Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил Юныс: "Хәния ханым шәмне хәтерләтә иде кебек"

18 Август 2017 1875
Күптән түгел татар тамашачысы яраткан җырчысы Хәния Фәрхине соңгы юлга озатты. Аның арабыздан кисәк китеп баруы һәммәбез өчен дә көтелмәгән хәл булды. Үлемнән качып котылу мөмкин түгел һәм һәр мөселман моңа әзер торырга тиеш. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән әңгәмәбез дә шул хакта.
– Берничә ай элек журналистларга биргән интервьюсында Хәния Фәрхи “яшисен яшәдем, үлсәм дә үкенмим”, дигән. Разил Вәлиев тә аны соңгы юлга озатканда җырчының соравы буенча язган “Китәм инде” дигән шигырен яңгыратты. Авызыбыздан чыккан һәр сүзне ике як иңсәбездә утырган фәрештәләр язып бара. Юрап китерү дигән төшенчә дә бар. Үлсәм дә ярый дип, үлемнең килүен тизләтмибезме?

– Үземнең тормышта да шундый хәл булды: бервакыт классташым, якын дустым өйгә килде. Аның белән озак кына бакчада сөйләшеп утырганда, ул тик торганнан: “Мин гадәти үлем белән үлмәм инде”, – дип куйды. Бу 38 яшьлек, сау-сәламәт, җир җимертеп эшләп йөргән ир-атның сүзе иде. Нәкъ бер атнадан, җомга намазыннан чыгуга, аны суга баткан дип шалтыраталар. Авыл янындагы карьерга гарпун белән, ягъни су астында атып балык тотарга дип кайткан. Шунда агач төбенә эләгеп, чыга алмаган. Гәүдәсен алты сәгать эзләгәч кенә таптылар. Кешенең үз үлемен сизүе хакында әйтелгән риваятьләр дә, моңа дәлилләр дә тапканым юк. Әмма халыкта “кырык көн алдан кеше үз үлемен сизә башлый”, диләр. Бәлки бу мәгълүмат фәрештәләргә килеп ирешә һәм алар адәм баласының күңеленә шундый хис-тойгы саладыр. Әллә кеше бу дөньядан китүгә психологик яктан әзерләнә башласын дип Аллаһы Тәгалә шулай эшлиме икән –болар безгә мәгълүм түгел. Хәния Фәрхинең дә әлеге сүзләрен очрак­лы хәл дип әйтәсе килми. Безнең күңел белән Аллаһы Тәгалә идарә итә, йөрәгебез дә Аның кулында.

– Кайберәүләрнең үләр алдыннан йөзе сулып, нурсызланып кала...

– Андый хәлне Хәниядә генә түгел, башка кешеләрдә дә күрергә мөм­кин. Күзендә, йөзендә фани дөнья­дан ахирәткә күчү чалымнары сизелә. Күңел халәте ахирәткә әзерләнгәч, ул тышкы кыяфәткә чыкмый калмый инде.

– Күренекле шәхесләр күпме­дер дәрәҗәдә үзләренә үзләре хуҗа да түгел. Хәния ханым да туган ягына кайтып җан бирсә дә, кире Казанга алып кайтып җирләделәр. Анда олы яшьтәге әнисе калды. Дин бит безне мәетне күмгәндә ашыгырга өнди...

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дүшәмбе көнне үлсә дә, аны чәршәмбе генә җирлиләр. Чөнки саубуллашырга килүчеләрнең саны чиксез күп була. Йөз мең сәхабә, моннан тыш туганнары һ.б. килә. Әмма расүлләрнең гади кешеләрдән аермасы шунда: аларның үлгәч тәне череми, ничек бар, шулай саклана. Хәния Фәрхи дә чын мәгънәсендә халык артисты иде һәм аны озатырга килүче халыкның күплеге моңа дәлил.

Бу урында бер риваять сөйләргә телим. Берзаман Расүлебез урамга чыкса, мәет күтәреп баралар икән. Пәйгамбәребез: “Нинди кеше иде”, – дип сорагач, мәрхүмне зиратка озата баручылар: “Яхшы кеше иде”, – диләр. Расүлебез: “Алайса, шундый хөкемдә була инде”, – ди. Икенче көнне Пәйгамбәребез тагын мәет күтәреп баруларын күрә, янә нинди кеше булуы турында кызыксына. “Яман кеше иде”, – диләр. Расүлебез: “Шундый хөкемдә булыр”, – ди. “Йа Расүлуллаһ, теге вакытта да, хәзер дә шундый хөкемдә булыр дидегез. Моны ничек аңларга?” – диләр. Пәйгамбәребез: “Сез – Аллаһның җирдәге шаһитләре”, – ди. Ягъни кеше турында үлде дигән хәбәре ишетелгәч, аның хакында иң беренче нинди фикер туа, ул кеше шундый була инде. Әлеге фикерне үзгәртә алмыйсың, бу очракта башкаларның күңелендә икейөзлелеккә урын калмый, чөнки теге кеше бакыйлыкка күчкән, аның хакында ничек бар, шулай әйтәләр. Хәнияне халык яратты, ул тамашачыга якын иде, күңелләргә үтеп керә белде. Шуңа күрә халык белән саубуллашмыйча китүе дөрес булмас иде. Әлбәттә, адәм баласына дәрәҗә дә, тавыш та, моң да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бирелә. Әмма монда да хикмәт бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисендә тасвирланганча, әгәр Аллаһы Тәгалә берәр бәндәне яратса, Җәбраил фәрештәгә (г.с.): “Мин бу кешене яраттым, син дә аны ярат”, – ди. Җәбраил (г.с.) шуннан соң фәрештәләрне җыя һәм: “Аллаһы Тәгалә шул кешене яратты, миңа да яратырга кушты һәм сез дә яратыгыз”, – дияр. Фәрештәләр адәм затын ярата башлагач, бу хис халыкларның да күңеленә төшә, теге кешене башкалар да үз итәр. Ягъни адәм баласын Аллаһы Тәгалә яратмыйча, халык яратмас; Ул Үзеннән ерагайтса, халык та якын җибәрмәс. Аллаһның рәхмәте белән җырчыны халык якын иткәч, аның белән хушлашу шәригатькә каршы килми. Башкортстаннан Казанга алып килеп җирләүләре дә дөрес. Чөнки бөтен иҗади тормышы шушы республикада, шушы шәһәрдә узды.
– Соңгы арада шактый күренекле кешеләр бакыйлыкка күчте. Әйе, үлем ул ишек һәм аннан һәркайсыбыз керәчәк. Шулай да мондый вакытсыз үлемнәр безне нәрсә турында кисәтә?

– Акыллы кешегә бер сүзлек вәгазь җитә. Ул сүз – үлем. Бу халәт бар һәм хак. Ике төрле кыямәт булуы турында да онытмыйк. Аның беренчесе – зур, икенчесе кече кыямәт. Зур кыямәт ахырзаман булса, кече кыямәт – үлем. Олы кыямәтнең галәмәтләрен дә беләбез: вакыт тизәю, Дәдҗалның чыгуы, Гайсәнең (г.с.) иңүе... Кече кыямәтнең галәмәте юк. Әйе, кеше авырырга, картаерга мөмкин. Әмма шулай да беребез дә кайчан һәм кайда гомеребез өзеләчәген белми. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Биш төрле әйберне адәм баласы беркайчан белмәс: иртәгә нәрсә булачагын, явым-төшемнең кайчан киләчәген, ана карынында яралган баланың кемлеген, кыямәт көненең җитәчәген, кешенең кайчан һәм кайда үләчәген”, – ди. Мәетне чәчәккә күмеп озату, кабергә төшерү генә аз, анда нәрсә булачагы турында да бераз уйлансак иде. Чөнки кабер яныннан ахыргы кеше кырык адым ераклыкка киткәч, Мөнкир белән Нәкир һәркемгә килеп, сорау алачак. Үлем – сәяхәтнең башы гына һәм моңа әзерләнү зарур. Әзерлек изге гамәлләр җыюда чагыла.

– Артистлар, халык мәхәббәтен яулаганнары бигрәк тә, сәхнәгә чыккан саен күпме энергиясен, көчен шунда калдыра. Бу инде сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Алар үзләрен шул рәвешле харап итә түгелме?

– Дин әһеле буларак, без дә халык алдында чыгыш ясыйбыз һәм әгәр син әйткән сүзеңне йөрәгең аша уздырып сөйлисең икән, бу чынлап та хәлне ала. Монда начарлык юк, халык мәҗлескә, тамашачы концертка энергия алу теләге белән килә, димәк, синең вәгазеңә, кемнеңдер җырына сорау бар. Әмма күңел җылысы бирүче кешеләргә эчке дөньяны тутыру турында да уйларга кирәк. Юкса, кеше шәмгә әйләнә. Тирә-якны яктырта, ә үзе яна. Хәния ханым да шушы шәмне хәтерләтә иде кебек.

– Кеше кисәк үлеп китте, иман кәлимәсен әйтергә өлгермәде, ди. Аның хөкеме нинди була?

– Берәүнең дә җаны хакында нидер әйтә алмыйбыз, моңа хакыбыз юк. Хәтта үзебезнең дә ничек дөнья куячагыбызны белмибез. Бездән шул таләп ителә: дога кылу. Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гөнаһла­рын кичерүен, изге гамәлләрен юлдаш кылуын, якыннарына сабырлык бирүен сорыйк. Раббыбызның рәхмәте киң, Ул кичерүче. Һәммәбезнең күңелен дә белә, нинди халәттә нәрсә эшләвебез дә Аңа мәгълүм.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ