Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рөстәм Гайзуллинның әнисе: "Оныклар тәмле була икән"

14 Июль 2017 695
Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллинның әти-әнисе җәйләрен Казан читендәге Коры Елга бистәсендә урнашкан бакчаларында уздыра икән. “Бер көн фатирда куна калсалар, бетте! Йоклый алмыйча интегеп бетәләр”, – ди Рөстәм. Рифкать абый һәм Гөлшат апа белән байтактан танышасым килә иде, ураза гаете көнне бакчаларына киттем.
Машинадан төшүгә, кояштай балкыган Гөлшат апа күренде. “Исән-сау килеп җиттегезме, сеңлем?” – дип якын итеп, хәлләрне сорап, бакчага дәште. Рифкать абый да өй тирәсендә генә иде. Аз сүзле, тыйнак кешегә охшаган әти кеше. Әңгәмәбезне саф һавада, җәйге өйдә дәвам иттек.

Бакчада

– Рәхәт тә инде шушында! Үзе бер дөнья! Олыгая-олыгая җиргә тарта икән, – ди Гөлшат апа. – Монысы менә минем “кабинет”. Аш-суны да шушында гына әзерлим. Яшелчәләр өлгергәч, тозлау эшен дә монда башкарам. Әле узган ел рассольникларны да учакта әзерләп кенә яптым. Үзенә бер кызык икән. Ни әйтсәң дә, фатирда тирләп-пешеп кайнашу түгел! Рифкатьнең бар нәрсәгә дә кулы оста. Бакча эшләрен аннан өйрәнәм. Бу алачыкны да ул ясап бирде. Өй эчләрен дә үзе эшләп чыкты. Тышлыйсы бар әле. Күршеләребез дә бик әйбәтләр. Күбесе татарлар. Казанга кайтып кына киләбез. Әле менә ураза аенда елдагыча авыз ачтырдык.

Рифкать абый 10 елга якын Мәскәүгә йөреп эшли икән. Гөлшат апа быел гына пенсиягә чыккан. Гомер буе пешекче булып эшләгән.

– Күп еллар “Тасма” заводында эшләдем. Пенсиягә “вредность” белән чыктым, “вредный” кеше мин, – дип елмая Рифкать абый. – Инде Россиянең күп шәһәрләрендә булырга туры килде. Мәскәүдән юллама белән кайларга гына җибәрмиләр! Техникада эшлим. 15 көн торып эшләп кайтам.

Ничек танышкан идегез? – дим яңа танышларыма.

– 1982 елның декабрендә, – ди Гөлшат апа. – Ул иптәш егете белән, мин иптәш кызым белән Яңа ел каршыладык. Шунда танышып киттек. 1983 елның 20 августында өйләнештек. Миңа – 21, картыма 24 яшь иде (Гөлшат апа иренә яратып “картым”, Рифкать абый “карчык” дип дәшә – авт.)

– Рифкать абый тормыш итәр өчен нинди кеше?

– Бик әйбәт. Сабыр (Гөлшат апаның күзләре яшьләнде – авт.). Берәр нәрсәгә борчыла башласам да, ул тынычландыра. “Мине дә шулай тормышка җиңел карарга өйрәт әле”, – дим аңа.
“Кечкенәдән оялуны белмәде”

Уллары турында сорагач, мактану булыр дип башта сөйләргә кыймыйчарак торды әти белән әни кеше. Аннан һәркайсы хәтер йомгагын сүтәргә ашыкты.

– Рөстәмнең палас кага торган әйберне гитара итеп, җырлап йөргән чагын хәтерлим, – ди Рифкать абый. – Ул чакта аңа яшь ярымнар булгандыр. Бик актив, чая иде. Үсә төшкәч каратэга да, бию түгәрәкләренә дә йөрттек.

Гөлшат апа:

– Икебез дә эштә булгач, кайбер көннәрне абыйлар-апалар илтешә иде... Улыбызга 11 ай чагында фатир алдык. Шунда күчкән генә идек, тәпи дә йөреп китте. Кечкенәдән оялуның нәрсә икәнен белмәде. Өйгә кунаклар килсә, аларга концерт программасы куеп, күңелләрен ача иде. Өйдә беркайчан да русча сөйләшмәде. Ничектер яратып туган телендә аралашты, кисәтү ясаганыбыз да булмады. Үзенә бирелгән булган, күрәсең.

Рифкать абый:

– Подъезд ишегеннән чыгу белән, эскәмиядә утыручы әбиләр янына чаба. Һәркайсы белән кул биреп исәнләшә, хәлләрен сораша иде. Беләме ул аларны, белмиме, читенсенеп тору дигән нәрсә юк.

Гөлшат апа:

– Бервакыт троллейбуста барабыз. Ленин дамбасы күперенә килеп кергәч, Казансу елгасын күрде дә: “О, океан!” дип кычкырып җибәрде. Кремльгә җиткәч, “О, Москва!” – дип гаҗәпләнде. Троллейбустагылар безгә карап елмаешты инде. Күргән бер кеше: “Артист булыр бу бала”, – дип әйтә иде.

– Концерт-театрларга да йөреп торасыздыр инде?

– Пенсиягә чыкканчы гел эштә бит. Йә оныклар белән утырырга кирәк. Менә хәзер икенче сулышым ачылды. Рөстәм дә: “Алла боерса, көз генә җитсен, бер концерттан да калдырмыйм мин сине, әни”, – ди. Спектакльләр карарга да бик яратам. Ләззәт алып, җаным-тәнем белән кереп китеп карыйм. Рөстәм безнең бәйрәмнәр оештырырга да бик оста. Кәнфит ясый. Картым белән 30 ел бергә тору бәйрәмен дә онытылмаслык итте. Безгә артыгын әйтеп тормыйча гына бакчадан алып китте. Фатирга кайтып, киенеп төшкән арада подъезд каршында лимузин көтеп тора иде. Башта шәһәр буйлап йөртте, аннан теплоходка утырып, Иделне иңләдек. Ай, күңелле булды! Безне сөендерүдән рәхәтлек ала инде балам. Туган көннәребез дә гөрләп үтә. Үзе бер концерт. Бер юбилеема эштәге дус хатыннар килгәч: “Голубой огонек бит бу!” дип шаккаттылар. Оештыра белеп оештыра, чык йөрәктән! Гомергә шулай шатланып яшәргә язсын!

– Рөстәм кебек улның әти-әнисе булу зур горурлыктыр?

Гөлшат апа:

– Улыбызны телевизордан күрәмме, радиодан тавышын ишетәмме, минем күздә яшь инде. Бала белән горурлану шул була торгандыр.
“Балаларның сүзгә килгәннәрен күргән юк”

– Гөлшат апа, күптән сорыйсым килеп йөри инде. Сез бит 10 елдан артык улыгыз гаиләсе белән бергә яшисез. Еш кына яшь парларга: “Әти-әнидән аерым яшәргә тырышыгыз”, – дип киңәш бирәләр...

– Дөрес сөйләми алар, – дип башта Рифкать абый үз фикерен әйтеп куйды.

Гөлшат апа:

– Рөстәм безгә өйләнергә җыенуын 2004 елда: “Киләсе елга өйләнәм”, – дип кайтып әйтте. Яшь булсалар да, каршы килмәдек.

Рифкать абый:

– Без аның кайсы көнне өйләнәчәген белә идек, елын гына көттек. “Сезнең кебек 20 августта туй ясыйм”, – дип әйткәли иде.

Гөлшат апа:

– Альбинаны да яхшы беләбез. Ул безгә килеп, Рөстәм аларга кайтып йөрде. Альбинабыз беренче көннән үк яратып, “әти-әни” дип дәште. Безнең бер генә малай булгач, ул безгә кызыбыз кебек якын. Аш бүлмәсендә икең бергә кайнашу да күңелле. “Әни, үзем!” дип кенә тора. “Ике тәкә башы бер казанга сыймый” дигән нәрсә безгә, гомумән, туры килми. Иң мөһиме: әйбәт кенә яшәсеннәр дип телибез. Араларына бик кысыласы килми инде, сеңлем.

– Тормышта савыт-саба чылтырамый тормый. Улыгыз белән киленегезнең сүзгә килгән чаклары да буладыр. Ул вакытта кайсы ягына чыгасыз?

– Август аенда бергә яши башлавыбызга 12 ел була, аларның бер тапкыр да ачуланышканнарын ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Чынлап әйтәм. Бәлки андый вакытлары буладыр да, әмма безгә күрсәтмиләр. Рөстәм өйләнешкәч тә Альбина белән икебезне ике ягына кочаклап: “Дөньяда иң кадерле ике хатын-кызым сез. Әни, син хатыным, ә Альбина син әни турында миңа начар сүз килеп әйтмәгез”, – диде. Мондый сүзләрдән соң ничек инде балаңа авырлык китерергә була?! Киленебез бик уңган, сабыр! “Болай итик, әйдә, кызым” дисәң, син әйткәнчә эшли, онытмый.

– Татулыкның сере нидә?

– Олы кеше буларак, без, каенаналарга үзебезнең яшьлекне искә төшерергә кирәк дип уйлыйм. Ул вакытта беребез дә артык белемле дә, акыллы да түгел идек. Тәҗрибә дә булмый. Гомер узган саен тормышка караш та үзгәрә. Күпне күрмәскә, күпне ишетмәскә кирәк.

– Ә килен нинди булырга тиеш?

– Барыбер олы кешенең сүзен кире кагарга тиеш түгел. Аннан соң бәлки үзләренчә дә эшләп куяр. Ләкин әйткән сүзгә колак салса, каенананың шуңа күңеле була.

Рифкать абый:

– Беренче елларда Альбина карчыкның рецептларын, эш барышын кәгазьгә теркәп бара торган булган. Безгә әле ул аны соңрак кына күрсәтте.

“Оныклар тәмле була икән”

Мин килгән көнне Рифкать абый белән Гөлшат апаның оныклары Рамазан белән Нурсолтан да дәү әнисе белән дәү әтисе янында кунакта иде.

– Оныклар бик тәмле була икән! – ди Гөлшат апа Рамазан белән Нурсолтанның өстәл тирәсендә кайнашканын карап. – Бөтен әйберне аларга бирәсе, ярдәм итәсе килә. Пенсиягә чыккач, малайларга да вакытым күбрәк. Түгәрәкләргә йөртәм. Кемнең вакыты бар – шулар балалар янында инде бездә. Йортыбыз каршында гына футбол мәйданчыгы урнашкан. Өчәүләп өйдән чыгып китәбез дә, оныкларны өчәр-дүртәр сәгать футбол уйнатып кайтам.

– Арымыйсызмы?

– Ю-юк. Үзе бер юаныч бит ул! Алар безнең үлә-бетә футбол белән җенләнә. Хәзер үзем дә аларга карап, әлеге спорт төрен ярата башладым. Конфедерация кубогы уеннарына башта әтиләре, аннары әниләре белән бардылар. “Нишләп миңа әйтмиләр икән, нишләп эш көннәре түгел”, – дип эчтән генә уйлап утырам. Шуларны алып барасы килә бит малай! Оныкларың белән җитәкләшеп йөрү үзе бер горурлык. Әле бакчада вакытта аларга күңелсез булмасын дип чыгып туп та тибеп керәм.

Менә шулай 3,5 сутый җирдә үзләренә оҗмах почмагы ясап, балалар, оныклары шатлыгына куанып яши Рифкать абый белән Гөлшат апа. Бакчаларында бөтен җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерәләр. Көн саен мунча ягып керәләр.
– Укропларны катырып, турап кышка әзерләп куйдым. Менә хәзер сарымсак угын эшкәртергә әзерләнәбез. Аны иттарткыч аша чыгарып, тозлап куям. Тәме үзгә. Ярып бәрәңге пешергән вакытта, майга салып кыздырам. Шундый тәмле була! Аш белән ипигә ягып ашасаң да була, – дип укучыларыбызга киңәш тә бирде Гөлшат апа.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ