Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәшит Шамкай: “Бакчага йөрмәгәч, берәүләр “Шамкай ялкау” дип начар данымны чыгарды ”

5 Январь 2018 2572
Рәшит Шамкай белән моннан 6-7 ел элек авыл сабантуенда танышып, сөйләшеп киттек. Казанга килеп, университет бусагаларын атлап кергәннән соң да, сирәк-мирәк кенә булса да: “Шәһәргә ияләшеп буламы, җитди кыз?” – дип хәлләремне сорап, шалтыраткалап торды ул. Ә беркөнне карурмандай кашларына карап, үзе белән әңгәмә корыр өчен дип, Чуйков урамында урнашкан өч бүлмәле фатирына тәпиләдем.
Рәшит абый кадерле кунагын көткәндәй беренче катка кадәр төшеп, подъезд ишекләрен ачып каршы алды мине. Баштагы мәлдә алты ел элек күргән кызны таный алмый аптырады бугай. Аннары: “Ай-яй, үзгәргәнсең!” – дип әйтеп куйды. Фатирга үтеп, залдагы диванга килеп утыргач та, иң беренче эш итеп телефон номерлары язып бара торган дәфтәрен алып килеп күрсәтте. Минем номерны “Нәзилә Хуҗина. Эре кыз” дип язып куйган. Җитдилек сыйфаты бераз булса да, эрелек юк миндә анысы.

– Рәшит абый, журналистлар белән күп аралашырга туры килә үзегезгә. Иң яратмаган, туйдырган сорауларыгыз бармы?

– Торалар да, ничә фатирың бар дип сорыйлар. Мактанып йөрдем-йөрдем дә, хәзер шуның белән йөдәтәләр. Ничә дип, кыз белән малайның мин алып биргән үз фатирлары бар инде...

– Тагын?

– Тагын... Ну, пускай булсын инде тагын бер-ике. Алар фатир түгел. Гостинкалар алам да, аннары фатир алдым дип сөйләнеп йөрим. Мин бит мактанырга яратам. Нәселебез белән мактанчык без.

– Менә Равил Шәрәфиевкә 75 яшьлек юбилее уңаеннан Президентыбыз машина бүләк итте. Моны ничек кабул иттегез? Шушында ук икенче соравымны да биреп куйыйм әле: нигә сез бер дә юбилей кичәләрегезне оештырмыйсыз?

– Биргәннәр икән, яхшы. Мин үзем эшләп табам, үзем булдырам. Дәүләттән сәдака көтеп утырмыйм.

– Икенче сорауга килгәндә...

– Мин, гомумән, бәйрәмнәрне яратмыйм. Шул исәптән туган көннәрне дә. Кеше туган көненә йөрмим, үземнекенә дә дәшмим, уздырганым да юк.
  
– Кечкенә вакытыгызда чүттән генә үлми калгансыз икән...

– 1941 еллар. Миңа ике яшь вакытта каты гына башым шешкән. Бөтен дару фронтка озатыла. Табиблар: “Балагыз үлә, бернәрсә дә эшли алмыйбыз”, – дип әти белән әнинең күңеленә кара шом салган. Шунда әби аксыргак тамырын төйгән дә, шуны чүпрәккә салып башны нык итеп кысып бәйләп куйган. Икенче көнне карасалар, канлы үлек җыйган чүпрәк белән уйнап утырам икән. Тире белән сөяк арасы үлек белән тулган булган. Әби булмаса, Рәшит абыең бүген монда синең белән сөйләшеп утырмас иде.

– Балачакка кайткан-кайткан, нинди бала булуыгыз турында да сөйләп алыгыз әле...

– Мәктәптә укыганда башкалардан читтәрәк йөри идем. Яхшы укымадым. Хәзерге вакыт булса, берәр махсус мәктәпкә биргән булырлар иде мине. Кирелек, нәрсә булса да барыбер үземнекен итү сыйфаты гына мине Шамкай итеп танытты. Үлсәм үләм, ләкин Камал театры артисты булам дип эшкә тотындым. Дәшеп, чакырып алмадылар, театрга гади эшче булып барып кердем...
– Бер сөйләшүебездә үтереп-бетереп хатыныгыз Суфия апаны мактаган идегез.

– Олы мәхәббәт белән түгел, акыл белән яшәдек һәм яшибез. Аллаһы Тәгалә Суфия апаңа аның җаеннан гына торучы, фыр-фыр килеп, тәлинкә тотып йөрүче ир насыйп иткән булса, әйбәт кенә буласы да бит. Нишләтәсең, мин андый түгел. Үземчә яшим, ирегемне кысканнарын яратмыйм. Шуңа күрә дә Суфия апаң мине әйләнеп уза (көлә). Мин бит бакчага да бармыйм. Ә хатынга бакча җене кагылган. Аңа ферма мөдире яки колхоз рәисе хатыны булса да килешер иде. Бакчага йөрмәгәч, берәүләр “Шамкай ялкау” дип начар данымны чыгарды. Ялкау кеше шулай фатирлар ала аламы? Күп еллар элек: “Мин әле авылдан сәнәгемне тирескә кадап кына килдем, менә сиңа акча, нәрсә кирәк, шуны ал, бакчага барырга гына дәшмә”, – дигән идем, шул сүз Камал театрына төтен кебек таралды. “Шулай дип әйттеңме?” – дип артымнан сорап та йөрделәр. Шунысы бар: тапкан малны сак тотам, уңга-сулга очырмыйм. Акчаның аның без белмәгән магнитлы тылсымы бар. Шуны тотсаң, акча килә башлый. Әнә, күрәсеңме, киштәдә бер карачкы утыра. Миңа аны бер хатын бүләк итте. Акча бетсә, аның янына килеп: “Акча бетте бит, малай”, – дип сөйләнәм дә, көтмәгәндә генә әллә каян акча килә.

– Акчамания чире сездә...

– Чир түгел бу. Үзеңне ышанычлы итеп тою өчен акча кирәк. Акчаң булса, үзеңне президенттан да өстен сизәсең. Балалар өчен дип тырышам.

– Акча кем кулында?

– Минем кулда. Сорамыйча бер тиененә дә кагылмый Суфия. Бирсәм ала, бирмәсәм сорамый.

– Балаларыгызның тормышлары ничек?

– Икесе дә “удачно” урнашып бетте дип әйтә алмыйм. Кызыбыз Гөлнараның гаилә тормышы барып чыкмады, эчә торган ир эләкте. Онык та игелекле бала түгел, рәхәт күрсәтми... Анысын сөйләп тормыйм. Аллага шөкер, улыбыз Айдар үз гаиләсе белән матур гына яши. Ике улы үсә. Кечкенәдән башка төрле бала булды ул. Эчкәнемне, тартканымны күрсә: “Тагын тарткансың! Тартуыңны ташламасаң, мин дә тарта, сүгенә башлыйм, наркотик белән дуслашам”, – дип яный-яный елый иде. Бик авыр булды, әмма тартуымны ташладым. Аракыдан да баш тарттым. Барысы да шул малай өчен. Үткәндә калган үкенечләр күп булды инде...

– Нәрсәдән куркасыз?

– Яратудан. Кемгә дә булса гашыйк булсам, шунда ук качам. Ул кешене бит барыбер кайчан да булса бер югалтасың. Аннары ялгызым гына гарип булып яшәү куркыта. Үлемнән курыкмыйм, ләкин үләсе килми. Ә-ә-ә... тагын балалар белән берәр нәрсә булмасын дип куркып яшим. Исән-сау гына була күрсеннәр. Алары бит йөрәк бәгырьләре...
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1678
28 Июнь 2018 15:14 1561
ӨСКӘ