Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамазан аенда хәле начараючылар арткан

14 Июнь 2017 1123
Рамазан аенда хәле начараючылар арткан

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галявич хәбәр итә.

– Ел дәвамында миокард инфаркты кичергән, югары кан басымыннан интеккән, авыр формада йөрәк авырулары булган кешеләргә ураза тотмаска киңәш итәм. 2015-16 елларда ураза вакытында кан тамыры-йөрәк авырулары белән үлүчеләрнең саны артты. 2015 елда исә бу саен аеруча да үсте – 4268 кеше якты дөнья белән хушлашты. Узган ел исә 2061 кеше фани дөньядан китте, – диде ул.
Сәхәрдә нәрсә ашарга киңәш ителә?

Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа файдалы. Карабодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Ифтарга ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Ураза вакытында, ризыкны кояш баеганнан соң таң атканчы өч тапкыр, аз-азлап ашарга тырышырга кирәк.

Көнозын сусыз тору минераль матдәләрне югалтуга сәбәп була. Шуның өчен авыз ачкач, минераль су, әйрән кебек эчемлекләр эчәләр.

Сәхәрдә баллы ризыклардан тыелып торыгыз. Шикәрле ризык ашаганда канда шикәр микъдары кинәт артып китәргә һәм аннан соң кинәт төшәргә мөмкин.

Организмны минераллар һәм витаминнарга баету өчен җиләк-җимеш ашагыз. Әйтик, сәхәрдә алма ашасаң, су эчәсе килми.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1660
10 Декабрь 2018 20:09 1386
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ