Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Радик Юлъякшин: “Бу бүләк – безнең уртак уңышыбыз”

6 Сентябрь 2017 1315
Бүген Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов популяр җырчы Радик Юльякшинга Башкортстанның атказанган артисты исемен тапшырды. Үзенең “Инстаграм” битендә җырчы болай дип язган: “Рәхмәт, кадерлеләрем! Бу бүләк – безнең уртак уңышыбыз. Бергә булуыбызга рәхмәт”.
Яшь җырчы өчен шатланучылар, аның белән горурланучылар белән беррәттән, бирелгән бәя белән килешмәүчеләр дә аз булмады. “Тавышың юк, кая инде сиңа атказанган артист булу? Эх...” – дип язганнар Радикка. Хәтта берсе: “Кешеләр 50 ел эшләп тә бүләкләнми. Ә монда кыска гына вакыт эчендә нинди олы исем биреп куйганнар! Аның талантлы булуын аңлыйм, ләкин мондый бүләк бирүләре сәер тоела миңа", – дип өстәп куйган.
Һәр кешенең үз фикере. Без үз чиратыбызда Радикны котлыйбыз! Иҗат чишмәң саекмасын, яңа үрләр яуларга язсын сиңа!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ