Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәшит ШАМКАЙ: “Бәхетле картлык булмый ул”

27 Апрель 2020 996
Рәшит абый Шамкай белән дуслыгыбыз ун елдан артык дәвам итә. Дуслык дип, аралашу, хәл белешү дип әйтик. Озак шалтыратмый торсам, үзе хәбәргә чыга. Әти белән әнинең хәлләрен сорашырга да онытмый. Берәр үзенә ошый торган җөмлә әйтеп куйсаң, “Акыллы инде син, зирәк”, – диеп мактап, күңелгә сары май яга.
– Сәхнәгә чыгасыгыз киләме?

– Юк. Күренәсем дә, кеше дә күрәсем килми. Аннан берничә мәртәбә сәхнәгә чыккач сүзне оныту булды. Җөмләләрне яңадан кабатлый башлыйсың... Әйбәт түгел бит инде ул. Хәзер менә иркенәеп киттем, җаваплылык юк.

– Рәшит абый, бәхетле картлык дигән төшенчә бар. Нинди була ул?

– Бәхетле картлык була ала алмый. Тыныч картлык дип әйтергә кирәктер... Картлык бәхетле түгел инде ул. Гомер бетеп килә. Беркем дә бәхетле картлык кичерә алмый.

***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2303
18 Май 2020 10:04 1870
11 Май 2020 10:05 1684
ӨСКӘ