Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәнис Габбазов: "Болай рәхәт булганы юк иде"

8 Ноябрь 2017 454
Яшь җырчы Рәнис Габбазов әле апрель аенда гына Ваһапов фестиваленең иң югары бүләген – гран-прины алып, машиналы булган иде. Күптән түгел, 18 октябрь көнне ул Казанда икенче концертын куйды. Ә бер ай элек матур итеп гаилә корып җибәргән иде.
– Гаиләдә кайсыгыз баш?

–Әлбәттә, мин баш инде... Хатынымның миңа карата хөрмәте, ышанычы бар. Финанс ягыннан да мин баш. Сәнгать буенча да миннән сорый. Быел бергә гастрольләргә чыктык. Бик ошады. Болай рәхәт булганы юк иде.

– Йөргәндә хатын-кыз бертөрле, өйләнешкәч башкача, диләр...

– Гөлия белән өч елдан артык йөрдем. Күрсәтәсен күрсәтте инде (көлә). Шуңа да “аһ” итмәдем. Башта дуслар идек, йөри-йөри гашыйк булдым. Институтка кергәндә “берсе белән дә йөрмим”, дип үземә сүз биргән идем, Аллаһы Тәгалә ни язган, шул була икән. Гөлиягә 24 яшь, Казан кызы. 2014 елда Казан дәүләт Мәдәният институтын тәмамлады, җырлар да иҗат итә.

Әңгәмәне тулысынча 3 ноябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 44 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ