Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Психолог Зилә Муллагалиева: "Уйланылмаган хыянәтне, беренче тапкырга, гафу итеп була"

21 Июль 2017 531
Таныш булыгыз: Зилә Муллагалиева – тренер һәм психолог. Психотерапиядә булган барлык юнәлешләрне эш тәҗрибәсендә куллана. Ул парапсихолог та, психоаналитик та, биоэнерготерапевт та, экстрасенс та... Хатын-кызлар белән эшли: бәхетле булырга ярдәм итә.
– Зилә Равилевна, бүгенге теманы гаиләләр таркалуга багышлыйсы килә. Соңгы дистә ел эчендә бу афәт нормаль күренешкә әйләнде һәм аерылышулар статистикасы үскәннән үсә...

– Миңа мөрәҗәгать итүче йөзләгән гүзәл зат тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм: гаилә таркалуга бары тик хатын-кыз гаепле. Бүгенге хатыннарның күбесе энергиясен гаиләдән тыш сарыф итә, нәтиҗәдә, аның күңеле буш савытка әйләнә. Ә ир-ат ул һәрвакыт буш савыт: аны хатын-кыз үз энергиясе белән тулыландырырга тиеш. Бүгенге тормышта ничек: хатын-кыз эштә үз көчен сарыф итеп, бушап кайта, акча эшләү максатына ирешәм дигән ир дә – буш. Кич өйдә ике буп-буш савыт чәкешә һәм алардан бары тик саңгырау тавыш кына чыга. Иргә кирәк ягулык юк, нәтиҗәдә, ул “сүнә”.
Хатын-кыз көн дәвамында үзендәге энергия савытын тутырырга тиеш. Аны беркайчан да эшнең нәтиҗәсе кызыксындырырга тиеш түгел. Әйе, ир-ат көн-төн эшли һәм ул акча эшләү, гаиләне ашату турында уйлый. Ә хатын-кыз эшләгән эшеннән ләззәт алып, рәхәтләнеп эшләргә тиеш. Хәтта табак-савытны да ул аш-су бүлмәсе чиста булсын өчен түгел, ә шул процесстан ләззәт алу өчен эшләсен! Хатыны маникюр ясатсын – ире аны күрмәячәк, ә менә хатынының эчендәге бушлык аның күзенә шундук ташлана. Бу бик мөһим әйбер.

– Бар ир-ат та хатыны өйдә генә утыру яклы түгел бит...

– Мин хатын-кыз өйдә ашарга пешереп, җыештырып кына ятсын димим. Без шулкадәр искитмәле заманда яшибез. Хәтта буш вакытта эшләнгән кул эшен дә интернет аша сатып, күпме акча эшләргә була! Кул эше белән шөгыльләнгәндә эш графигын үзең төзисең: иртән уянып, көндезгә кадәр эшлисең дә, аннан калган бар вакытыңны гаиләңә бүлә аласың. Һәр хатын-кызның да ниндидер сәләте бар. Һәр гүзәл зат кул эше белән шөгыльләнергә тиеш, шул очракта гына ул үз-үзе белән тулаем гармониядә яши.

Ни өчен хатын-кыз ир заты белән бертигез эшләргә тиеш түгел? Аңлатыйммы? Без табигатебез буенча – спринтерлар: бер кызсак, берсе дә куып тота алмаячак. Ә гаиләдә ирдән күбрәк акча эшләү – ир утырган агач ботагын кискән кебек ул. Моның бер яхшы ягы да юк. Ир-ат үз-үзенә түбән бәя бирә башлый, аның алга таба эшләргә күңеле үсми.

– Кайбер психологлар гаилә таркалуны нормаль һәм кайчак кирәк әйбер дип тә саный. Сезнеңчә?

– Сүз дә юк: бүгенге хатын-кыз үз-үзен туйдыра һәм баласын да ялгызы гына үстерә ала. Очрашулар өчен ирекле ирләр дә күп. “Нәрсәгә инде гаилә?” – дип фикерлиләр. Балаларыбызга үрнәк күрсәтәбез. Әнисе ялгызы үстергән малай “маменькин сыночек” булып үсә, киләчәктә ул да бәхетле гаилә коруда уңышка ирешмәячәк. Ә кыз бала? Ул да, үскәч, кыска мәхәббәт романнары яклы булачак.

Хисләр сүнде дисезме? Кияүгә чыкканда сез аны яратып сайлагансыз бит. Элек ул андый түгел идеме?.. Димәк, сез үзегез дә гаепле. Хатын-кызлар, ирегездән ниндидер хисләр көтеп утырмагыз. Ул сезгә карата артык игътибарлы булмаячак. Алар табигате буенча шундый. Мәсәлән, иртән аңа тәмле ботка пешереп уятасың, ашатасың. Әлбәттә, без шундук рәхмәт һәм мактаулар көтәбез. Әмма, гадәттә, ир-ат бернәрсә дә әйтми. Ул моңа игътибар да итми. Менә 8 көн рәттән пешер, сигезенче көнгә бәлки әйтер рәхмәтен. Ир-атка, эшеннән тыш, яңа мәгълүматны кабул итү авыр, шуңа аның игътибарлыгы тупаслана да.
– Күп ирләр үзләре гаиләдән китә. Әйтик, сөяркәсе янына...

– Хатын-кызның начар гадәте бар: юк-барга да үпкәли ул. Мәсәлән, ире өйдән чүп капчыгын алып чыкмаган. Үпкәләп, хатыны: “Бүген бернинди дә җенси мөнәсәбәтләр булмаячак!” – ди. Ирләргә шуны ишетү күңелле дисезме?

Аннары, чисталык һәм пөхтәлекне артыгы белән яраткан хатыннар бар. Ире носкиен салып, идәнгә ыргытса да, тирги башлыйлар. Ярты минут вакытыңны алыр – үзең алып куй. Кычкырган, каршылыклар тудырган очракта ул читтә ниндидер уңайлы җир эзли башлый. Сөяркәсе янына килсә, анда аны көтеп торалар, ягымлы итеп кочаклыйлар... Носкиен зал уртасына салып ташласа да тиргәмиләр. Ул чит хатынга үзенең әйбәт икәнен дәлилләү юлын эзләячәк. Шул рәвешле, үзенең бәясен дә югары күтәрәчәк.

Хатын-кыз да башка ир-ат янына чыгып китә. Димәк, аның күңелендә –үпкә. Хатын-кызның гаилә учагын саклап калу теләге никадәр көчле булса да, аны хөрмәт итмиләр икән, ул югала. Гаилә – ул зур хезмәт. “Гаилә институты” дип юкка гына әйтмиләр. Әмма сөяркәне сайлап, берсе дә җиңми. Ир дә, хатын да, сөяркә дә – барысы да җиңелә. Сөяркәле булу берничек тә ир белән хатынны берләштерми, ә киресенчә – араларын ерагайта гына. Һәм бу араны беркайчан да якынайтып булмаячак.

– Димәк, бер-береңне гафу итеп булмый?

– Сөяркә – ул җитди адым, аны гафу итеп булмый. Уйланылмаган хыянәтне, беренче тапкырга, гафу итеп була. Гадәттә, бу хыянәт кризис чорына туры килә һәм аннан соң ир белән хатынның мөнәсәбәтләре тагын да яхшыра. Безнең барыбызның да ялгышлыклар ясарга хокукыбыз бар. Ир-ат җиңел фикер йөртә, хыянәтләр аның тормышында күбрәк. Ә хатын-кыз – җитдирәк: ул бер дә юкка хыянәт итми, ә инде хыянәт итсә, гаиләсенә кире әйләнеп кайтмавы да бар.

– Күптән түгел бер әңгәмәдәшем, олы яшьтәге ир-ат: “Ир кешенең тормышында өч хатын булырга тиеш: 20-40 яшьләрдә ул беренчесе белән яши, 40тан 60ка кадәр икенчесе белән, ә аннары – өченчесе”, – дигән иде. Янәсе, климакс чорына җиткән хатын-кыз белән яшәрлек түгел.

– Шулай дип әйткән ир – дилетант! Җенси мөнәсәбәтләрдән тыш, рухи берлек тә бар бит – анысын онытырга ярамый. Сиңа хатыныңның тавышы, исе, тән төзелеше һ.б. да ошый... Рухи кыйммәт – ул экстаз һәм җенси мөнәсәбәт аның янында чүп кенә. Тирән тойгылар – тормышның бар яме.

– Аерылу – зур фаҗига. Газаплардан арыну өчен күпме вакыт кирәк?

– Бу өлкәдә дистә еллар эшләгән белгеч буларак, икеләнмичә, 3-5 ел дип әйтә алам. Тормышның бу мизгелен онытырга ярамый: ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Оныткан очракта, шул хаталарны кабатлавың бар. Ялгышу куркыныч түгел, шул ялгышларны кабатлау – куркыныч.

Ир-атлар үзенә тиз арада юлдаш таба: аерылышып, бер айдан соң, үз хыялын очратып, шундук икенчегә өйләнүе дә бар. Хатын-кыз бу очракта үзен һәм вакытын башка шөгыльгә багышлый: шопинг, фитнес, ниндидер курслар, эш...

– Бүген үк тормышын үзгәртәм дигән гүзәл затларга нинди киңәш бирерсез?

– Ә сез әзерме соң? Парашютыгыз бармы? Самолет очканда, парашютсыз сикерсәгез, бетәсез бит! Бар нәрсәне дә үлчәүгә сал. Кире әйләнеп кайтмаячаксыңмы? Үзеңне башкача программалаштыр. Синең тормышың яңа борылыш алачак: син башка бу юлдан йөрмәячәксең, монда яшәмәячәксең, башка транспортта йөриячәксең... Комфорт зонасыннан чыгарга әзерсеңме? Авыр булачак. Әмма ул кеше белән якты киләчәккә өмет булмаса, үзеңне җәфалап яшәүдән файда юк. Бер генә яшибез: үз-үзебезне яратып, кемнәндер яраттырып, ләззәтләнеп яшәп калсак иде.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ