Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нурзадә: “Зиратка керерлек түгел”

27 Июль 2017 1657
Күптән түгел җырчы Нурзадә туган авылына кайтып, зиратка барган. Зират юлы шулкадәр начар икән. Үзенең “инстаграм” битендә җырчы бик ачынып, түбәндәге сүзләрне язган:
“Арча районы, Шура авылы зираты бу. Асфальт зират янына килеп җиткәч бетә. Аннан соң менә шундый юл башлана. Зур йөк машиналары гына үтә ала моннан. Ә зиратка ничек керергә? Мәетне алып килүчеләр нишләргә тиеш? Уң яктагы агачлар күренеп торган җир – зират ул. Мөгаен, юл салучылар бу дөньяга мәңгелеккә килдек дип уйлыйдыр. Яисә, үзләрен алып килмәсеннәр өчен салып бетермәгәндер. Аның әле икенче ягында да шул ук хәл. Җәй көне дә кереп булмый, яз-көзне әйтәсе дә юк. Мин бу фотоны асфальт юлда басып торып төшердем. Таш та, асфальт та җитми калган. Нәкъ менә шунда килеп җиткәч бетүен кара әле син аның! Бу мыскыл итү түгелме соң? Кыскасы, мин аңламадым моны. Быел гына түгел, әллә ничә елдан бирле шулай инде. Әни исән чагында, аяклары авырткач, без каберне җыештырып чыкканчы машинада калып, догалар укып утыра иде. Күз алдына китерегез, кешене соңгы юлга озатырга, кабер казырга, мәетне күтәреп алып керергә кирәк. Бөтенебез дә барачакбыз шунда. Янына кадәр асфальт салынган, 300 метрга җитмәгәнмени?”

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ