Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әнвәр Нургалиев: “Автовокзалда йоклаган вакытлар да булды”

5 Декабрь 2017 1504
Авырлык килсә, күбебез сихерче-күрәзәчеләргә чыгып йөгерәбез. Әнвәр Нургалиев исә мәчет ишеген ача, Аллаһы Тәгаләдән сорый. Уфада Тукай урамында урнашкан борынгы мәчет күңеленә хуш килә аның. Мәчеттә уйланып утырырга да ярата ул. Концертлары алдыннан хәер дә бирә.
– Әнвәр, хатының Ирина исемле. Русмы әллә?

– Татар. Безнең якларда элек Ирина, Лена, Света исемнәре популяр булган. Әнисе башкорт аның, әтисе татар.

– 1994 елда танышкансыз. Биш ел йөргәнсез. Күп йөрүнең файдасы бармы?

– Бардыр, әмма биш елдан да артык йөрергә кирәкми, артыгы китә. Безнең заманда “гражданский брак” юк иде. Бер-береңне беләсең, сыныйсың, аңлыйсың. Ул вакытта торырга урыным юк иде, өйләнүне шуңа да ашыктырмаганбыздыр. Ул да, мин дә укый идек. Башта фатир “снимать” итеп тордык, аннары тулай торак алдык. Кашыктан башладык. “Ышанычлы кеше” җыры шул турыда.

– Сине бик нык ханымнар ярата, карчыгың көнләшмиме?

– Ханымнар бит мине ир-ат итеп кенә яратмый, алар мине җырчы буларак ярата.

– Төрлесе буладыр инде...

– Миңа очраганы юк. Хатыныма гашыйкмын. Аның кебек хатынны бүтән таба алмаячакмын. Курсташым Альберт: “Әнвәр, сыра кружкасын сыра заводына алмаштырма”, – дия иде.

– Төн үткәрергә генә чакырган хатыннар булгандыр инде ул, Әнвәр Нургалиев?

– Алла сакласын!

– Ләйлә Дәүләтова: “Ирләрнең 90%ының сөяркәсе бар!” – дип әйткән иде.

– Белмим. Әйтә алмыйм. Әтием белән әнием әле дә бер-берсеннән аерылмыйлар, җитәкләшеп йөриләр. Алардагы кебек мәхәббәт... Һәм алар миңа үрнәк булып тора...

– Хатының сәүдә институтын тәмамлаган. Уфада пекарнясы бар икән. Бизнесмен ханым акчаны синнән күбрәк эшлиме, бу сиңа уңайсызлык тудырмыймы?

– Дөресен әйткәндә, күпме эшлисең, дип сораганым да юк. “Эшең ничек бара, авырлыклар юкмы?” – дип кенә сорашам.
Әнвәр Нургалиев 2000 елдан бирле сәхнәдә. “Ихлас” төркемендә җырлаган. Өч ел элек “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган. Төркемендәге егет-кызлар: “Әйдә Казанга!” – дигәннәр. Әмма ул җаваплылык тоеп Казанга килергә курыккан. Узган ел Мәскәүдәге концертында аншлаг булгач, быел Казанга килергә дә җөрьәт иткән. Татарстанда яздан бирле концертлар куеп йөри.

– Бүген иртән Уфада идең, хәзер Казанда. Кичкә тагын Уфага кайтып китәсең. Иртәгә – Мәскәү. Вәт тормыш синең!

– Холкым белән тик кенә, өйдә телевизор карап утыра торган кеше түгелмен. Карасам, яңалыклар, тарихи тапшырулар гына карыйм. Югалып калмас өчен йөрергә, эшләргә кирәк. Әйе, режим юк. Бүген иртәнге 3тә тордым. Бу тормышка өйрәндем. Берзаман бизнеска киткән идем. Өч ел элек ныклап яңадан җырга тотындым.

– Бизнесыңны ник яптың?

– Үземнең бәләкәй генә төзелеш оешмам бар иде. Төзелеш – бик җаваплы эш. Студент чакта ук балта остасы идем. Үзем җиһазлар ясадым. Өйләнгәч, бүлмәдәге бөтен җиһазны үзем ясадым. Миңа төзүче һөнәре бик ошый. Сәхнәдән китәрмен дип уйлаган идем. Аннары җыр киредән үзенә сөйрәп алды. Сәхнәдән башка торып булмый икән.

– Син бит һөнәрең буенча юрист та...

– Әйе. Ул диплом тузан җыеп өйдә ята. Аның буенча эшләмәдем. Эшләргә уйлаганда да белемне яңартырга кирәк булыр иде...

Башкортстанның Әлшәй районы Әүрүз-Тамак авылыннан ул. 1960 елга хәтле авыллары зур булган. Җилле көнне янгын чыгып, авыл янган. Соңыннан тау итәгендә утырган сала тагын яшәп киткән. Авылда эш булмаганлыктан, кешеләр китеп беткән. Бүген 17-19 йорт анда. Газ, су, юл кергән, мәктәп кенә юк.

– Авылыгызда мәктәп булмагач, кайда укыдың?

– 7 сыйныфка хәтле күрше авылда, рус мәктәбендә укыдым. 7 сыйныфтан соң Түбән Әүрүз авылына – татар мәктәбенә күчтем.

– Олы апаң авылда яши икән...

– Гомере буе сыер сауды Лилия апам. 1961 елгы ул. Хәзер авылда ферма бетте. Үз йортларында шөгыльләнәләр, әни белән әтине карыйлар. Әтием Мәрвәргә – 79, әнием Нәмисәгә 78 тула. Икенче апам – тегүче, бүгенге көндә сәүдә өлкәсендә эшли. Ике абыем да машина йөртүчеләр.
– Әниең җырлый, әтиең гармунда уйный. Җырга-моңга сәләт алардан күчкәндер?

– Бәлки... Әтинең бертуган абыйсы Вәли дә бик дәртле гармунчы булган. Бик матур киенергә яраткан. 1963 елгы Флүр абыем гитара, баянда уйный. Якын-тирәдә аннан башка туй-мәҗлес үтми иде.

– Төпчек булгач, бик иркәләделәрме?

– Бәлки... Гел елмаеп йөрим. Кешегә яхшылык эшләргә, куандырырга тырышам. Бер яхшылык эшләсәң, күңелгә рәхәт, дәрт аласың. Мәктәптә үк җырлап йөрдем, октябрь, революция турында. Шатуновның җырларын җырлый идем. Бәләкәйдән җырчы булырга хыялландым. Уфа сәнгать училищесына кереп бер ел укыгач кына, болай гына җырчы булып булмаганын аңладым. Башта Рөстәм Асаев белән бергә опера классында укыдым. 3 курста камера бүлегенә күчтем. Операда үземне күз алдына китермәдем. Җыр өлкәсенә дә авыр килдем.

Әнвәр ачу сакларга тырышмый. Үч алуны яратмый. Тормышта юньсез бәндәләр очраса: “Ул кешене дөрес юлга бастыр!” – дип Аллаһы Тәгаләдән сорый. Кайберәүләр кебек: “Чәчрәп катсаң ярар иде!” – дими. Гөнаһ җыясы да килми, гомумән, андый сүзләрне яратмый.

– Язмыш сине рәнҗетмәдеме?

– Әлхәмделиллаһи шөкер, әти-әнием, абый-апаларым, дусларым, тамашачым бар. Авыр чаклар булды, без бит бай гаиләдә үсмәдек. Безне кулдан җитәкләп әниләр укырга алып бармады. Автовокзалда да йоклаган вакытлар булды.

– Бурычларың бармы?

– Матди бурычым юк. Әти-әни, балалар, гаиләм алдында бар, җаваплылык тоям. Әти-әнине карарга кирәк. Йортларын карап бирдем. Җылы суы кергән, газ бар. Кәҗә, тавык, каз асрыйлар... Бурычка акча алырга яратмыйм.

– Ришат Төхфәтуллин: “Банкет-мунчаларада җырлап йөрү артистның дәрәҗәсен төшерә”, – ди.

– Бәлки төшерәдер дә. Бәлки Ришат йөрмидер, концертлары күптер. Мин вакыт булганда барам. Мунчага җырларга чакырулары турында беренче мәртәбә ишетәм. Дуслар белән җыелышып мунчага йөрибез анысы. Үз йортларында торучы дусларым чакыра. Үзем фатирда яшәгәч, авылда да керәм.

– Балага аны нәрсә борчыганын, ни уйлаганын әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк, диләр.

– Кызым белән сөйләшәм, улым мөстәкыйль. Алар белән һәрвакыт әниләре янәшәдә. Заман икенче, безне тәрбияләгән кебек эш итеп булмый.

                   кызы бн.jpg
                                                                (Кызы Элина белән)

Әнвәрнең улы Рафаэль 11 сыйныфта укый, спорт белән шөгыльләнә. Элина 6 сыйнфта укый. Бии, концертларда чыгыш ясый. Кызы яшь ярымлык чакта сул кулын үтүккә пешерә. Хатыны Әнвәрне концертка әзерли, үтүкне кырыйга куйган була. Кызлары үтүккә барып ябыша. Алты тапкыр наркоз ала. Кулында эзләр калган, пластик операцияне соңрак ясарга планлаштыралар... “Балаларым бик ипле. Әниләре әйбәт тәрбия бирде”, – дип горурлана аталары.

                               улы бн.jpg
                                                                  (Улы Рафаэль белән)

– Әнвәр, җырлап йөреп кенә акча эшләп буламы?

– 100 сум эшләсәң, 70е киредән концерт эшенә кереп китә аның. Сәхнәдә син тамашачы өчен эталон булырга тиешсең. Затлы җырлар, матур сәхнә, кием, кеше сиңа карап соклансын!

– Җырчы сәхнәгә корсак белән чыгарга тиеш түгел, син тазара торган бәндәме?

– Әти, абыемнар таза. Әнием бәләкәй генә нечкә. Гомумән, без эре сөяклеләр. Үзеңне тотарга кирәк. Кичтән ашарга тырышмыйм. Сәхнә матурлыкны ярата.

– “Пирамида”да сап-сары костюм-чалбардан идең.

– Сары төсне электән яратам. Хатыным, кызым белән сайлыйбыз.

– Әнвәр, артист хатыны булу авыр бит. Хатыныңа ни дисең?

– Бәлки авырдыр. Безнең белән булганы, мине, баларны караганы өчен сөйгәнемә рәхмәт әйтәм. Кешенең гаиләсе булырга тиеш. Барыгызга да гаилә бәхете, исәнлек-иминлек телим!
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ