Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Пенсия тирәсендәге шау-шу яки Гөлниса апаның акчасы нигә артмаган?

22 Март 2018 5216
Безнең халык судагы балык кебек – башта аңа кармак башында ялтыравык алдавыч аталар, йә булмаса, ишек артыннан тәти күрсәтәләр, аннан авыз тутырып, зурлап сөйлиләр. “Балалары булган хатын-кызларның пенсияләре арта икән” дигән хәбәр турында әйтәм. Ул яшен тизлегендә таралды һәм “Ана” дигән бөек исем йөртүчеләр, зур өметләр баглап, пенсия фондларын штурмлый башлады. Редакциягә килгән хатларның да исәп-хисабы чуалды. Авторларны “Нигә Мәтрүнәнеке арткан, минеке юк?” кебегрәк сораулар борчый. Өстәвенә, әлеге гаделсезлектән йөрәкләре әрнегән хатын-кызлар үзләренең хезмәт юлын, авыр язмышын бәян итә.
Пенсия фондында утыручылар­ны да аңларга була, күпләп мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да акча артмауның сәбәбен бәйнә-бәйнә аңлатырга вакытлары җитмидер.

Нәтиҗәдә, “балалары булган­нар­ның пенсияләре арта” дигән хәбәр һәркем өчен дә шатлыклы булмады. Ни өчен? Пенсия фондында әйтүләренчә, ул 1990 елга кадәр ике һәм аннан да күбрәк бала тапканнарга гына кагыла. Тик монысы да пенсияләре бик аз булганнарны гына күздә тота. Икенчедән, хатын-кыз 2015 елда һәм аннан соң пенсиягә чыккан булса да, ничәдер йөз сумга кесәсе калынаячагына өметләнә алмый. Чөнки бу елдан пенсия барысын да исәпкә алып формалаштырылган.

Шулай итеп, пенсиягезне яңадан исәпләтү өчен сез документларыгыз һәм балаларның туу турындагы таныклыкларын алып, пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язгансыздыр инде.

Яңача исәпләү

Монда эш стажы, стажның коэффициенты, балларга зур игътибар бирелә. Кыскасы, кешенең һәр ел хезмәт эшчәнлеге баллар – “еллык пенсия коэффициенты” белән билгеләнә. Ә баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Ул гомер буе шулай булды инде, күп хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең пенсияләре дә әйбәт. Монда да шулай, хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффициентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк.

Инде хәзер игътибар! Билгеле булганча, хатын-кызларга яшь ярымга кадәр баласын тәрбияләгән декрет яллары өчен баллар каралган. Беренче бала өчен елына – 1,8 балл, икенчесе өчен – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче балалар өчен – 5,4 балл. Быел бер пенсия баллы 78 сум 58 тиен тора. Шуңа күрә, 2015 елга ка­дәр пенсиягә чыкканнар да пенсия­сен кабат исәпләтә ала. Әмма шуны да онытмаска кирәк: декрет ялларын балларга әйләндерү һәркем өчен дә отышлы булмаска мөмкин. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Ә декрет ялларын балларга әйлән­дерү стаж коэффициентын киметә. Шуңа күрә, кайберәүләрнең пенсиясе берничә йөз сумга, икенчеләрне­ке тиеннәргә генә артты. Кыскасы, һәркем өчен эшләгән еллардагы хезмәт хакы, стажы, шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле рәвештә билгеләнә. Инде хат авторларына менә шуңа күрә Мәтрүнәне­ке арткан, ә сезнеке артмаган дип әйтәсем килә. Онытып торам: кай­берәүләрнең пенсиясе бөтенләй кимергә мөмкин. Ләкин әлеге категориягә эләккәннәр борчылмасын, мондыйларның пен­сиясен киметмәделәр, ничек бар – шулай калдырдылар, рәхмәт төшкерләре...

Сезнең игътибарны тагын бер әйбергә юнәлтәсем килә: вакытыннан алда пенсиягә чыгучы­ларга, тиешле еллар эшләгән өчен (выс­луга лет) акча алучыларга да бу файдага түгел.

Өстәмә түләү кемгә тәти?

Инде сүз пенсия һәм балалар турында икән, бу елның 9 февралендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган карарга да тукталам. “Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче балаларын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була”, – диелгән анда. Ләкин бу карарның да нечкәлекләре бар. Акча барлык хатын-кызларга да тәтемәячәк.

Беренче балаларын 25 яшькә кадәр тапкан хатыннар – 50 мең, ә өченче балаларын 28 яшькә кадәр тудырган әниләр 100 мең сум күләмендә өстәмә түләүгә өметләнә ала. Ике очракта да төп шарт булып хатын-кызның авылда яшәве тора. Мондыйларга социаль яклау бүлекләренә, күпфункциональ үзәкләргә алты ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Рус әйтмешли, “обидно конечно”! Нигә шундый законнар уйлап чыгаралардыр? 25 яшең тулып ике көн узгач бала табасың икән, сиңа сукыр бер тиен дә бирмиләр. Алай ук зур аерма кирәкмидер, минемчә. Барысын да ничектер тигезләргә иде ул батыр хатыннарның...
Конкрет мисал

Алда әйткәнемчә, пенсия турында яңа закон кабул ителгәч, күп хатлар алдык. Шуларны өйрәнеп утырам. Беренче карашка, авторлар арасындагы байтак кеше мин алда телдә алган таләпләргә җавап бирә. 1990 елга кадәр ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтканнар, өстәвенә, пенсияләре дә кечкенә.

Гөлниса Нуриева Арча районының Пионер авылында туып-үсә. 1942 елгы. Җиде класс тәмамлаганнан соң, җиң сызганып фермада эшли башлый. Башта куяннар, аннан сарыклар карый. Аларның даны бөтен республикага тарала.

– 200әр сарык карый идек. Бөтен гаилә белән эшләдек. Иремнең җилкәсеннән көянтә-чиләк төшмәде, – ди Гөлниса апа.

– 100 баш сарыкка – 185 бәти! Һәрберсеннән бишәр кило йон! Гөлнисаны газеталарга мактап яздылар, – дип сүзгә кушыла Нурулла абый.

Гөлниса апа белән Нурулла абый өйләнешкәндә икесенә дә 19 яшь була, авылдашлар. Әмма тора-бара колхоз тарала һәм алар өч баласы – уллары Газинур, Радик, Зөфәр белән Биектау районының Биектау авылына күчә. Чөнки монда эш табыла. Йорт сатып алалар. Кызлары Филсинә исә Арчада кияүгә чыгып кала.

– Күчеп килдек, сыерларны, сарыкларны куярга урын юк. Яңа тормыш башлау җиңел булмады, – ди Гөлниса апа. – Биектауга күчкәч, “фәнни шәһәрчек”тә идән юдым.

Шулай итеп, Нуриевлар дүрт балага гомер бирә. Кызлары Филсинә – 1964, Газинур – 1966, Радик –1970, Зөфәр – 1975 елгылар. Ләкин гаиләгә әйтеп-аңлатып булмаслык авыр кайгы килә: ун ел эчендә алар өч баласын югалта.

– Иң башта төпчегебез Зөфәрне 27 яшендә җир куенына иңдердек. Аны армиядә каты кыйнаган булганнар, шуңа күрә кырык көнгә соңарып кайтты. Шуннан соң тернәкләнә алмады. Ашказаны зыян күргән, тора-бара бер бөерен алдылар. Аннан кан басымы белән интегә башлады. Эшендә даруын кабарга җитешкән җитешүен, әмма шунда егылып үлгән. Газ операторы булып эшли иде. Газинур исә “бу төшем кыза” дип гел күкрәген уды. Йөрәге авыртты. Анысы бездә харап булды. Казанда гаиләсе белән тулай торакта яши иде. Кайткач, юасы керләрен дә алып мунчага китте. Миңа юдырмады. Озаклагач, артыннан бардым. Мунчадан чыгышлый бәдрәфкә кергән. Шунда харап булган. Аңа 41 яшь иде. Филсинә исә яман чирдән вафат булды. Метастаза киткән булган инде, анысы үләсен белеп яшәде. Көчкә гомерен өч ел ярымга озынайта алдылар. 50 яшьлек юбилеен чак көтеп җиткермәде, – ди Гөлниса апа.
Соңгы сүз

Бүген Нуриевларның бар карап торганнары уллары Радик һәм киленнәре Гөлсинә. Ярый әле, оныклары хәлен белеп тора. Мин килгән көнне Гөлниса апаның туган көне иде. Бәйрәме белән котлыйсы урында күңел яраларын кузгаттым. Болай да, операция кичергән, кан басымы күтәрелә. “Колагым начар ишетә, күзем начар күрә”, – ди. Бар, шул кайгылардан соң сәламәт булып кара! Биектау районы пенсия фонды белән элемтәгә кердем.

Әле шуны уйлап утырам: бездә нигә шулай икән ул? Фәләненче елга кадәр чиратка басканнар фатир ала, фәләненче елга кадәр бала тапканнарга, фәләненче елга кадәр пенсиягә чыкканнарга акча өстәлә, фәләненче яшенә кадәр әни булганнар өстәмә түләүгә өметләнә ала? Елларның ни катнашы бар соң монда? 

Әйтерсең лә, тормышның бүтән кыйммәтләре, бүтән ракурслары юк! Әнә, кайгы күргән, бер-бер артлы газизләрен югалткан аналарны пенсияләренә берничә йөз сум акча кушып булса да, зурласыннар! Баллар санап утырганчы дим...

Казан – Биектау – Казан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ