Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Печәнен сатып ала башласаң, моның кадәр мал асрауның файдасы юк”

19 Март 2018 1176
Татарстан буенча чагыштырып карасак, Кама Тамагы районында фермерлык хуҗалыгы булдыручылар артык күп түгел икән. Шулай да бар андыйлар. Мәсәлән, Олы Кариле авылында гомер итүче Галимҗановлар фермасында сыер малының саны 70кә җитә. Шуның 24 башы савым сыерлары булса, калганнары бозаулар белән үгезләр. Әлеге гаиләнең тырышлыгы өй каршыларына килеп туктауга ук күзгә ташлана.
Йорт башлыгы Мансур абый капка төбенә чыгып каршы алды мине. “Әйдә, өйгә узыгыз, мин сүзгә артык оста түгел. “Прокурор” сөйләр”, дип елмаеп кына ишегалдына дәште ул. “Прокурор” дигәне – хатыны Сания апа икән.

– Мансур да, мин дә гомер буе фермада эшләдек. Абзарда ике сыердан да ким мал асрамадык. Шул терлек белән тормыш алып барылды, хәзер дә шулай дәвам итә, – дип башлады сүзне хуҗабикә. – Ә бу эшебезгә элеккеге район башлыгы Зөфәр Гарәфиев “кодалавы” белән тотындык. 2010 ел иде ул. Аның “сез булдырасыз” дип канатландыруы җитә калды. Үзе дә бик булышты. Районда иң беренче башлаучыларның берсе без булдык. Ул вакытта ук хуҗалыгыбызда өч баш сыер бар иде. Башта 500 мең сум ЛПХ кредиты алдык. Аннары хөкүмәт миллион сум субсидия бирде. 10 ай эчендә сарай эшләп, 24 баш савым сыеры алып та куйдык. Сөт үткәрү, аны саклау, аппаратлар кую өчен аерым бүлмә җиһазладык.

Нинди генә эшне башласаң да, алда туачак каршылыкларга әзер торырга кирәк. Чөнки алар беренче чорда һичшиксез булачак. Галимҗановлар очрагында да искәрмәләр булмый.

– Беренче елны бөтен печәнебез кырда калып әрәм булды. Техника юклыктан инде. Ул вакытта төп эш коралы – сәнәк тә көрәк, төп җиһазлар – арба да ат кына иде, – дип дәвам итә Сания апа. – Тора-бара ике өр-яңа трактор, тотылган булса да комбайн алдык. Хәзер Аллага шөкер, культиватор, сука, чәчү җайланмалары – барысы да бар. Һәркайсы үз урынына кирәк. Лизинг программасы белән печән җыярга “пресс-подборщик” та алдык. Миллион ярымлык иде, аны биш ел түләдек.
Галимҗановларның төп терәге, булышчылары – балалары. Маллар янында бергәләп кайнаша алар. Мансур абый белән Сания апа биш балага гомер биргән ата белән ана да әле. Иң кызыгы: барысы да үзләре янында, авылда калган. Һәрбер бәйрәм, туган көннәр төп йортта уза.
– Олы улыбыз Илнарга күп балалы гаилә программасы белән урам башында йорт салдык (аның өчен биш балаң да үзең яныңда булу шарт). Ике кызы, хатыны белән ул шунда яши. Үзләре дә ферма ачты. Икенчесе Айнур районга МЧСка эшкә урнашты. Бер тәүлек эшли, өч тәүлек ял итә. Ял көннәрендә безгә булыша. Кызыбыз Алинә әлегә онык белән безнең янда тора. Дүртенчесе Маннур Тәтештә техникумда укый. Төпчегебез Алсинә 7 класста белем ала, – дип ана кеше тормышларындагы иң зур горурлыклары белән таныштыра.

Сыер саву, бозау карау эшен Сания апа башкарса, калган вазыйфалар малайлар өстендә икән. Сыерлар хуҗалык көтүенә кушылган. Шуңа да җәйнең яртысы көтүдә үтә аларның (бер сыерга – бер көн чыгарга кирәк).

– Бер ай рәттән без генә көтәбез. “Электркөтүче” дә алып куйды Мансур, – ди Сания апа. – Бәясе 50 меңгә төште. Барыбер бер кеше каравылда торырга кирәк. Аңа халыкның карашы төрлечә булды. “Сыерларны ябып куеп, сөтне киметтеләр”, – дип тә сөйләнделәр. Аңлаган кешегә бик әйбәт әйбер ул. Мал асрау ансат түгел. Телевизордан гына матур итеп күрсәтәләр аны. Мансурның да сәламәтлеге шуның белән бетте. Биш ел элек инфаркт кичерде.

– Бу эшне башлаганга үкенгән чак­лар буламы? – дим.

– Хәзер кыенлыклар юк инде. Кредитлар түләнеп беткән. Чәчүлек җирләрен дә арттырдык. Пай җирләрен сатып алдык (46 гектар), күрше авылдан 42 гектарын арендалап торабыз. Тагын бер кешенең җирен кулланабыз. Шулай итеп, гомуми мәйдан 100 гектардан артып китә. Он тарттырырга тегермәнебез дә бар.

– Азык-төлеген, печәнен сатып ала башласаң, моның кадәр мал асрауның бер файдасы юк. Бер сыерга елына 10 төргәк печән, шуның кадәр үк салам китә, – дип сүзгә Мансур абый да кушылды. – Шул үзең тир түгеп эшләгәнгә генә нәтиҗәсе бар. Кайберәүләр безне байый дип тә курка. Ат гомере буе эшли, аягына ыштан кигәне бармы?! Без инде эшсез торырга күнекмәгән. Узган ел 200 тонна ашлык суктырдык (100 тонна арпа, 100 тонна арыш). Техникада малайлар йөри. Эш рәтен белеп, тырыш булып үстеләр, Аллага шөкер.
Сыер малыннан тыш, атлар бе­лән дә мавыга Галимҗа­нов­лар. Үз­ләренең өч алашасыннан тыш, Шы­гырданнан (Чувашия) тайлар алып кайтып, үстереп саталар икән.

– 12не алып кайткан идек әле менә. Тай итенә сорау зур. Килосы 300 сумнан йөри. Клиентларыбыз бар, танышлар, туган-тумача ала. Шунсыз итне урнаштыру авыр хәзер. Базарга алып барам дисәң дә, белешмә сорыйлар, – ди Мансур абый. – Гомер буе ат тоттык. Бик яратам аларны. Малайлар ел саен ат чабышында катнашып, призлы урыннар ала иде. Кызганыч, узган ел беренчелекләрне алып килгән чабышкыбызны бал корты чагып үтерде.

Яңа танышларымның хуҗалы­гында тагын ниләр бар дисезме? Җәен күп итеп тавык-чебешен, каз-үрдәген дә үстерәләр. Үзләреннән артык калганын саталар. Сарыклар гына тотмыйлар. “Элек аларын да 50ләпне асрадык. Соңыннан бетердек. Сыер белән сарыкны бергә тоту дөрес түгел. Сөтлебикәгә вирусы күчеп, аны сукырайтырга мөмкин”, – ди колхозда күп еллар ясалма аталандыру белән шөгыльләнгән Мансур абый.

Галимҗановларда вакытта бер шатлыклы хәбәрләре белән дә уртаклашырга туры килде. Олы уллары: “Сыер бозаулый”, – дип әти-әнисенә күңелле яңалык җиткерде.

– Кичә берәү бозаулаган иде. Менә бүген тагын бер куаныч. 24 сыердан елына 30-33ләп бозау була, – ди Мансур абый.

Киләчәккә планнарын да сорадым тырыш гаиләдән. “Шушылай барып торсак, булганыннан канәгать. Яшебез дә бара, артык “кыланып” булмый хәзер. Тапкан малның бәрәкәтен күрергә язсын. Балаларыбыз исән-сау булсын”, – диде алар беравыздан.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 942
26 Июль 2018 12:38 833
24 Июль 2018 14:00 798
ӨСКӘ