Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил Шарапов аферистлар кулына эләккән

11 Август 2017 1911
Рамил Шарапов үзенең “Инстаграм” битенә Казан шәһәренең Вахит район суды каршында төшкән фотосын куюга, халык нәрсә генә уйлап бетермәде инде. Без Рамилнең үзе белән элемтәгә кереп, вакыйга турында белештек.
– Рамил, ни булды соң?

– Менә чираттагы судка бардым. Мин Казанның театраль училищесында укыдым бит. Шуның архивыннан ничектер паспорт номерларын алып, аферистлар минем өскә бер банктан 2 миллион сум акча алганнар. Бер мин генә түгел, училищедан 50ләп кеше без. Төрле кеше өстендә төрле сумма. Училищедан гына түгел, башка җирдән дә бар “капкынга төшүчеләр”. Барысы бергә 200ләп кеше өстенә зур күләмдә сумма алынган. Безнең документлар ничек училищедан тышка чыккандыр, алар кулына ничек килеп эләккәндер – анысы билгесез. Чөнки әлеге астыртын эш башкарылганда мин яңа паспорт алган, училищены тәмамлаган идем инде. Ә теге аферистлар минем иске паспортка ялган кредит карточкасы ясаткан. Менә шушы эшне әлегә кадәр тикшерәләр. Күп кеше өстенә алынган бит, шуңа да озак бара тикшерү.

– Бу кайчан ачыкланды?

– Мин 4 ел элек Мәскәүгә кредитка машина алырга дип барган идем. Ни өчендер бирмәделәр. Аптырадым инде. Берничә сәгатьтән шалтыраталар: “Сезнең өстә 2 миллион сум акча “утыра”, – дип. Ул аферистларны тотканнар. Алар – алты кеше. Шуннан мине сорау алырга судка чакырттылар. Әгәр судка килмәсәң, әлеге сумма минем өстә калырга мөмкин. Менә шуңа күрә һаман суд юлларын таптарга туры килә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ