Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Олы Тигәнәледә канлы фаҗига

13 Октябрь 2017 2731
Хәмер дигәнең адәм баласын юньлегә илтми. Еш кына берәүләрне – гүргә, икенчеләрен төрмәгә кертә ул. Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында булган канлы фаҗига – моның ачык мисалы.
“Развод”ны юу

Анна һәм Ренат Әхмәтҗановлар моннан ике ел элек аерылыша. Соңгы вакытта хатын – Алабугада, ир кеше Олы Тигәнәледә яши. Әмма Алексеевск район судында быел 5 майда гына никахларын рәсми рәвештә юкка чыгара алар. Суд утырышы тәмамлану белән Ренат, әлеге вакыйганы “юу” ниятеннән, шул тирәдә генә эшләүче күршесе Евгений Егоров янына кагыла. Бер яртыны “төпләгәч”, ике дус кич белән Олы Тигәнәледә очрашырга, димәк ки – тагын эчәргә сүз куеша.

Ренат “Монолит” төзелеш оешмасында бетончы булып эшли. 40 яшьлек буйдак ир Олы Тигәнәледә бер бүлмәле фатирда ялгызы яши. Туган-тумачага бик бай үзе. Аларның күпчелеге Олы Тигәнәледә, күпфатирлы йортларда яши. Ренат Әхмәтҗановның төрмәдә утырган чаклары да шактый булган. Соңгы хөкемен кеше үтергән өчен үтәп, 2013 елда гына иреккә чыккан ул.

Аннан төгәл ун яшькә яшьрәк Евгений Егоров та ул яктан гөнаһсыз түгел. Алексеевск бистәсендә әнисе һәм үги ата тәрбиясендә үсә ул. Аграр көллиятне тәмамлап, механизатор белгечлеге ала. Ләкин яшь чагында рәтләп эшләмичә, урлап яшәүне кулай күрә. Тотылгач, амнистиягә эләгеп котыла, икенчесендә төсле металл чәлдергән өчен ике еллык шартлы хөкем ала, ә өченчесендә ике елга утыртып куела. Колониягә 19 яшендә озатыла. Никахсыз хатыныннан туган малаена өч ай була ул чакта. Иреккә чыккач, алар белән араны өзә. Үзеннән алты яшькә өлкәнрәк, балалы бер хатын белән язылыша, уртак малайлары тугач, 2016 елда ана капиталына Олы Тигәнәледә ике бүлмәле фатир алып, теге йортларның берсенә, Ренат Әхмәтҗанов күршесенә килеп урнаша. Соңгы вакытта район үзәгендәге шәхси оешмада йөкче булып эшли.

Мәҗлес дәвам итә

5 май көнне Ренат Евгенийның фатирына хуҗа кайтып җиткәнче үк килеп керә. Шуңа күрә алып кергән бер шешә аракысын хуҗабикә Алинә һәм аның күрше авылдан кунакка килгән әнисе Зоя түти белән уртаклашырга туры килә. Хатын-кызларны калдырып урамга чыккач, сеңлесенең ире Игорьны очрата Ренат. Салмыш ирләр, озын-озакка сузмыйча, янәшәдәге “Арыш мае” кибетенә юнәлә. Шунда ук Алинә дә килеп керә, тиздән Евгений да пәйда була.

Ренат ике шешә аракы, литр ярым сыра ала. Евгенийның кесәсендә тагын бер “Усадская” була. Шулай итеп, болай да кызмача ирләр алдында өч шешәне бушату “бурычы” куела.

Егоровлар кухнясындагы мәҗлестә аналы-кызлы хатыннар катнашмый. Гадәттәгечә, беренче мәлдә тыныч була, әмма тора-бара исереклек үзен сиздерә башлый. Мондый чакта низаг чыгу өчен күп кирәкми бит ул...

Бәрелешкә этәргеч биргән сәбәпне ачыклау өчен үткәнгә күз салыйк. Ерак 1999 елда Егоровның әнисе һәм үги әтисе ятим бер кызны тәрбиягә ала. Әмма үксез бала асрасаң, авыз-борының кан булыр дигәндәй, Даша проблемалы кыз булып җитлегә. Мәсәлән, быел апрель аенда өйдәге ноутбукны ломбардка тапшырып, үзенә акча эшли. Юньле кеше өйдәге әйберне урлап сатмый бит инде! Документлары буенча абыйлы-сеңелле исәпләнүче яшьләр арасында шул уңайдан бик каты ызгыш була һәм үги кыз, көчләде дип, Евгений өстеннән полициягә гариза язып бирә. Егоров исә гаебен танымый. Көчләү очрагы булу-булмауны алар үзләре генә белә анысы... Әмма эш зурга китәргә өлгерми, чөнки кыз, абыйсыннан үч алырга уйлап нахак бәла яктым дип белдереп, гаризасын кире ала.

Авыл җирендә әлеге гариза турында хагы да, гайбәте дә таралмый калмый. Сыйланып утырганда Ренат Әхмәтҗановның да теленнән төшми бу. Тәҗрибәле төрмәче буларак, ул “көчләү” буенча хөкем ителгәннәрнең колониядә “петух” дип йөртелүләрен, аларның иң түбән затлардан саналуын яхшы белә, Егоровның да “петух”ка әйләнү ихтималы булуын бертуктаусыз искәртә, сүз белән төрттерү генә түгел, аңа кулы белән дә кагылгалап ала. Әлбәттә, Евгений боларны кимсетү дип кабул итә. Кыскасы, бәрелеш кабынып китү өчен шартлар туа...
Фаҗига

Гаепләнүче һәм шаһитларның әйтүенә караганда, беренче булып Ренат кызып китә. Башта ул башы белән Егоровның маңгаена орып ала, аннан соң, арага керергә маташучы Игорьның ике каш арасына шундый ук ысул белән тондыра. Яңа гына утырып кайткан Игорь, бәладән баш-аяк дип, тиз генә чыгып тая. Ә калган икесе мөнәсәбәтләрне подъезд баскычында ачыкларга була. Чөнки өйдәге хатын-кызлар чыгып китәргә кушып тавыш куптара. Ике бүлмәле фатирда ике яшьлек бала да бар бит әле!

Фатирдан чыгу белән, бер сугуда Әхмәтҗановның ике тешен коеп төшерә Егоров. Анысы подъездны гына түгел, фатирга кире кереп, бөтен идәнне канга буяп бетерә. Егоров әлеге вакыйганы кара-каршы сугышу итеп күрсәтергә тырыша. Әмма соңрак үткәрелгән экспертиза әлеге алышта күзгә ташланырдай тән җәрәхәтләре тапмый. Гомумән, ике теш сынуга китергән бәрелештән соң телгә алырлык сугышу булмый анда. Күрәсең, Әхмәтҗановның әлеге шау-шуны ишетеп алган күпсанлы ир һәм кыз туганнары моңа ирек бирмәгән.

Әлбәттә, исерекләрнең бер-берсенә янап-куркытып сүгенүләре туктамый. Төрмә сәндерәләрендә озак аунаган Әхмәтҗанов икенче көнне үк Егоровны “акылга утыртырга вәгъдә бирә”. Әлеге ике ир-ат кына түгел, хатын-кызлар да әрләшә әле биредә.

Төнгә каршы, Ренатка агайне тиешле Динар исемле ир-ат, ишек төбендә шаулашучы төркемне тараткандай итә. Егоров белән Алинә дә өйләренә юнәлә. Ләкин тынычлык озакка сузылмый. Ишектән кулына зур пычак тоткан Егоров атылып чыга һәм йөгереп килеп, Әхмәтҗановның күкрәгенә чәнчи дә читкә чаба. Ренат кадалып калган пычакны үзе тартып чыгарып җиргә егыла һәм шунда ук соңгы сулышын ала...

Ул арада фаҗига урынында аңгырайган Егоров яңадан пәйда була, җирдә яткан пычакны эләктереп тагын юкка чыга. Ике көн яшеренеп йөргәч, полициягә үзе бирелә ул. Җинаять коралын Тигәнә елгасыннан магнитлы эзләгеч ярдәмендә эзләп табалар.


Соңгы сүз

Тикшерү комитетының Чистай районара бүлегеннән тикшерүче-криминалист Әнвәр Йосыпов Егоровның гамәлләренә, әлбәттә, аңлы рәвештә кеше үтерү дигән бәя бирә. Гаепләнүче үзе дә өеннән пычак алып, Әхмәтҗановны үтерү нияте белән чыгуын һәм максатына ирешүен раслап сөйли.

30 яшьлек Евгений Егоровны кырыс җәза көтә. Хәзергә хөкем булганны көтеп Чистай төрмәсендә утыра ул.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ