Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәмзил Камалиев: “Тегүче булам дигәч, көлеп карадылар”

10 Май 2018 1309
Яңа фасон күлмәк тектерәсе, тиз арада чалбар, итәк кыскартасы булса, без ательега тәпилибез. Гадәттә, анда хатын-кызлар каршы ала. Ләкин кайвакыт ир-егет тегүчеләр дә очрый. Әмма алар бармак белән генә санарлык. Тумышы белән Кукмара районы Туембаш авылыннан булган Рәмзил Камалиев та шушы һөнәрне сайлаган. Егет Казан технология һәм дизайн көллиятендә укый, 18 яшьтә.
– Кечкенәдән рәсем ясыйм. Башлангыч сыйныфларда укыганда классташ кызларның дәфтәрләрен өйгә алып кайтып, күлмәкләр ясап алып килә идем, – дип башлады сүзен Рәмзил. – Чит ил сериаллары карадым. Шундагы актерларның киемнәрен күреп, үзем яңа фасоннар уйлап таба идем.

– Алайса, тегүче буласыңны кечкенәдән үк сизгәнсең?

– Модельер булырмын дип уйламадым. Чөнки андый һөнәр барлыгын белми идем. Гаиләдә мин үзем генә. Әтием миңа 4 яшь чакта вафат булган. Әни мине укып бетергәч, аграр көллияткә кертәм, дип үстерде. Минем өчен барысын да өйдәгеләр хәл итеп куйган иде инде. Ләкин үсә төшкәч, дөнья башка яктан ачыла башлады. Интернеттан танылган ир-ат дизайнерлар барлыгын күрдем. 9 сыйныфны тәмамлагач, модельер-тегүче булу теләге уянды. Ләкин кая барырга белмәдем. Авылдаш кыз дизайнерга укый иде, ул Казандагы көллияткә керергә киңәш итте. Күн буенча укырга кердем һәм үкенмим.

– Ни өчен нәкъ менә күн буенча?

– Дөресен генә әйткәндә, тегүче буласым килгән иде. Документларны шунда тапшырдым. Ләкин аттестатта билгеләрем түбән булу сәбәпле, үтмәдем. Шуннан соң утырып еладым. Шулай ук рәсем ясауның да базасын белми идем. Үзлектән генә өйрәнгән кеше бит инде мин, укымаган. Керә алмавымны бик авыр кичердем. Әмма бәхетемә, шул елны күн буенча яңа факультет ачылды. Документларымны шунда тапшырдым. Алдылар. Ләкин йөрәгемдә барыбер тегүче булу теләге калды. Үзлектән тегәргә өйрәнә башладым. Җәйге каникулда жилет, чалбар һәм перчатка тегеп, 1 сентябрьгә шуларны киеп килдем. Укытучылар шаккатты. Күп тә үтмәде, заказлар килә башлады. Көллияттә бергә укучы кызлар күлмәк, итәкләргә заказлар бирә башлады. Бушка теккән вакытлар да булды, тукыма өчен генә акча ала идем. Минем өчен иң мөһиме акча түгел, ә яхшы итеп тегәргә өйрәнү булды.
– Тегү машинаң бармы?

– Тегү белән шөгыльләнә башлагач, әни ягыннан ике абыем туган көнгә акча бирделәр. Шуңа 10 меңлек тегү машинасы алдым. Хәзер күбрәк уку йортындагы машинада тегәм.

– Беренче тапкыр заказга нәрсә тектең?

– Юбка-карандаш. Бер атна тектем бугай. Хәзер аны ике сәгатьтә тегә алам.

– Тегүче буласыңны белгәч, якыннарың каршы килмәдеме?

– Әни һәрвакыт миңа ярдәм итә. Ә менә әби белән абый каршы килде. “Дизайнер булам”, дигәч, абый көлеп кенә карады, имеш, мәзәк. Әбине аңларга да була. Ул укып бетергәч эш булмас дип уйлады. Әмма мин алар белән килешмәдем. Утырып торган кешегә бер җирдә дә эш юк.

Уку дәверендә Рәмзил, көллияттә укучы кызларны уздырып, төрледән-төрле кием модельләре уйлап таба. Шуңа да аны “Ворлдскилсс” чемпионатының (яшь эшче-белгечләр арасында уза) “Яшь профессионаллар” төбәк бүлегенә тәкъдим итәләр. Рәмзил әлеге конкурста жакет, күлмәк тегүдән тыш, кием бизәп, макет, эскизын ясаган. Жакет тегү өчен – 9, күлмәккә 6 сәгать вакыт бирелгән. Егет сынатмаган, Татарстан буенча 1 урынны яулаган. Аннан Рәмзилне Липецк шәһәрендә узачак региональ турга әзерли башлыйлар. Анысында да егет 1 урынны алып кайта.

– Шуннан соң укытучылар тегүчелеккә чакырды, – ди танышым. – Ләкин инде теләгем юк. Чөнки күбесен өйрәндем. Күн буенча уку да ошады. Алга таба аның буенча эш итәсе килә. Хәзерге көндә тукымага караганда күн актуальрәк тә әле.

– Укып бетергәч нишләргә уйлыйсың?

– Берәр ел тегүче булып эшләргә җыенам. Заказлар да бар. Остаханәдә эшлим, сәхнә киемнәре тегәбез.

– Хыялың?

– Бераз эшләгәч, тегү буенча укырга керәсе килә. Ләкин Казанда түгел, башка шәһәрдә. Танылган брендларның ничек эшләвен карыйм. Мәсәлән, Шанель, Диор, Гуччи. Алар бер урында гына тормый, гел үсештә. Ә бездә совет чорындагы кебек эшлиләр, яңалыктан куркалар. Үзем дә гел бер урында таптанып торырга яратмыйм, яңа идеяләр тудырам, алга атлыйм. Башка илләрдә идеяләрне күтәреп алалар, ә бездә кеше сүзеннән куркалар шул.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1357
ӨСКӘ