Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәфинә ГАНИУЛЛИНА:“Әтине туйга чакырмадык шул...”

15 Январь 2015 2770
Ганиуллиналар – Татарстанда иң уникаль гаиләләрнең берсе! Берсеннән-берсе чибәр биш кыз, бишесе дә сәнгать казанында кайный. Рәфинәсе – җырлый, Резидә (Сәрвиназ) – җырлый да, бии дә, Илсөя (Аиша) – җырлый, Люция белән Гөлсу – бии.

Балачаклары ал да гөл булмаган аларның. Сынауларны күп күрергә туры килгән. Әмма бүгенге тормышларына күз тимәсен кызларның! Әле менә Рәфинә Ганиуллиналарда кунакта булып кайттым. Дөрес, хәзер ул Камалова фамилиясен йөртә. Җырчы кыз күптән түгел генә Рәзил исемле егет белән гаилә корып җибәрде. Инде менә шатлык өстенә шатлык: бәби көтәләр. Ләк-ләк “малай алып киләм” дип хәбәр салган.

– Рәфинә, хәлләрең ничек соң?

– Аллага шөкер. Йөклелек чоры бик җиңел узып китте. Сизелмәде дә диярлек. Токсикоз да борчымады. Үземне яхшы хис иткәч, Габделфәт абыйның концертларын да өзмәдем, 9 айга кадәр җырлап йөрдем. Әле 31 декабрьдә җырларга чакыручылар бар. Бик барасы килә дә... Исән-сау табарга гына язсын инде.

– Бәби тапканнан соң өйдә озак ятарга җыенасыңмы?

– Хәзер бит җырчыларның бәби тапканын сизми дә каласың. Заманасы шул: хатын-кыз өйдә ашарга пешереп кенә утыра алмый. Ирең белән бергә дөнья куарга туры килә. Акча дип кенә түгел, яраткан эштән дә озакка аерыласы килми. Киләчәктә ирем белән бергәләп дуэт концертлар оештыру теләге дә бар, Алла боерса.

– Һәрбер кыз бала кечкенәдән ак күлмәк киеп кияүгә чыгу турында хыяллана. Сиңа бу бәхет 28 яшьтә генә килде...

– 18-20 яшьләрдә тиз генә, бер яхшы кешегә кияүгә чыгармын да, матур тормыш башланыр дип күз алдына китерәсең. Тик алай түгел икән. 25 тә тулды, һаман кияүдә түгелмен. Күргән бер кеше шул сорау белән йөдәтә башлады. “Мәхәббәткә карап торма, берәр җайлы, акыллы егет булса, тот та шуңа чык”, – дип киңәш бирүчеләр дә табылды. Вакыт барган саен үзең дә борчыла башлыйсың икән. Янәшәмдә егетләр булса да, күңелгә ятышлысы табылмады. Бер ел элек “Вконтакте” сайтында Рәзил белән язышып киттек. Шаярып кына. Ул вакытта “бу егет ирем булыр”, дип башыма да китермәдем. Миннән яшьрәк булгач, бигрәк тә.

– Яшь аермагыз күпме соң?

– 4 ел. Мин бит үземә бераз өлкәнрәк ир кирәк дип йөри идем. Ходайның рәхмәте, көннәрдән бер көнне Рәзил белән миңа бик рәхәт, тыныч булуын аңладым. Өч ай аралашып йөргәч, аңа карата хисләрем уянды. Әнисе, гаиләсе турында матур итеп сөйли. Тәртипле, эшенә дә җаваплы карый, алдамый, көнләш­ми, гайбәт сөйләми. Гадилеге дә җәлеп ит­кәндер. Аннан соң, иң зур таләбем – иремнең иҗат кешесе булуы иде. Хәзер менә курыкмыйча бер-беребезне гастрольләргә дә чыгарып җибәрә алабыз.

– Рәзил – танылып килүче баянчы. Элек-электән әлеге һөнәргә зур хөрмәт күрсәтелгән. Баянчы хатыны булу зур горурлыктыр ул?

– Җырчы өчен бик әйбәт нәрсә инде. Әнигә дә Рабига Сибгатуллина: “Һәр җырчының үз баянчысы булырга тиеш”, – дип әйтеп кайтарган.

– Белүемчә, яшәгән фатирыгыз – синеке. Рәзил хатын фатирына килеп яшәүгә уңайсызланмыймы?

– Андый моментлар булды инде. Ул Башкортстаннан килеп, тулай торакта яшәп, 4 курста укучы баянчы егет иде. Дуслары: “Җайлы гына хатынлы да, фатирлы да, машиналы да булдың”, – дип төрттереп тә куйгалаган бугай. Сер түгел, фатирым да, машинам да кредитка алынган. Әмма аны бит түлисе дә бар. Хәзер аны Рәзил белән бергәләп түлибез. Туйны да икебезнең акчага үткәрдек.

– Рәфинә, сезнең тормыш, балачак җиңелләрдән узмаган. Әниегез биш кызны берүзе тәрбияләп үстергән. Әтиегез белән әле дә аралашмыйсызмы?

– Әти белән әни аерылышканга 20 ел вакыт узган. Бер тапкыр да яныбызга килмәде, алимент та түләмәде. Дөрес, мөмкинлеге дә юк иде. Ләкин ул аны акламый. Шул ук вакытта әтине гаепләмибез дә. Шундый холык белән туган инде ул. Эчүдән тыела алмады. Төнге сәгать өчләрдә кайтып кереп, әнине уятып гауга куптара, кул күтәрә иде. Бер сәбәпсезгә бит! Безне уятып бастырган чакларын да хәтерлим. Әни, мескенем, утынга кадәр үзе ярды. Ир хатыны булып яшәп, дөньяны үзе алып барды. Әтине “үзгәрер” дип көтте. 12 ел бергә яшәгәч, миңа 9 яшь вакытта биш баланы алып, Арчага кайтып китте. Анда безнең бабай яши иде.

...Бер-бер артлы бала тапкач, организмына көч килеп, әнинең куллары гарипләнде. Шул сәбәпле инвалидлыкка чыкты. Бер пенсия акчасына гына да яшәп булмый. Бишәү бит без. Берзаман бөтенләй акчабыз калмады. Аптырагач, гаилә концертлары оештырып, күрше-тирә авылларга чыга башладык. Акмаса да, акчасы тама иде.

– Әтиегезне туйга чакырдыгызмы?

– Нишләптер чакырмадык шул. Хәзер менә “дәшсәк тә була иде инде” дип уйлыйм. Ләкин 20 ел буе күреп-белеп үсмәгәч, холкын чамалап булмый. Туйны бозып куюы да бар иде. Шулай да Рәзилнең әти белән танышасы килә.

– Быел тамашачыга “Кызлы йорт” ди­гән уникаль концерт программасын тәкъдим иттегез...

– Мондый концерт оештыру әнинең күптәнге хыялы иде. Алтын-көмештә коендыра алмасак та, әниебезне шулай сәхнәгә алып чыгып, данлый алуыбызга без бик бәхетле. Казанга күченгәч, әнине дә үз яныбызга алдык. Башта фатир “снимать” итеп тордык. Хәзер инде әни безнең белән яши. Яраткан эше белән шөгыльләнә. Депрессиягә бирелеп утырырга вакыты юк.

– Калган кызларның торак проблемасы ничегрәк тора?

– Резидә дә ипотекага фатир сатып алды. Калганнары әлегә “снимать” итеп яши. Һәркайсы үз машинасында йөри.

– “Кызлы йорт”тан файда булдымы соң?

– Аллага шөкер, заллар тулы иде. Казанда гына да ике концерт куйдык бит.

– Бертуганнар арасында сүзгә килүләр дә булгалыйдыр. Сездә ничегрәк?

– Тавыш чыкмый тормый инде ул. Шул концертлар вакытын гына алыйк. Репетициядә бергә җыелырга авыр булды. Кемнеңдер эше килеп чыга да – шунда китеп бара, икенчесе бөтенләй кисәтеп тә тормый. Туганнар булгач, алдан әйтеп тормасаң да ярый дигәнрәк сансызлык килеп чыга димме соң?!

– Габделфәт Сафин төр­кемендә сигез ел җырлап йөргән кыз бит син. Әлеге кеше белән бергә эшләү авыр түгелме?

– Габделфәт абыйдан бер авыр сүз ишеткәнем юк. Киресенчә, күпләргә мин аны үрнәк итеп куяр идем. Бик үзенчәлекле кеше. 20 елдан артык татар сәхнәсен тотып тора алган сирәк җырчыларның берсе ул.

– Бер тапкыр да үпкәләткәне булмадымы?

– Габделфәт абыйныңмы? Ю-юк, бер тапкыр да! Дөрес, характеры авыррак аның, дип әйтүчеләр бар. Ләкин мин ул шәхескә карата сокланудан башка берни дә әйтә алмыйм. Бәлки җеннәребез килешкәндер...

– Артист янәшәсендә яшь, чибәр кыз пәйда булгач, “әһә, бу моның сөяркәсе инде”, дип уйлый башлый халык. Сезгә дә бу ярлык тагылдымы?

– Шулай дип уйлаучылар булган. Ләкин үземә ишетелмәде. Безнең тормышта андый буталчыклар булмады.

Әңгәмәдәш – Нәзилә ХУҖИНА

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2754
30 Август 2018 09:19 1543
25 Август 2018 21:59 1447
ӨСКӘ