Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Нурия чишмәсе"нә көненә 400ләп кеше су алырга туктый"

26 Июль 2017 610
Теләче аша каядыр юл тотучылар анда туктап, су эчмичә китмидер. Самавыр формасында ясалган әлеге чишмә яны беркайчан буш тормый. Сүзебез “Нурия чишмәсе” һәм аның барлыкка килүенә сәбәпче, танылган эшмәкәр Рифкать абый Шәфыйков турында.
Рифкать Зыятдин улына бүген 70 яшь. Ул Саба районы Олы Кибәче авылында дөньяга килә. Электрик та, бригадир да, колхоз рәисе булып та эшләргә туры килә аңа. Бүген ул пенсиядә. Инде 11 ел Теләчедә яши икән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

– 21 ел элек кечкенә генә кибет ачып җибәргән идем, – дип сүз башлады Рифкать абый. – Шуннан башланып китте инде... Аннары кафе, алга таба аның янында кунакханә, күл, кунак йорты, зоопарк, музей булдырдык. Юл кырыенда булгач, узып баручылар безгә тукланырга керә. Араларында намаз укучылар да бар. Алар өчен намаз йорты да ясап куйдык. Алар анда кереп, иркенләп намаз укып чыга алалар. Хәзерге көндә аның Саба районы Олы Кибәче авылында икмәк пешерү цехы, Теләчедә ике кафесы һәм кибетләре бар.

Мин дә булдым әлеге комплекста. Күл буенда йөзеп йөргән аккошларга, җил тегермәненә, тавис кошларына исем китеп йөрдем. Ә менә чит ил кунакларының игътибарын шалаш эчендә утырып торган Ленин җәлеп иткән икән. Музейдагы экспонатлар турында патефон моңы астында Рифкать абый озаклап сөйли ала.

                      AjPPvjM0ilw.jpg

– Мин боларның барысын да матурлык һәм күңел тынычлыгы өчен эшлим, – ди ул. – Музейны булдырганда, эзләнә торгач, нинди генә көнкүреш җиһазы тапмадык! Алар буенча район тарихын өйрәнергә була. Ә зоопаркка килгәндә, тәвә һәм аккошларны – Кырымнан, ә каракошларны Мәскәүдән алып кайттык. Кайда нәрсә күрәм – барысын да үзебездә булдырырга тырышам. Күлемдә 4-5 тонна балык кына бар.
Рифкать абый хәйриячелек белән дә шөгыльләнә икән. Балалар йортыннан сабыйларны чәй табыны әзерләп кабул итә, ифтар мәҗлесләре уздыра. Тагын бер игелекле хезмәте – чишмәләр торгыза, яңарта.
– Дүрт чишмәне төзекләндердем, – дип дәвам итә танышым. – Халык барысыннан да файдалана. “Нурия чишмәсе”нә көненә 400ләп кеше су алырга туктый. Аның суы тау башында үскән каеннардан ага, шуңа күрә саф, тәмле. Бу чишмәгә икенче апамның исемен бирдем. Таудан суны төшереп, самавыр ясатып куйдым. Менә, Алла бирса, быел тимер рәшәткә белән әйләндереп алырга уйлап торам.

                                mLq91AsFw4E.jpg

– Ул чишмәгә тиен акча да атып китәләр...

– Әйе, чишмәгә баргач, теләк телиләр дә шунда хәер ташлыйлар. Кичкә берәр уч акча җыела. Көн саен бер исерек җыеп алып китә шуны. Башка авылларга баргач карап йөрим, хәер өчен тартма куелган. Без дә куйыйк дигән идем: “Кирәк түгел, әти! Акча җыяр өчен чишмә төзекләндерә дип әйтерләр”, – дип балалар каршы төште.

Рифкать абыйның туган ягы – Олы Кибәче авылына юл тоттык. Барышлый туктап, Җәнәй авылы тарихын да сөйләп алды героем. Әлеге авылда ике гектар җир алып, аны куаклардан чистартып, тау башына айлы манара ясатып куйган ул. Авылда мәчет юк, шуңа күрә ел буе көн саен бөтен авылга азан әйттергән.
Олы Кибәчегә кергәндә затлы итеп ясалган басу капкасына күзем төште.

– Төнлә әллә кайдан күренеп, янып тора, – дип уйларымны укыды әңгәмәдәшем. – Туган авылым матур булсын өчен тырышам. Без 7 бала идек, хәзерге көндә 5 туган калдык – икебез вафат. Дүртесе шушы авылда яши, мин Теләчегә күчсәм дә, авылымны онытмыйм, көнгә дүртәр тапкыр кайтып киләм...
170 хуҗалыклы Олы Кибәче авылы уртасында ике мәчет, зур йортлар, икмәк пешерү цехы бар. Мине иң кызыксындырганы – авыл уртасындагы җиде улаклы чишмә булды.

– Бу – бик бай тарихлы чишмә, – дип сөйләп китте Рифкать абый. – Элек калын урман була монда. Иван Грозный чукындырган чорда Албай дигән авылдан 6 гаилә качып чыгалар. Шушы урында землянка казып яши башлыйлар. Без кечкенә чакта әлеге җирдә чишмә агып утыра иде. Ләкин авылыбызның бер начар ягы бар – дуңгыз фермасы тоталар. Бөтен чишмәне казып, тоташтырып, суын шул фермага җибәрделәр. Бернинди су калмады. Еллар тынычлана башлагач, эшкә керештем. Бер ел буе казыдык. Чүпләрен түгеп, актарып, 7 улаклы чишмә ясадык. Без – җиде туган, җиде улаклы чишмә! Мин аны “Зөлхиҗҗә чишмәләре” дип атадым.

                                   r3JxNArRAtA.jpg

Биредә шундый ышану яши икән: авылга кунакка килгән яшь кыз “Зөлхиҗҗә чишмәләре”ннән су эчсә, бу авылда килен булып кала ди. Олы Кибәчедә бер генә түгел, ике чишмә. Авыл читендәге Зыятдин чишмәсен (әтисе исеменә) Рифкать абый авыл эченә төшергән. “Шәһәргә китүчеләргә җайлы булсын дип шулай эшләдем”, – ди ул. Тагын Әбде белән Кибәче авыллары арасында 5 ел элек апасы истәлегенә Гыйлембану чишмәсен ясаган ул.

Рифкать абый бик бәхетле кеше. Хатыны Гөлнур апага – ышанычлы ир, 4 баласына (2 кыз, 2 малай) – әти, оныклары һәм оныкчыгына – кадерле бабай ул. Үз халкына хезмәт итүче мондый уллары булганда, авыл яши әле.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ