Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Прививка: бизмәннең кайсы ягы?

14 Сентябрь 2017 341
Бала туу сәгате якынлашкан саен, яшь әти-әнине бер сорау борчый башлый: сабыйга прививка ясатыргамы, юкмы? Булачак әби-бабай, әлбәттә, шундук үз сүзен кыстырырга ашыга: “Без сезгә ясаттык, сәламәт булып үстегез, ничек прививка ясатмыйсың инде, әллә ниләр уйлап чыгармагыз!”
Үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм: һәр гаиләдә яңгырый торган стандарт җөмлә бу. Әмма, беренчедән, бүгенге көндә прививка ясату совет чорындагы кебек мәҗбүри түгел, аны һәр әти-әни үзе хәл итә. Икенчедән, мәгълүмат күп, интернетта прививканың уңай һәм тискәре якларын тәүлекләр буена өйрәнеп була. Нәтиҗәдә, яшьләр күңелендә прививкага шик туа да...

Йөклелекнең тугызынчы аенда баш мием уйлауга аяк терәп каршы килсә дә, бу сорауга үзем дә бик җитди карадым. Интернеттагы форумнарда кемдер баласының привикадан соң аягы оюын әйткән, икенчесе температурасы күтәрелүен, иммунитеты какшавын язган, өченчесе, Аллам сакласын, инвалид калуын тәфсилләп бәян иткән... Кайсы дөрес, кайсы ялган – очына чыга торган түгел монда. Начар вакцина эләгеп, прививкадан соң балалар үлү очраклары да булгалаган икән. Прививка ясатмаска өндәүчеләр моны да җитди дәлил итеп китерә. Хәер, мисал эзләп әллә кая йөрисе юк. Таныш-белешләрем арасында хәзер, киресенчә, прививка ясатучылар ала каргага әйләнде. “Соңрак, балага 3-4 яшь тулгач ясатам”, – диючеләрне дә, чит илнең кыйммәтле вакцинасын сатып алып ясатучыларны да байтак беләм. Хәтта бакчаларда прививкасыз балалар төркемнәре пәйда булды, берсеннән дә вакцина ясауны таләп итмиләр, сабыйлары да сау-сәламәт... Прививкасыз балаларның бүген рәсми саннарга караганда күбрәк булуын шуннан чамаларга мөмкин инде.

Әлеге саннар табибларны да битараф калдырмый. “Хәзерге ата-аналарның прививкадан баш тартуы киләчәктә безгә проблема тудырачак әле”, – дип бармак яный алар. Коточкыч авыруларның прививка ясау нәтиҗәсендә юкка чыгуын, көннәрдән бер көнне ул чир чыкса, баланы коткарырлык даруларның кул астында булмавын кат-кат әйтәләр. Моннан тыш, прививкасыз кеше чит илгә китте ди, ә анда ул авыру бетмәгән булса яки кинәт килеп чыкса? Монысына дәлилләр чыннан да бар, таш гасырда калган кебек тоелган авырулар алга киткән илләрдә дә вакыт-вакыт күренгәләп тора. Мәсәлән, 2000 елда Ирландиядә корь чыга, шул ук елда Нидерландта да әлеге авырудан җан тәслим кылучылар була, Нигериядә исә 2001дә полиомелит һәм дифтериядән йөзләгән кеше кырыла...

Менә шушы ике якны да үлчәүгә салгач, әтисе белән утырып сөйләшкәч, кызыбызга прививка ясатырга булдык. Әлбәттә, йодрык хәтле балага укол кадату жәл. Җитмәсә, прививкадан соң 1-2 көн көйсезләнә, температурасы бераз күтәрелә, урамга алып чыгарга ярамый. Бизмәннең бу ягын сайлавыбызны ишеткәч, дуслар да озак көттермәде: “Ясатмагыз! Балагызга ясалма юл белән авыру керттерәсез бит. Аның файдасына караганда зыяны күбрәк. Әнә, безнең малайларга карагыз, рәхәтләнеп йөгереп йөриләр!” – диештеләр.

Бу очракта кемнең хаклы икәнен аңлау өчен еллар гына түгел, бәлки гасыр ук кирәк булыр...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ