Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәзилә Батырова: "Мин әни булдым!"

19 Январь 2018 2372
Кичә, 18 январь көнне, Рәзилә Батырова әни булган! 14 сәгать 35 минутта Мамадыш районы бала тудыру йортында 3 кило 100 грамм булып җырчының кызы туган.
– Мин беренче тапкыр әни булдым. Безнең кызыбыз бар! Мамадыш районы бала тудыру йорты коллективына чиксез рәхмәтлемен, – дип язган җырчы.

Без Рәзиләне әни булуы белән котларга дип элемтәгә чыктык.

– Рәзилә, чын күңелдән котлыйбыз сине! Сабыең сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булсын!

– Бик зур рәхмәт сезгә! Беренче тапкыр әни булуым, бик дулкынланам. Аллага шөкер, кызым үзен яхшы хис итә, әни кеше өчен аннан да зур бәхет юк.

– Иң беренче кемгә хәбәр иттең?

– Иремә шалтыратып сөенечем белән уртаклаштым.

– Нинди исем сайладыгыз?

– Язилә дип кушарга уйлыйбыз. Исемне мин уйладым, ирем ризалашты.

– Җырлавыңны дәвам итәчәксеңме?

– Әлбәттә бераз сәхнәдә күренмичә торырмын, тик озакка түгел!



Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4759
ӨСКӘ