Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Өр-яңа әкият

29 Октябрь 2018 636
ХИКӘЯ
Казанның Бауман урамында урнашкан, татарча китаплар сатыла торган кибеткә еш йөри Мәдинә. Менә бүген дә төшке аш вакытында шунда җыенды. Иртәгә игезәк кызларының туган көне, бүләккә китап алу – күркәм гадәтләренең берсе. Бауман урамы һәрвакыттагыча җанлы. Җәй уртасында кешеләр генә түгел, гүя йортлар да ниндидер илаһи бер рәхәтлек кичереп утыра төсле.

Алар кибет ишегенең тоткасына берьюлы үрелделәр. Башта Мәдинә үз күзләренә үзе ышанмый торды. Егерме елдан артык очрашмаган курсташ кызы Галия түгелме соң? Студент елларында әллә ни дус булмасалар да (моның сәбәпләре бар иде), барыбер күңелгә якын, кадерле шул бергә укыган курсташлар!

– Галия, синме?

– Мәдинә!? – дип, курсташ кызы аны кочаклап та алды. Көтелмәгән очрашудан икесе дә башта аптырап калдылар. Сөйләшә-сөйләшә китап кибетенә үттеләр.
– Себердә яшибез, авылга ялга кайттык, айдан артык булачакбыз. Казанга махсус, татарча китаплар алырга килдек, – диде Галия.

“Син студент елларында татарча китапларны санга да сукмый идең, әллә читтә яшәү үзгәрттеме үзеңне?” – дип эчтән генә уйлап куйды Мәдинә. Тик кычкырып әйтергә базмады. Икесе дә балалар әдәбияты бүлегенә куелган китаплар ягына атлады. Кибеттәге сатучы ханымнар ярдәме белән тиз арада кирәкле китапларны сайлап, урамга чыктылар. Икесе дә саубуллашырга ашыкмады.

– Илдарның суга төшеп үлгәнен ишеткәнсеңдер, Мәдинә?

– Ишеттем. Зур кайгы кичергәнсең, Галия... Ә кызыгыз? Валерия бит әле, хәтерем ялгышмаса, үзеңнең янда – Себердәме?

– Әйе. Аллага шөкер, кызым кияүдә, оныклар үстереп ятабыз! Алар белән бергә кайттык ялга...

Ул арада мөлаем чырайлы бер ир-ат килеп, Галиянең китаплар белән тулы сумкасына үрелде.

– Ришат, таныш бул – Мәдинә. Университетта бергә укыдык. Мәдинә, бу минем ирем – Ришат!

Берничә секундка өчесе дә тынып калды. Тынлыкны Мәдинә бозды.

– Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, бүген кич безгә килегез. Бәйрәм өстенә бәйрәм булыр!

– Рәхмәт, Мәдинә! Авылда онык­ларыбыз дүрт күз белән Казан күч­тәнәчләрен көтеп тора. Безнең әле кичен аларга әкият укыйсы бар, әкиятсез йокламый алар, – дип, курс­таш кызы чакыруны кабул итмәде.

– Бүген әнисе, йә әтисе укыр. Йә, ризалыгыгызны бирегез инде!

– Укый алмаслар шул... Кияү дә, кызым Валерия да сөйләшмиләр.

– ...

– Ялыбыз беткәнче очрашырбыз әле, Мәдинә. Бик сөйләшәсем килә синең белән!
Мәдинә эш кабинетына кереп утыргач та, Галия белән Илдарның кызларын башыннан чыгара алмый азапланды. “Ниндидер без аңламаган көчләр бармы икән әллә бу дөньяда? Баланың ни гаебе бар соң?”

Уйлары аны студент елларына алып кайтты...

Сентябрь башы иде. Беренче курс­та укучыларның ныклап бер-берсе белән танышып та өлгермәгән чаклары. Тик шулай да тулай торакта бу эш озакка сузылмый. Кемгәдер дәреслек кирәк, кемдер тоз алырга “оныткан”, кемдер икмәк алып “өлгермәгән”. Кыскасы, ишеккә исем өчен бер генә шакыйсың да, теге яктан “мөмкин” дигән сүзнең әйтелгәнен дә көтеп тормый, түргә узасың. Беркөнне Мәдинәләр бүлмәсенә Галия килеп керде. Мәдинә бүлмәдә берүзе китап укып утыра иде, бүлмәдәш кызлары кайсы-кая таралган.

– Сәлам, нәрсә укыйбыз? – диде Галия кергән уңгайга, китапка ишарә итеп. “Галимҗан Ибраһимов” дигән җавапны алгач, мыскыллы елмаеп:

– Ник берәр юньлерәк китап укымыйсың? – дип куйды.

– Юньле дигәнең ниндирәк була?

– Мопассан, Стендаль. Зарубежная классика, мин башка китап укый алмыйм, тем более – татарча. Татар теле кемгә кирәк ул? Безнең балалар безгә “әни” дип тә эндәшмәячәк, “мама” дип кенә җиффәрәчәкләр...

Ул вакытта Галиягә бердәнбер баласыннан “әни”не дә, “мама”ны да ишетми яшәргә язганын бер Аллаһы Тәгалә генә белгән шул...

...Дүртенче курсны тәмамлаганнан соң, әтисенең кинәт кенә дөнья куюы сәбәпле, Мәдинә курсташлары белән төзелеш отрядына бармый калды. Ике ел буе дуслашып йөргән егете Илдар отрядның командиры булып китте. Тик көнаралаш хат язып торган Илдар бераздан хатларын туктатты. Укулар башлангач, барысы да ачыкланды.

– Үзем дә сизми калдым, Галия сихерләгән кебек үзенә гашыйк итте. Итә алсаң, гафу ит мине Мәдинә!..

– Мин гафу итәрмен лә ул сине, Илдар...

Сентябрь урталарында Галия белән Илдар ЗАГСка барып, язылышып кайттылар. Яз башында аларның кызлары туды. Илдар балага “Үзебезчә, татарча исем кушыйк” дип караган иде дә, Галия якын да килмәде: “Кызыңның егерме беренче гасырда яшәячәген онытма, заманча булсын!” – дип бер генә әйтте.

Валерия елак бала булды. Илдар кич эштән кайткач, аны юатырга тырышып, баянда татар көйләрен уйнаганда, Галиянең мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. Валерияга татарча эндәшкәнен ишетеп калса:

– Кызың мәктәпкә киткәч, аңа татарча дәрес аңлатырлар микән, син бит югары белемле, моны гына аңларга тиешсең! – дип Илдарның тетмәсен тетте. Тик теле ачылмау сәбәпле, Валерияга махсус мәктәптә укырга туры килде шул.

Мәдинәне язмыш башкача читкә типмәде: укуын кызыл дипломга тәмамлап, күңеленә якын эш сайлады. Бик күп дәрәҗәләргә иреште, хезмәтендә ул – ихтирамлы белгеч. Дөрес, кияүгә соңрак чыкты. Әмма бәхетле гаилә корырга беркайчан да соң түгел – Искәндәре белән кичә өйләнешкән кебек яшиләр.

...Галия белән Ришатны оныклары: “Ура, кайттылар, бүген йокы алдыннан өр-яңа әкият!” – дип чәбәкәйләп каршы алдылар. “Һичшиксез, кадерлеләрем!” – дип, Галия сумкасындагы татарча китапларны бушатырга кереште...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Люция Әблиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ