Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Почтальон Роза Хафизова: “Яңгырмы, кармы, чыгып китәбез

22 Ноябрь 2018 811
Апас районы Чүри-Бураш авылына килеп кергәндә көн кичкә авышкан иде. Караңгы төшеп килә, тиздән кышка керәбез бит. Каршыма почтальон Роза Хафизова очрады. Газета-журналлар шыплап тутырылган сумкасын күтәргән. Сөйләшеп киттек.
– Эшли башлавыма бер генә ел әле, – дип башлады ул сүзен. – Почта бүлеге мөдире булып эшлим, шул ук вакытта бу авылда почтальон да. Ике эшне бергә алып барам. Үземә 48 яшь. Безнең бүлеккә ике авыл керә. Чури-Бурашка – мин, Танай-Турайга почтаны Гүзәл Сабирова тарата.

– Моңа кадәр кайда эшләдегез?

– 28 ел буе “Сбербанк”та хезмәт куйдым. Башта 11 чакрым йөреп Апаста эшләдем, аннан безнең авылда филиалы ачылды, шунда күчтем. 1996 елда баламны тапкач, 8 ай гына декрет ялында утырдым да, тагын эшкә чыктым.

– Атнага ничә көн эшлисез?

– Өч кенә көн: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга. Көнаралаш кына булса да, халык белән эшләргә җайсыз. Экономия ясап, эш сәгатьләрен кыскарттылар да өлгереп булмый хәзер.

– Газета-журналларны ва­кытында таратасызмы?

...

Язманы "Акчарлак" газетасының 46 нчы саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ