Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Пенсия: буламы, бетәме?

8 Февраль 2018 1113
Владимир Путинның киңәшчесе, реформатор Алексей Кудрин күптән түгел генә Пенсия фондында акчалар бетүе турында игълан итте. Дөрес, Россия хөкүмәтендәге җаваплы иптәшләр һәм Пенсия фонды җитәкчелеге Кудринның сүзләрен кире какты: әлегә фондта акчалар бар, диделәр.
Чөнки иң мөһиме – сайлау алдыннан паника куптару берәүгә дә кирәкми. Тик инде бер нәрсә ачык: март сайлавы үтеп, Владимир Владимировичны яңадан эшкә җиккәч, үзгәрешләр булачак. Конституцияне үзгәртү турында да күп сөйләшәләр. Төп закон үзгәрдеме, социаль гарантияләр дә алышыну бик ихтимал. Пенсия яшен кимендә биш елга күтәрү турындагы мәсьәләне инде хәл ителгән дип санарга була. Моңа бары тик әлеге дә баягы сайлау гына киртә булып тора.

Кудринның тел төбеннән тагын бер нәрсә аңлашыла: ялга чыккач та, эшләгән кешегә пенсия акчасын түләүне бөтенләй туктатырга! Пенсия яшен күтәрү һәм картайгач та эшләгән кешенең акчаларын кисү халык өчен ифрат файдалы булачак икән, имеш.

Россия халкы йөз ел буе дулады, революцияләр ясады, донослар язып күршеләрен һәм туганнарын ГУЛАГка озатты, сугышлардан башы чыкмады, туксанынчы еллар башында реформалар таләп итеп, азатлык сорап урамнарга чыкты. Хәзер инде бушлай медицина ярдәме һәм белем алуга хокуларын югалтып бетереп килә... Инде озакламый пенсияләрдән дә азат итәргә мөмкиннәр. Йөз елдан артык барган революцияләр, реформалар тәгәрмәче туктаусыз әйләнә торгач, безне янәдән урта гасырларга алып кайтырга җыена түгелме?

Канэчкеч патша Россиясендә пенсия булганмы? Булган! Һәм ничек кенә булган әле! 1912 елда Америка президенты Тафт: «Россиядәге социаль иминиятләштерү системасы һәм эшчеләр турындагы законнар – дөньяда иң яхшысы», – дип белдергән. 1914 елга бюджет системасында эшләгән барлык кеше: чиновниклар, укытучылар, табиблар, галимнәр һәм казна заводы эшчеләре пенсия алу хокукына ия булган. 1912 елда хосусый предприятиедә эшләүче эшчеләргә дә сәламәтлеген югалткан очракта инвалидлык буенча пенсия түләү гамәлгә кергән. Моннан тыш, тагын ун ел буе үзара ярдәм кассасына взнос түләп баручылар шул касса аша пенсия белән тәэмин ителгәннәр. Бу пенсия күп кенә очракларда дәүләт пенсиясеннән бер дә ким булмаган.

Картлык пенсиясе ничек исәпләнгән соң? 35 еллык стажга ия булучылар пенсияне хезмәт хакының 100 %ы кадәр алган. Стаж 25 кенә ел булса, хезмәт хакының яртысы күләмендә пенсия түләнгән. Стаж җыярга сәламәтлеге мөмкинлек бирмәүчеләргә өстенлекләр каралган. Утыз еллык стаж бу очракта хезмәт хакы күләмендәге картлык акчасы алу мөмкинлеген биргән. Стажы 20 ел гына булучылар хезмәт хакының өчтән ике өлеше күләмендә пенсия белән тәэмин ителгәннәр. Ун ел гына эшләп калганнар хезмәт хакының өчтән бере күләмендә генә акчалы булганнар. Авыру бик көчле булып, кеше үз-үзен дә карый алмаса, «тулы оклад» егерме еллык хезмәт өчен үк билгеләнгән. Биш кенә ел стажы булганнар да хезмәт хакының өчтән бере күләмендә пенсия алган.

Бу юлларны укучы: «Ул чакта хезмәт хаклары түбән булган», – дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Күптән түгел генә «Акчарлак»ка Бөек Октябрь революциясенә хәтле кара эшченең бер кышкы сезонда каралты-курасы белән өй салганнан соң да бер өйлек акчасы артып калырлык эшләве турында язган идем. Табиблар күпме алган да, укытучылар күпме алган: боларын башка вакытка калдырыйк. Бер генә нәрсәне искәртик: стажлы табиб яисә укытучы пенсиягә чыккач та эшләгән чактагыдан начар яшәмәгән.

Инде йөз еллык тартыш һәм реформалардан соң, хезмәт хакыңның өчтән бере кадәр генә булган пенсияңне дә кисәргә, түләмәскә тырышалар икән, реформаларсыз һәм реформаторларсыз гына яшәү яхшырак булмас идеме?

Әлеге темага башка язмалар:

ТВ-газета

Шәле халкы баш күтәрә

23 Апрель 2018 1224
Барлык сюжетлар
Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ