәм иттем, дип әйтермен”, – дигән. Бу дөнья – сынау мәйданы. Африка дәүләтендә генә түгел, үзебез яшәгән җирлектә дә ачлар җитәрлек. Без аларның хәлләрен дә белмибез.

– Хәзердән үк синтетик ризык ашагач, киләчәктә безгә дә ачлыктан үлү янамасмы?

– Табигый ризык та халыкларга җитә. Аны синтетикка башка сәбәпләр белән әйләндерәләр. Бу хакта аерым сөйләшергә кирәк.

– Тукай, Минзәлә районнарында дуңгызчылык комплекслары төзүгә халык каршы чыкты һәм җитәкчелек аларның сүзенә колак салды. Бу хәл республиканың яшәешен уңай якка үзгәртәчәкме?

– Анда бит мөселманнар гына түгел, хәтта руслар да каршы килде. Дуңгызның начар исе, әшәкесе тирә-юньгә таралмый калмый һәм бу халыкка зыянлы. Ул бәрәкәтне бетерә торган әйбер. Әле генә бер районда зур гына авылда булып кайттым. Мәчеткә өйлә намазына нибары җиде бабай йөри икән. Авылда ике кафе эшли. Берсенә ашарга кергән идем, хәләл ризык юк. Пенза өлкәсендә хәләл кафелар тезелеп киткән һәм алар янындагы авыллар үскәннән-үсә. Без Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәтенә ышанмыйбыз. Ә бит ул – диндә һәм һөнәрдә. Кукмара авылларын гына мисал итеп китерик: кешеләр итек басып көн күрә, кемдер суган үстереп тә сата. Халык менә дигән итеп гөрләтеп яши. Шуңа да авылларга динне ныклап кайтарырга кирәк. Бу инде намаз уку гына түгел, ә гөнаһтан да тыелу зарур дигән сүз. Алайса хәзер анда нинди генә гөнаһ кылынмый. Һөнәрсез кеше исә гайбәтче, көнчегә әйләнә, башкаларны сүгә, әрли. Кәсепле бәндәнең боларга вакыты калмый.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ