Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нигә гомер тиз уза яки алма бакчасы

30 Октябрь 2018 363
Заманында авылыбыз артында, хәзер КАМАЗ юлы уза торган урындарак зур гына мәйданны биләп торган алма һәм карлыган бакчасы бар иде. Колхозның куанычы, горурлыгы һәм мактанычы булган шушы матур бакчада алма, чия, кара карлыган үстерделәр. Алар пешә, өлгерә башлагач, бу нигъмәтләрдән беренче булып без – Тукай очы малайлары авыз итә.
... Адәм баласының үз гомерендә бер генә тапкыр булып ала торган балачак иле, балачак чоры! Нишләп шулай күктә атылган йолдыз кебек уза да китә икән соң ул? Кодрәтеңнән килсен иде дә, кайтып кил идең шул балачак иленең бер генә көненә, һичьюгында бер генә сәгатенә. Нишлисең, Ходай Тәгаләбез адәм балаларына андый мөмкинлек бирмәгән. Ул алмаларның тәме әле дә авыз кырында эленеп тора кебек.
Шунысы үкенечле, вакыты-вакыты белән йөрәкләрне телеп ала: алма бакчасына һөҗүм иткән иптәш малайларның дүртесе дә исән түгел инде. Кайберләре авырып, кайсылары юл фаҗигасенә очрап, вакытсыз, бик яшьли гүр иясе булдылар. Бакчаның гомере дә яшьтәшләремнеке кебек кыска булып чыкты. Колхозга яңа килгән рәис нигәдер дан тоткан бакчага игътибарын киметте, нәтиҗәдә, колхоз кассасына саллы гына акча кертүче бу тармак әһәмиятен югалтты, берникадәр вакыттан соң бөтенләй кирәкмәскә әйләнде. Хәзер анда көтү көтәләр...

Хатларны тулысынча "Акчарлак" газетасының 43нче санынаннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1674
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ