Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Радик хәзрәт КӘРИМОВ: “Начар мәгънәле исем баланың авыруларга тиз бирешүенә сәбәп була”

27 Март 2020 269
Радик хәзрәт КӘРИМОВ, Арча районы Кышкар авылы мәчете имам-хатыйбы
Бала дөньяга ата-ана теләге белән килми. Бәндәләрне Аллаһы Тәгалә ярата, иманлы итеп тудыра. Бала – ул Аллаһтан булган могҗиза, сер, әманәт ителгән вазыйфа. Аллаһ Раббыбыз “Кәһеф” сүрәсендә: “Балалар – дөнья тормышының зиннәтләре, бизәкләре”, – диде.

Бәби туды. Гаиләгә куаныч, йортка ямь өстәлде. Шатлыклар белән бергә яңа туган сабый әти-әнигә, әби-бабайга өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә алып килде. Бала туу турында тизрәк бүтәннәргә, туганнарга хәбәр итәргә кирәк. Яңа туган баланың әти-әнисен котлау тиешле.

Шәригатебездә, бала тугач, котлап дога кылу бар. (Бохари)
“Бәракәллаһү ләхә фил-мәүлид, разәкакә бирраһу, бәләгакә рушдәһү”. Мәгънәсе: “Туган балаңа Аллаһ бәрәкәт бирсен, тәүфыйгын насыйп итсен, игелеген күрергә язсын!”

Бу котлаулар, хәерле теләкләр әти-әнине шатландыра. Туганнар, кардәшләр арасында дуслык ныгый, бер-береңә хөрмәт арта, бүләкләр бирү дә рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез: “Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, ул бер-береңнең сөю хисен арттыра”, – диде.

Бала тууын ишеткәч, туганнар килә. Балага исем кушканчы, йортка Коръән укылу – саваплы һәм кирәкле гамәл. Коръән укылган йортка бәрәкәт иңә, гаилә үсә, йортка фәрештәләр керә, шайтаннар кача. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Йортка Коръән уку өч нәрсәдән саклый, – дип әйтте. – Көферлектән, фетнәдән, сихердән. Коръән укылса, сез үзегезне калькә эчендә саклануда дип уйлагыз”.

Аллаһы Тәгалә: “Мине шат вакытыгызда искә алыгыз, авыр вакытыгызда мин дә сезне искә алырмын”, – диде “Бәкара” сүрәсендә. Бала туу – зур шатлык, без шөкер йөзеннән Коръән укырга тиешбез. Коръән укыр алдыннан, бала тәрбияләү юнәлешендә вәгазьләп узу хәерле булыр. Чөнки баланың әти-әнисе – яшьләр, күп нәрсәне белеп бетермәскә мөмкиннәр. Пәйгәмбәребез (с.г.в.) әйтте: “Һичбер ата үзенең баласына яхшы тәрбия бирү һәм әдәп өйрәтүдән артык бүләк бирмәде”. (Тирмизи) Бала җир йөзенә хокуклары белән килә, шул хокукларны аңлату зарур. Хокуклар белән бергә әти-әнисенә, җәмгыятькә вазыйфа да алып килә. Вәгазьнең нигезендә бала тәрбиясе булырга тиеш. Коръән укып дога кылганнан соң, балага исем кушу йоласын башкарабыз.

Динебездә бала хакы дигән зур төшенчә яши. Бала тугач та, ата-ананың иң төп бурычы – аңа хәерле исем кушу. Чөнки исем баланың эчке дөньясына тәэсир итә. Шул исем белән эндәшкән саен бала аның җисемен дә үзенә кабул итә. Моны бер мисал белән аңлатып була. Коръән аятьләренең шифалы булуын беләбез. Хәтта аның мәгънәсен аңламаган кешегә дә берәр дога, йә аять укып өшкереп җибәрсәң, шифасы була. Димәк, тәэсире бар дигән сүз. Балаларыбызга мәгънәсе һәм яңгырашы ягыннан хәерле, матур исем кушсак, нур өстенә нур булыр. Баланы шул исем белән Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә мәхшәр мәйданына дәшеп чыгарачак. Расүлүлла (с.г.в.) әйткән: “Кыямәт көнендә үз исемнәрегез белән, аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз, шуның өчен балаларыгызга гүзәл исемнәр кушыгыз!” Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, ямьсез холыклы булуына, авыруларга тиз бирешүенә сәбәп була. Иң гүзәл исемнәр – Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән бәйлеләре. Пәйгамбәрләребез исемнәре дә хәерле булыр. Матур эчтәлекле, тыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Үсеп җиткәч, иләмсез исемнәр аркасында балаларыбыз уңайсыз хәлдә калмасын өчен, әти-әнинең бу мәсьәләгә бик җитди каравы зарур.

Балага исем кушу вакыйгасы бәйрәмчә башкарылырга тиеш дип әйттек. Сабыйны юындырып, пакь киемнәрен киендереп, аякларын кыйбла тарафына юнәлтеп, мендәр өстенә салабыз. Исемне кушучы әтисе булса хәерле. Ләкин бүгенге әтиләр ул җаваплы вазыйфаны үтәргә әзер булмаганлыктан, исем кушу дин белгеченә, мәхәллә имамына тапшырыла. Имам госелле, тәһарәтле булырга тиеш. Исем кушучы, кыйблага карап, баланың баш очы турысына басып азан әйтә. Аннан соң баланың уң колагына иелеп, әкрен генә: “Фәлән улы Фәлән булдың”, яки “Фәлән кызы Фәлән булдың”, – дип өч мәртәбә кабатлый. Шуннан соң камәт төшерелә. Камәттән соң баланың сул колагына иелеп, әкрен генә “Фәлән улы Фәлән булдың”, яки “Фәлән кызы Фәлән булдың” дип өч мәртәбә әйтә. Шуннан соң утырып Коръән сүрәләре укыла, дога кылына, теләкләр теләнә.

“Әллааһүммәҗгәлһү бәррау-үә әмбитһү фил исләәми нәбәәтән хәсәнәү-үә лиҗгәлһү мәсгүүзәң фид-дүнйәә үәл әәхыйраһ.”

Мәгънәсе: “Йа Рабби, ошбу баланы изге бала кыл, вә аны күркәм үсү илә Ислам дине белән үстер вә дәхи аны дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле кыл”.
Сабый баланың колагына азан белән камәт укуның мәгънәсе һәм сере шунда: яңа туган баланың бу дөньяда ишеткән беренче сүзләре, Аллаһны һәм Пәйгәмбәребез (с.г.в.)не олылау һәм мактау сүзләре, Аллаһны яратырга, аңа хезмәт итәргә, Аңа гыйбадәт кылырга, игелек-изгелеккә чакырган сүзләр булачак. Азан сүзләре шайтанны бала яныннан куа, шайтан коткысыннан саклый. Баланың бу дөньяда ялгыз түгеллеген, аны яратучы Аллаһ барын, адашмас өчен дини юл барлыгын белдерә, күңелен тынычландыра.

Сабый туганнан соң җиденче көнендә чәчен алалар, аны үлчәп, чәч авырлыгы кадәр көмеш акча, сәдака итеп ярлыларга өләшү күркәм гадәтләрдән санала.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, бала тугач, гакыйка корбаны чалу – мөбәх (саваплы) гамәл. Башка мәзһәбләрдә сөннәт. Гакыйка корбанын чалуны бала туганнан алып балиглык яшенә җиткәнче башкарырга мөмкин. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, гакыйка – “сабый баланың туганда булган чәче” мәгънәсендә килә. Рәсүлебез (с.г.в.) гакыйка турында болай ди: “Бала сәлим, ягъни сәламәт булсын дисәгез, кыз бала туган очракта – бер, ир бала туса, ике сарык чалыгыз”. Аллаһы Тәгалә аны кабул итеп, шушы балаларга сәламәтлекләрен, уңышларын бирәчәк.

Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: “Сөннәтле гамәл һәм иң хәерле, саваплысы – гакыйка корбанын бала туганның җиденче көнендә чалу. Гакыйка корбаны – сөннәт гамәл, ягъни ихтыяри. Ул мөмкинлеккә карап чалына. Мөмкинлеге булган кеше чалдыра, мөмкинлеге булмаса, гөнаһы юк. Пәйгамбәребезнең шундый сүзе дә бар: “Бала туганның җиденче көнендә гакыйка корбаны чала алмасагыз, 14нче, 21нче көннәрендә чалу да саваплы”, – ди. Шуңа күрә балагызга ике, өч, дүрт биш яшь булса да, мөмкинлек бар икән, гакыйка корбаны чалыгыз һәм Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Хәсән белән Хөсәен тугач, алар исеменнән Аллаһ ризалыгы өчен җиденче көнне гакыйка корбаны чалган.
Вәгазем ахырында, бала тугач, аны яраткан, аның өчен газиз булган баласы өчен теләгән әниләр догасын җиткерәм:

“Йа Раббым! Рәхмәтең белән миңа бала бирдең, балаларыма яхшы тәрбия бирерлек әни булуны насыйп ит. Калебемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларымны изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек итеп тәрбияләргә, күңел-рух сәламәтлекләрен саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Йа Раббым! Рәхмәтең белән балаларыма исламга юл ач, ныклы, камил иман, тәүфыйк бир. Йа Раббым, газиз балаларыбызны тәрбияләргә ярдәм ит безгә”.

***

Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 3 МАРТ 2019



Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1962
11 Май 2020 10:05 1760
1 Июнь 2020 10:15 1125
ӨСКӘ