Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Пешкән чөгендер кан басымын төшерә

21 Сентябрь 2018 609
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан
   Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле ризык атеросклероз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер суын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп.

   * Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суы эчәләр (көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан).

   * Томау төшкәндә, пешкән чөгендер суы белән борын эчен юалар.

   * Ангинаны дәвалау буенча бик уңайлы чара. 1 кызыл чөгендерне вак угычтан уарга. Уылган 1 стакан массага 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәргә. Бу катнашманы караңгы урында өстен ябып 4 сәгать тотарга. Аннан калын тукыма аша сыгарга. Куе массасын ташларга, ә суы белән 2,5 сәгать саен тамакны чайкатырга.

   Р. Нурлыгаянова.
   Тәтеш.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1660
10 Декабрь 2018 20:09 1388
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ