Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәмзияне өеннән куып чыгарганнар...

16 Апрель 2018 1903
Актаныш район үзәгендә яшәүче 47 яшьлек Рәмзия Галиевага башта кулын кысып фатир ачкычы тапшырганнар, аннан урамга куып чыгарганнар.
Рәмзиянең кызы Айгөл шалтыратып, әнисе белән булган хәлләрне бәян иткәч, бер мәл аптырап та куйдым. Карале, мин әйтәм, безнең заманда да миһербанлы җитәкчеләр бар икән! Әле бит һәр район администрациясе дә өе җимерелгәннәрне фатирга кертеп утыртмый. Хәтта янгында зыян күргәннән соң балаларын кочаклап урамда калучыларга да ярдәм итәргә атлыгып тормыйлар. Ә Актанышта фатир хәтле фатир ачкычы тапшырганнар.
Рәмзия әйтүенчә, янәсе, рәхәтләнеп яшә, ай саен 500 сум түләп торасың да, фатир үзеңә булачак, картлыгыңны бәхетле каршы алачаксың. Кыскасы, кемгә тәти әле мондый бәхет?
Ләкин бу тарихта шунысы аңлашыл­мый: нигә тәти биргәннәр дә, кире тартып алганнар?


Рәмзия

Рәмзия – Актаныш кызы. Бу көнгә кадәр, шагыйрь әйтмешли, “монда тудым, монда үстем, мондадыр безнең әҗәл” дип яшәгән. Әлеге фатирга кадәр аның юньле торак күргәне дә булмаган. Туганда ук иске өйдә тәпи киткән.

– Әтием – Актаныш кешесе, гомере буе көтү көтте, әнием – Башкортстанның Илеш районыннан. Башта фермада эшләде, соңгы елларда “Карлыгач” балалар бакчасында кочегар булды. Без өч бала үстек. Абыем гаиләсе белән Актанышта яши, апам Казахстанда кияүдә. Мин җиденче сыйныфта укыганда әтиләр Кәзкәй дигән авылдан бер иске йорт сөйрәтеп алып кайттылар. Үзебезнеке бөтенләй яшәрлек түгел иде. Кәзкәйдән кайткан йорт та бик начар булды, юлда ук бүрәнәләре төшеп калган, – ди Айгөл.

Менә шул йортта яшәп, мәктәпне тәмамлый кыз. Аннан, СПТУга укырга кереп, пешекче һөнәрен алып чыга. Ләкин ни өчендер бу һөнәрне үз итми, кулына чиләк белән мунчала алып, әле тегендә, әле монда идән юа. Бүген 20 елдан артык хезмәт стажы бар.

19 яшендә Фәнил исемле Актаныш егетенә кияүгә чыга, аннан гаиләләренә бәхет өстәп кызлары туа. Ләкин бәхетләре озакка бармый: яшь ир үзе кебек хәмер яратучылар белән сугышып, төрмәгә эләгә.

– Бу вакытта каенаналар белән яши идек, – ди Рәмзия.– Фәнилне ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ә мин баламны алып, әтиләргә кайтып киттем. Аерылышырга гариза яздым. Ике елдан соң Фәнил кайткач, янә аның белән кушылдык. Тик ул иректә озак йөри алмады, сугышып, тагын төрмәгә утырды. Икенче тапкыр бәхетемне сынарга теләп, Башкортстанга кияүгә чыктым, ләкин анда да гаилә тормышы барып чыкмады, бу ирем әхлаксыз иде, аны ташлап кайтып киттем. Соңыннан артымнан килде, ләкин ул тәмугка кабат башымны тыгасы килмәде. Фәнил дә икенче тапкыр өйләнде, әмма гомере кыска булды – туберкулездан үлеп китте, сигез ел булды инде вафатына.

Боларны яшь, көче ташып торган, матур хатынның ни рәвешле урамда калуын аңлау өчен бәян итәм. Рәмзиянең әтисенең вафатына 11 ел вакыт узса, әнисе моннан сигез ай элек мәңгелеккә китеп барган.
Шулай итеп, Рәмзия 1935 елгы әнисе һәм икенче кызы белән Актанышның Подгорная урамында урнашкан иске, ярымҗимерек йортта яши. Соңгы өч елда әнисенең күзләре күрми, сукырая. Мичкә ягып көн күрәләр. Бүрәнәләре черек, гомумән, аны “йорт” дип атарга да тел әйләнми. Бүген анда песи балалары гына яши, алары да салкыннан дер калтырып утыра.
Ничектер куркыныч булып китте. Тормышлар алга барган, бер-бер артлы хан сарайлары калкып чыккан заманда шундый йортларның булуы сәер. Чөнки бу – халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күрсәтә.


“Урамда калдырдылар”

2015 ел. Йорт тәмам ишелер дәрә­җәгә җитә. Әле бит анда Рәмзиянең әни­се дә бар! Балачагы сугыш елларына туры килгән хатын картлыгын шулай кар­шылыймы? Әйтерсең лә, бернәрсә үзгәр­мәгән. Сугыш елында ничек туңып утыр­са – бүген дә дер калтырап көн күрә.

– Түзәр әмәл калмагач, район адми­нистрациясенә киттем. Башта сигез кешедән, аннан дүрт кешедән торган комиссия килде. Өйне торырга яраксыз дип таптылар. “Өй салып бирәбез” диделәр, тик мин баш тарттым. Чөнки болай иткәндә ай саен байтак сумма түләп барырга туры киләчәк икән. “Бу кадәр акчаны түләү көчемнән килми” дип, фатир сорадым, – ди Рәмзия.

Шуннан соң, әйтерсең лә, могҗиза була, алда әйткәнемчә, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча вәкиле Сиринә Шәехова, хатынның кулын кысып, 2015 елның 19 ноябрендә Актанышның Юбилейный урамында урнашкан 109 йорттан бер фатирның ачкычын тапшыра. Рәмзия Галиеваның кичерешләрен язып тору кирәкмидер, иске йорттан соң мондый фатирга килеп керү оҗмах тоелгандыр инде аңа. Ике бүлмәле фатир, аш бүлмәсе дә зур гына. Кыскасы, Рәмзия торакны нинди килешү нигезендә, нинди шарт белән бирүләрен артык төпченеп тормыйча, 50 квадрат метр зурлыктагы фатирга кереп урнаша, кызы Айгөл белән ремонт ясау хыяллары белән яна башлый.

– Әни исән иде әле, 14 мең сум пенсия ала. Ишекләргә кадәр алыштырырга җыендык. Ләкин вакыт үтә торды, ә кулда фатирга бернинди документ та юк. Сиринә Шәехова янына бардым. Башта өч ай, аннан – алты, соңыннан исә бөтенләй сигез ай дәвамында документлар эшләнә, диде. Янәсе, Казанга җибәргәннәр, көтәргә генә кирәк. Күпме гомер таптаганмындыр ул администрация юлларын? Кем янына гына керсәм дә, Шәеховага җибәрәләр. Бервакыт фатирга комиссия килде, иске газ плитәләрен алыштырырга куштылар. Алыштырдым, тик учетка кертә алмадым. Чөнки алар фатирга документлар сорады. “Минем фатир түгел, администрациянеке” дидем. Июнь аенда Президентка хат яздык, шуннан соң селкенә башладылар. Фатирның Дәүләт торак фондыныкы икәнен белдем. Тора-бара хәлләр бөтенләй катлауланды, башта “наемга бирәбез, ай саен 500 сум түләп торасыгыз була” дисәләр, соңрак фатирны арендага бирүләрен әйттеләр. Янәсе, мин 2000 сум түләп барырга тиеш булганмын икән. Ләкин моны миңа әйтүче булмады. Кулда бернинди документ та булмагач, “квартплата”дан тыш, бернинди акча түләмәдем. Килешү кәгазе алу өчен элекке район башлыгына да кердем. Акча түләргә кушты, “Документларыгыз әзер була”, – диде. “Ак барс” банкына барып, 3556 сум түләп кайттым. Түләү турындагы квитанцияне Шәехова Казанга, Дәүләт торак фондына җибәрергә тиеш иде, әмма ул җибәрмәгән. Шушы фонд түләмәгән өчен мине судка бирде, 6 февральдә суд булды. Судның карары: 7 мартта фатирны бушатырга тиешмен. Әмма торак фондының юристы Фәрит Гыйльмуллин: “Без сезнең акча түләгәнегезне белмәдек, белсәк, судка бирми идек”, – диде. Ә хәзер фатирдан чыгып китүдән тыш, 75 мең сум акча түләргә тиеш булып калдык. Мин аны түли алмыйм. 4 мең сумга бер кибеттә идән юам, – ди Рәмзия.

– Алар фатирны вакытлыча әбине кызганып кына биргәннәр, үзләре шулай диде, – ди Рәмзиянең кызы Айгөл.

– Моңа кадәр нишләп киләчәгеңне уйламадың? Иртәме-соңмы, өеңнең ишелеп төшәчәген чамалагансыңдыр бит? – дим Рәмзиягә.

– Мөмкинлек булмады. Бәлки алдап бу фатирга кертмәсәләр, уйлап та караган булыр идем, – ди ул.

– Инде нишләргә җыенасың?

– Белмим. Барыр җирем юк. Актанышта яшәүче абыйлар белән дә торып булмаячак. Судтан соң район башлыгы урынбасары Илфак Бариев янына: “Урамда калдырдылар бит”, – дип бардым. “Калдырсалар, калдыралар инде, мин нишләтим?”, – диде.

– Фатирга булган килешүне беренче тапкыр кайчан күрдегез? – дип сорыйм Рәмзиядән.

– Казанга хатлар яза башлагач кына, 2017 елда. Әле анда да: “Килешүгә кул куйсаң да, куймасаң да фатир сиңа булмаячак”, – диделәр. Шуңа кул куймадым, – ди ул.


Җитәкчеләр башка төрле сөйли

Ничек килеп чыга инде? Рәмзия сүз­ләренә караганда, хатынны фатир­га кертеп утыртканнар, әмма ике арада бернинди килешү дә төзел­мәгән. Шуңа күрә, Галиева фатир өчен түләүләр кертмәгән. Ләкин адми­нистрациядәгеләр бүтәнне сөйли. Аны эш сөймәүче хатын буларак су­рәт­­ләделәр, әллә ничә урында, әллә ни­чә төрле эш тәкъдим итүләренә ка­рамас­тан, баш тартуын, фатир өчен түл­ә­мәвен әйттеләр. Ике арада булган сөйлә­шүләрнең язмаларына кадәр җибәрделәр.

Сиринә Шәехова түбәндәгеләрне җиткерде:

– “500 сум түләп торырга кирәк” дигән сүзне әйткән булсам, нигә бер тиен дә түләмәгән соң ул? Мин мәктәптә укыганда Рәмзия апа анда идән юа иде. Аны күптән беләм. Даими эшли торган кеше түгел. 2011 елда ипотека бүлегенә эшкә килдем. Аның нинди йортта яшәвен белә идек, барлык законнарга каршы килеп, кызганып, фатирга керттек үзен. Төрле яклап ярдәм иттек. Аренда килешүенең вакыты чыкты. Рәмзия апаны ничә тапкыр гына чакырмаганбыздыр да, мәсьәләне хәл итүнең нинди генә юлларын тәкъдим итмәгәнбездер! Әмма ул “акча юк” дию белән чикләнде. Дәүләт торак фондына хатлар яза башлады. Фонд юристлары аның фатир өчен түләмәгәнлеген күреп, үзен судка бирделәр. “Урамда калачаксың бит, түләргә кирәк” дип, түләү срокларын әйтеп, ничә тапкыр шалтыраттык. Ә ул килмәде дә. Югыйсә, ике елга “рассрочка” да тәкъдим иттек. Бервакыт коммуналь торак хуҗалыгы бакчасында бакчачы урыны бушады. Рәмзия апага: “Эшкә урнаш, хезмәт хакы 12600 сум”, – дип шалтыраттым. Әмма ул: “Ачык һава ярамый”, – дип, әйләнеп тә карамады. Ит яхшылык, көт начарлык шул инде ул. Алай җиңел генә яшәп булмый шул. Әле Подгорный урамында урнашкан йорт та аныкы түгел, икенче кеше исемендә ул.

Сиринә Шәехова да миңа сөйләшү язмаларын җибәрде, чыннан да, ул тиз арада фатир өчен түләргә кирәклеген әйткән, “урамда каласың бит” дип, Рәмзияне кат-кат кисәткән. Ләкин бу сөйләшүләр, кисәтүләр бераз соңга калган түгелме соң?

Актаныш районы башлыгы урынбаса­ры Илфак Бариев исә болай диде:

– Закон бозмаганбыздыр бит? Рәм­зиягә эш тәкъдим ителде, бармады. Ике урында эшләсә, фатир өчен түләп яши ала иде. Тик килешүгә кул куймады. Закон нигезендә аңа булышырга тиеш булсак та, бушка бирергә безнең фатир юк, булса, шатланып бирер идек. Аннан, Рәмзияне урамда калдырмаска тырышырбыз. Вариантлар эзләп карарбыз.


Соңгы сүз

Мин әле дә алда әйткән фике­рем­нән кире кайтмыйм. Актаныш җитәк­че­ләренең Рәмзияне фатирга кертеп утыр­тулары – зур мәртәбә. Рәмзиянең үзенә дә шулай дидем. Бәлки, чыннан да, сукыр әнисен кызганганнардыр? Ничек кенә булмасын, алар вакытлыча гына булса да, гаиләне җылы фатирда яшәткәннәр. Рәмзиянең әнисе дә шуннан бакыйлыкка китеп барган, монысы өчен аларга аеруча рәхмәт!

Ләкин бу тарихта шунысы бар – әлеге гамәл – фатир бирү документлаштырылып бетерелмәгән. Фатир биргәндә үк алар Рәмзиягә барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырга, шарты, вакыты, түләүнең күләме күрсәтелгән килешү тәкъдим итәргә, Рәмзиягә кул куйдырырга, ул баш тарткан очракта фатирга кертмәскә тиеш иделәр.

Аннан, Рәмзиягә шуны әйтәсем ки­лә: ни кызганыч, йортлары җиме­рел­гән­нәрне бушка җылы фатирга кертеп утыр­т­мыйлар шул хәзер. Ипотекага алган очракта да миллионнар түләргә кирәк. Борының белән җир сөреп яши, көн-төн эшли торган каһәр суккан заманда җан асрыйбыз. Әле алай итеп тә әллә ни алга китеп булмый. Әле син яшь! Урамда калуыңа ышанасы килми. Бу проблемадан чыгу юлын табарсың дип уйлыйм.

Җәмәгать, ташламагыз инде сез аны! Җитәкчеләр, сезгә мөрәҗәгать итәм! Ни дисәң дә, Рәмзия Актаныш кешесе бит. Аның урамда каңгырап йөрүе, редакцияләргә шалтыратуы үзегез өчен дә күңелле хәл түгел. Тагын бер тапкыр ярдәм кулы сузып, аңа туры юл күрсәтеп карарсыз дип ышанып калам.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ