Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әнвәр Нургалиев: “Мыскыл ителгән вакытлар да булды”

10 Май 2018 1913
Соңгы вакытта социаль челтәрдә утыручы “иптәшләр” популяр җырчы Әнвәр Нургалиевны да сүккәннәр, оятсызлар. Халыкка ярап бетеп була димени?! Бу хәлләрне ишеткәч, тамагымнан аш үтмәде. Җырчының үзенә шалтыраттым. Аның Башкортстанның Миякә районындагы концертын тәмамлап чыккан мәле иде.
– Әнвәр, “Инстаграм”да сине сүккәннәр икән?..

– Тәнкыйть булырга тиеш, әмма ул дөрес, тәрбияли торган булсын иде. Кешене пычракка батыра торган түгел.

– Сине пычракка батырдылармы?

– Бөтенесен сөйләп тормыйм инде... “Әнвәр фонограммага җырлый икән, моңы да, тавышы да юк. Бер бардым, бүтән бармыйм”, – шундый сүзләр язганнар. Боларны, гадәттә, хатын-кыз яза. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Белмичә, кеше турында фикер тудырырга да ярамый. Узган ел концертымда ике-өч фонограмма булды. Быел андый нәрсә юк. Башкортстанда биш-алты җирдә икешәр концерт бирдек. Тавыш арыган вакытлар да була бит.

– Тавышыңны саклый алырсыңмы соң? Бүген генә түгел, киләчәк тә бар бит әле.

– Шөкер, тавыш операторым яхшы. Әлегә шулай барса, әйбәт.

– Тамагыңны тикшерә торган таныш табибларың бармы?

– Үземнең лор-табибым бар. Уфага кайтуга аңа күренәм. Тамагымдагы җепселләр шешкән була, дарулар кабул итәм. Җырлаганда бит кычкырып җырларга туры килә.

– Концерттан соң нәрсәләр эчәсең?

– Җылы сөт, чәй. Тавыш өчен иң әйбәте – җылы су.

– Җырчылар концерт барышында коньяк эчеп куя. Син бу хәлгә ничек карыйсың?

– Коньякны иң ахыр чиктә генә эчәргә була. Кайнар чәйгә салып, әз генә. Шаляпиннар да кулланган аны. Әмма бу вакытлыча гына күренеш, тавыш барыбер арый.

– Бер фотода син хастаханәдә, табиблар арасында...

– Салкын тиде. Грипп, температура, кан басымы төшкәч, әзрәк система алдым. Алты-җиде концертта авырган килеш чыгыш ясадым.

– Грипп белән җырлау куркыныч түгелме?

– Яки тавышсыз, яки колаксыз каласың. Грипп ул бик куркыныч әйбер. Мине Аллаһы Тәгалә саклады.
– Әнвәр, үзеңнең кешене тиргәгәнең бармы?

– Бар. Төркемдәгеләрнең дә гел башыннан гына сыйпап торып булмый. Кирәк икән, тиргәп тә алам. Әмма сәбәпсез, тиктомалдан түгел: соңга калсалар, үз эшләрен дөрес башкармасалар, алып баручы дөрес игълан итмәсә, утны дөрес куймасалар...

– Йолдыз чире башланмадымы әле синдә? Аны бит үзең дә сизмәскә мөмкинсең?

– Инде 50нче яшьне куам. Сәхнәгә бүген генә чыкмадым. Елыйсы килгән, югалып калган, мыскыл ителгән вакытлар да булды, сүз дә юк.

– Ничек мыскыл иттеләр?

– “Син бит академия бетердең, нигә концертларыңа кеше йөрми?” – дип тә әйткәннәре булды. Йолдыз чире – ул тар карашлы кешенең эше. Гомернең үз мизгелләре бар: яздан соң җәе, җәйдән соң көзе җитә. Аякны күтәрсәң дә, барыбер җиргә төшерергә кирәк. Андый кешеләрне күргәнем бар, сөйләшүләре үк икенче, аларга аптырамыйм.
– Башкортстанда хәзер төндер инде. Йокларга ятар алдыннан теләкләр телисеңме?

– Һәрвакыт. Әти-әниемә, гаиләмә, балаларыма, үземә, дусларыма, туганнарыма иң изге теләкләр телим. Шуннан соң юлдан чыккан кешеләрне Аллаһы Тәгалә урынына утыртсын, ялгышканнарын дөрес юлга бастырсын дип телим.

Р.S. Әнвәр Нургалиев концертын караган бер тамашачы “Инстаграм”га: “Тамашачыга якын дустыгызга мөрәҗәгать иткән кебек эндәшәсез, чын күңелдән сөйлисез, гади булып калыгыз һәм кыланмагыз”, – дип язган. Бу сүзләрдән әйбәт тавышлы, әмма халык җыя алмый торган җырчылар гыйбрәт алсын иде. Игътибар иткәнем бар: күкрәп чыккан тавышлы бер җырчы үзен бик тәкәббер тотканга елына көчкә бер концерт куя...
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1238
ӨСКӘ