Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Отышлы уеннар белән мавыгу – психик тайпылыш

16 Январь 2020 1372
Фирдүс Тямаев: “Әлеге чир аркасында өченче дустымны югалттым”

Шушы көннәрдә Фирдүс үзенең инстаграм битендә бик зур проблема күтәрде: “Бу чир бөтен дөньяны яулап алды. 80 процент кеше шуның белән интегә, – дип сөйләде ул. – Ул игромания дип атала. Бүген иртән хәбәр килде: өченче дустым үз-үзенә кул салган. Икесе шуның аркасында асылынып үлде. Берсе тугызынчы каттан сикергән. Әти-әниләр, сезгә мөрәҗәгать итәм: бүгеннән үк балаларыгызны тикшерегез! Телефон аркылы ставка куялар. Кемдер шул рәвешле футбол уеннары уйный. Банк картасы аша кереп китәләр дә, капкынга килеп эләгүләрен сизми дә калалар. Отышлы уеннар белән мавыгу – наркоманиядән дә куркынычрак. Әти-әниләр, әгәр балагызның бу чир белән авыруын сизсәгез, сүгәргә, кул күтәреп аңлатырга ашыкмагыз. Бары тик җайлап кирәк. Психологларга, мәчтекә алып барыгыз. Ирләре уйнаучылар, аларны ташларга ашыкмагыз. Азартлы уеннар кешене зомбилаштыра. Үтенечем шул: якын кешегезгә бурычка акча бирмәгез. Әти-әнисеннән, хатыныннан сорагыз, чыннан да кирәкме ул аңа? Андыйлар ышандырып сөйли белә, “бар да яхшы” дип алдый. Кеше транска кергән була. Әлеге ситуациядән бер-беребезгә булышсак кына чыга алабыз”.

***
Отышлы уен чиренең төп билгеләре турында, психолог киңәшләрен һәм бу хакта халык фикерен газетабызның яңа, 2 нче саныннан укый аласыз. 
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1644
16 Март 2020 12:44 1589
10 Март 2020 11:23 1580
ӨСКӘ