Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәсим Низамов: "Бүген җырчылар көн-төн социаль челтәрдә утыра. Бу – кирәгеннән артыгы"

4 Сентябрь 2017 510

– Популярлык төшкәне сизеләме?

– Һәр җырчының үз вакыты, аны файдаланып калырга кирәк. Баш әйләндерерлек популярлык ул күп дигәндә 5-6 ел дәвам итә. Минем иҗатка килгәндә, андый чор 1998-2005 елларга туры килде. Əмма мин үз юлымны беләм. Аллага шөкер, әле дә тамашачы ихтирам итә, мин канәгать.

Бүген җырчылар, популярлык арттырам дипме, көн-төн социаль челтәрләрдә утыра. Бу – кирәгеннән артыгы дип әйтер идем. Синең кая барганың, кемне күргәнең, нәрсә ашап-эчкәнеңне фотога төшереп элүдән генә популярлык артмый, аның белән чамасын белеп мавыгырга кирәк, минемчә.Тамашачы “туйдырды!” дип әйтерлек булмасын.

Әңгәмәне тулысынча 7 сентябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 35 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ