Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нигә елыйсың, йөрәк?

30 Август 2018 1566
ХИКӘЯ
   – Кызым, тагын бер яхшылап уйла әле! Күңелем бер дә тыныч түгел, ошамый миңа синең бу егетең. Камил белән нигә ташлаштыгыз соң? Бик пар килгән идегез бит! Сөенеп туя алмый йөргәндә, арагыз бозылды да куйды. Нәрсәләр генә булды соң? Шушы мөртәт шәһәр урысы гына аерды сезне, башка беркем дә түгел. Безнең яннан узып киткәндә, Камил балакаем әле дә каерылып-каерылып карый, син күренмәс микән, ди инде ул. Каян килеп чыкты бу Шаша дигәннәре?!

   – Шаша түгел, әни, Саша! – дип көлә бәхетеннән балкыган кыз. – Әни, рус түгел ул, аның чын исеме – Самат. Ә дуслары аны Саша дип йөртәләр. Әни-и-и, ул бик әйбәт кеше, каршы килмә, яме. Ә Камил... Ул – бик юаш егет, әни, үзе кебек бер кызга өйләнер әле. Мин бик усал бит, аңа минем белән кыен булыр иде. Аннан соң, минем авылда каласым килми, әни! Шәһәрдә яшисем килә. Сашаның үз бизнесы бар, “Соңрак әниеңне дә үз яныбызга алырбыз”, – ди. Борчылма, яме, әнием, без бик яхшы яшәрбез, бар да яхшы булыр.

   – Белмим инде, белмим, кызым. Танышуыгызга да бер генә атна бит әле. Аннан соң, күзгә туры карап сөйләшми, гел читкә карый. Андый кеше шома, ялганчы була, яманлык кылмагае дим үзеңә.
Гашыйк кеше колагына яхшы киңәш керәме? Китте Зөһрә...

   Чемоданына иң кирәкле әйберләрен генә салды да бер атна элек кенә танышкан егет белән китте дә барды. Тузан туздырып китеп барган машина артыннан кул болгап калган ананың йөрәге елады. Тиктомалдан түгел бу, сизә ана йөрәге, бәла киләчәк. Әмма ул аны булдырмас өчен берни дә кыла алмый. Чөнки аның баласы гашыйк булган, әгәр дә ул аны хәзер туктата икән, кызы аңа гомере буена үпкәләячәк. Түз, ана, түз! Асия, йөрәген учына кысып, өенә кереп китте.

   Намазлык өстендә күпме утыргандыр, телефон шалтыраганга сискәнеп, айнып китте ул. Кызы икән. “Без килеп җиттек. Әни, Сашаның өе өч катлы икән, шундый матур. Шәһәр читендә, күршеләр дә юк, шулкадәр тыныч монда!” – дип әнисе белән шатлыгын уртаклашты ул.

   Әнисенең йөрәгендә нинди утлар янганын белсә, ул бала шул минутта йөгереп кайтып җитәр иде дә... Бала йөрәге берни сизми шул. Әни белән кыз бер-берсенә матур теләкләр теләп саубуллаштылар.

   Яңа көн туды. Көн артыннан көн узып, кызыннан гел яхшы хәбәрләр генә алган Асиянең дә күңеле тынычланды. “Ана йөрәге дә ялгыша икән бит!” – дип кызы өчен сөенеп бетә алмады. Шулай да, кызының язылышмыйча ир белән торуына эче поша иде ананың. Әле ярый никах укытып өлгерделәр, юкса Ходай каршында гөнаһ җыеп ятарлар иде.

   Зөһрәнең дә күңеле күтәренке, бәхеттән башы күкнең җиденче катында. Саша эшкә киткәч өйне тәртипкә салып, ашарга әзерләп көн уздыра. Саша: “Эшкә чыкмыйсың!” – дигәч, ул да үз шартын куйды. “Алайса, өйгә чит кешене кертмисең. Бөтенесен үзем эшлим!” Ике як та бу шартларга риза булып, үзара килештеләр. Бер эшкә дә иренми Зөһрә, авыл кызы бит ул. Тик менә өченче катка куелган ишектәге йозак эчен пошыра. Анда да җыештырыр иде.

   Тиздән бер атна була Саша белән яши башлауларына, әле өченче катны күрә алганы юк. Әйткәч: “Аны эшләп бетермәгән әле”, – дию белән генә чикләнде ире. Гомумән, өченче кат хакында сүз кузгатмаска тырыша ул, алайса ире котыра башлый. Әле беркөнне дә: “Сиңа ике кат җитмиме?!” – дип кул күтәреп маташа иде, Зөһрә чак иелеп калды. Әллә мондый гадәте бар инде?

   Беркөнне Зөһрә сискәнеп уянып китсә, янында ире юк, урыны сап-салкын. Зур өйдә ялгыз калганын аңлап, хатын калтыранып куйды. Саша кайда икән? Ул беренче катны “Саша” дип дәшә-дәшә әйләнеп чыкты, тавыш бирүче булмады. Икенче катка менеп эзләде, анда да юк. Кая китәр бу? Башын күтәреп караган иде, сөенеп китте. Өченче катта икән бит ул! Әнә, ишекнең йозагы ачылган. Ул үзе дә сизмәстән бар көченә: “Саша, син андамы?” – дип кычкырып җибәрде. Шул минутта ук ачулы йөзле Саша килеп чыкты. Ул бик каушаган һәм ярсыган иде. “Нәрсә кирәк сиңа? Шымчылап йөрисеңме? Нәрсәгә минем арттан тикшерәсең?” – дип ярсып кычкыра-кычкыра, калтыраган куллары белән ишекне бикли башлады. Куркынган хатын аска томырылды.

   Хатынының курыккан кыяфәттә дер-дер килеп утырганын күргәч, Саша йомшарды, янына килеп утырып, Зөһрәнең чәченнән сыйпады. Бераз дәшми утырганнан соң, аны куенына алып назлагандай итте. Хатыны тынычланган кебек булгач, аңа туры карап:

   – Өченче катка сине нигә керт­мә­гән­не беләсең киләме? – дип сорады.

   Иренә сүз дәшәргә курыккан хатын, ризалашып, башын селекте.

   – Ярый алайса, тыңла, сөйлим. Тик син миңа сүз бирергә тиешсең, мин сөйләгәннәрне беркем дә белергә тиеш түгел! Аңладыңмы? Монда сүз кеше гомере хакында бара. Әгәр дә син миңа каршы барып, бу хакта берәрсенә әйтәсең икән, аның гына түгел, синең дә баш... кых! Кыскасы, аңладың бит, әйеме?.. Анда минем бертуган апам ята. Ул – гарип, урыныннан тора, йөри алмый, акылыннан авышкан хатын. Моннан бер ел элек аны ире бик каты кыйнап шул хәлгә китерде. Мин бу хакта белгәч, аны монда урлап алып кайттым. Ире аны әле дә эзли, тапсам үтерәм ди. Аны карау өчен кеше дә яллый алмыйм. Шуңа күрә үзем карыйм. Юләр булса да, ул бит минем апам! Мин аны карарга тиеш. Кызганыч, мин аны яхшы табибларга күрсәтә алмыйм, юкса, аның исән икәнлеген белсә, ире башына җитәчәк.
  
   Зөһрә сулыш та алмый ирен тың­лады. Аның Сашасы шундый олы йөрәкле икән бит! Ә ул әллә ниләр уйлап бетерде! Зөһрә иренә сокланып карап торды. Елый да белә икән аның Сашасы!
Күзләреннән аккан яшен сөртеп өлгерә алмый. Шулай да...

   – Нигә миңа бу хакта әйтми йөрдең, җаным?!

   – Миңа чыгарга ризалык бирмәссең дип уйладым.

   – Җүләр син! Мин үзем карыйм аны моннан соң.

   – Юк, ул инде акылында түгел, теләсә нәрсә сөйләшә, ябышырга да мөмкин. Үзеңне буып үтерсә?

   – Мине? Аягы-кулы сау, үзе сәламәт булган хатынны гарип кеше буып үтерә аламыни? Көлдермә, зинһар, бетте-китте, үзем карыйм!

   Саша озак кына тарткалашты, авырлык белән генә ризалашты, әмма икенче көнне эшкә киткәндә ачкычны калдырмаган булып чыкты. Уйлый, төрлечә фикерли торгач, Зөһрә авыру яткан бүлмәгә балкон аша үтәргә мөмкинлеген ачыклады. Саша кайтуга сюрприз булсын әле! “Молодец, хатын!” – дисен.

   Авыру яткан бүлмә ярымкараңгы иде, Зөһрә күзе ияләшкәнче баскан урыныннан кузгалмады.
  
   – Кем бар анда?

   Зөһрә сискәнеп китте. Авыруның тавышы чиста, матур, бер дә акылсыз кеше тавышына охшамаган иде.

   – Апа, сез курыкмагыз. Мин – Зөһрә, энегез Сашаның хатыны. Мин сезгә ярдәм итәргә килдем.

   – Һе, апа... хатыны... энегез, имеш... Шәп сайраган ул сиңа!

   “Саша дөрес әйткән икән, саташа”, – дип уйлады Зөһрә. Чыгып та китмәде, авыру янына якын килергә дә курыкты. Дөрестән дә, ябышса?

   – Карап торышка сөйкемле күре­нәсең, нигә син монда? Кач син моннан, кач! Менә хәзер үк, бар дим, кач!

    “Истерика!” – дип нәтиҗә ясады Зөһрә, әмма нигәдер бу бүлмәдән чыгып китәргә ашыкмады, бераз ара калдырып тик басып тора бирде. Нидер тота иде аны, әллә кызыксыну, әллә шикләнү, аңлашылмый торган ниндидер бер халәт иде бу. Бик чибәр, ягымлы һәм Сашага тамчы да охшамаган бу хатын белән сөйләшәсе килә иде аның. Ниндидер бер серне ачасы килү теләге дә көчле иде.

    – Кем син? Сине кем бу хәлгә төшерде? Мин сиңа ничек ярдәм итә алам?

    – Мин – аның хатыны... Саша кайтып җиткәнче кач син! Юкса, сине дә минем хәлгә төшерер... Хатын кыйнап ләззәт ала торган кеше ул. Беренче хатынын да кыйнап үтергән булган. Мине үтерергә курыккандыр, үзеннән шикләнерләр дигәндер. Ә болай мине авырып үлгән итеп күрсәтә ала бит. Кеше үтерү берни тормый аңа. Кач син моннан, кач!

    Әлбәттә, Зөһрә аның бер генә сүзенә дә ышанмады. Хәтта кайбер сүзләрен көлкегә алды. Аның Сашасынамы инде кеше үтерү! Әмма, өч ел хастаханәдә эшләгән тәҗрибәле кеше буларак, хатынның үз акылында икәнен аңлады ул. Кыйналуы да чынга охшаган. Әмма калганнарына ышануы мөмкин түгел!

   Зөһрә авыру янына якын килде, одеялын күтәреп хатынның аякларын капшап карады, ул сизмәгәндә генә аягын чеметте. “Ай, авырта!” – дип куйды авыру. “Авыртамы?!” – дип кабат чеметте Зөһрә. “Бик!” – дип пышылдады авыру. “Болай булгач, сине аякка бастырып була әле. Әйдә, мин сиңа массаж ясыйм”, – дип, Зөһрә җиң сызганып эшкә кереште.

   Массаж ясаган арада, Айгөл Зөһрәгә бөтен гомерен сөйләп чыкты. Ышаныргамы бу хатынның сүзләренә? Көнләшеп кенә сөйләнгән буш сүзләр түгелме икән? Аның уйларын укыгандай, авыру хатын Сашага берни сөйләмәскә кушты.

   – Беләм, син минем сүзләремә ышанмыйсың. Көнләшә дип уйлый­сыңдыр. Мин сине гаепләмим, матур сөйләшергә ярата инде ул Саша. Әмма шуны исеңдә тот: мин – аның хатыны, туганы түгел. Бер айдан синең дә күзләрең ачылыр, ул вакытта инде соң булырга мөмкин. Язылышмаган идегезме әле?
  
   – Юк, Сашаның вакыты юк. Мөм­кинлек чыгуга...

   – Мөмкинлек чыгуга кач син моннан! Язылышмаган икән, димәк син аңа кирәк түгел. Бераз уйнар да башыңа җитәр. Мин сине кисәттем, әмма кабатлап әйтәм, минем янда булуың хакында Сашага сиздерми тор, юкса үзеңә бик начар булачак. Аңладыңмы?
Зөһрә башын какты. Нигәдер бу хатынга ышана башлаган иде ул. Әмма бүлмәдә озак торырга ярамый, Саша кайтыр вакыт җитә, ул кабат балкон аша чыгып китте. Менә студент вакыттагы мавыгуларының файдасы! Кирәге чыкмас кебек иде. Аның кыяга менү белән шөгыльләнүләреннән көлүчеләр дә бар иде, әмма ул аларга игътибар итмәде. Дөрес эшләгән икән бит.
  
    Зөһрә Сашага берни әйтмәскә булды. Әмма сак һәм игътибарлы, ерткыч характерлы ир нидер сизде, нидәндер шикләнде. Хатыны үзгәргән, аңа сагаеп караган кебек тоелды. Тиз генә өченче катка да менеп төште. Аннан төшкәч, Зөһрә янына килеп кочаклап алды да колагына:

   – Бүген ниләр эшләдең? – дип пышылдады.

   Зөһрә куырылып килде. Әллә белгәнме? Әллә Айгөл аны сатканмы? Хатын шулай да куркуын сиздермәскә көч табып, иренә елмаеп карады:

   – Көндәлек эшләр инде, ачкыч калдырмагансың бит, апаң янына менә алмадым, – дип җавап бирде.

   – Әйдә, мин дә менәм, астын җыештырып ал әле. Гомердә булмаганны, астына җибәргән, свол...

   Зөһрә сөйләшми генә Айгөл­не юындырды, чәчен үрде, кием­нәрен, урын-җирен алыштырды. Саша аларны керфек тә какмый күзәтеп торды. Айгөл дә берни дәшмәде, ул инде Зөһрәнең Сашага берни әйтмәвен аңлаган иде.

   Зөһрә эшен бетергәч, берни дәшми чыгып китте, аның артыннан ир дә ишекне бикләп чыкты.

   – Моннан соң өч көнгә бер, мин ка­рап торганда, шулай җыештырып алырсың, – диде ул туры карамый гына.

   Шушы минуттан Зөһрәнең иренә булган ышанычы бетте. Менә нинди кеше икән бит ул! Ерткыч, вәхши, хатын газаплап тәм табучы! Моңарчы андый ирләр киноларда гына була дип уйлый иде Зөһрә. Тормышта да була икән бит! “Гаиләдә ир тарафыннан кимсетелеп, кыйналып, изелеп яшәүче хатыннар армиясен тагын бер кешегә арттыруың белән котлыйм сине, Зөһрә!” – дип әрнеде хатын.
  
   Әнисенең шикләре дөрес булып чыкты. Качарга, иртәгә үк качарга моннан! Ә Айгөл? Әйе, Айгөл бар бит әле... Аны монда калдырып булмый. Нишләргә соң?.. Айгөлне аякка бастырырга кирәк! Аннан соң икесе бергә качарлар. Әнисенә дә шалтыратып куярга кирәк, монда килеп йөри күрмәсен тагын. Юкса, “Киләсем, күрәсем килә”, – ди башлаган иде.

   Күпме эзләп тә телефонын таба алмады Зөһрә. Сашаның этлеген, әнисе белән аралашудан да мәхрүм иткәнен аңлады ул. Гаилә тормышының күгендә кара болытлар куера, һәр минутта, һәр секундта уяу булырга кирәк иде. Качар иде Зөһрә, әмма Айгөлне ташлап китәргә намусы кушмый. Үлсәләр дә, калсалар да бергә булырга кирәктер инде. Балкон аша кергән Зөһрәне Айгөл утырып каршы алды. Сөенешеп кочаклаштылар, елаштылар...

   – Кичә син ашарга калдырып чыккач, туйганчы ашадым, хәл керде, аягым да селкенә башлаган кебек. Әллә чынлап та савыгырга өмет бар микән, Зөһрә?

   Авыру өмет тулы күзләрен үзенең коткаручысына төбәде.

   – Савыгасың, аякка бастырам мин сине, әле без синең белән икәү бергә бу тәмугтан котылабыз, Айгөл! – дип сөйләнә-сөйләнә, Зөһрә авыру аякларга массаж ясады, үзенең алдагы көннәренә планнары белән уртаклашты.

   Сашаның аны беркая да чыгармавын, үзе киткәндә ишекне бикләп китүен дә сөйләде. Айгөл өчен бу яңалык түгел, ул үзе дә мондый газаплар аша үткән кеше бит. Ике бәхетсез җан, авыру аякка басуга качарга сүз куештылар.

   Ике атна вакыт үтеп тә китте. Өч көнгә бер Саша белән Зөһрә Айгөл янына менәләр. Күзәтү астында Зөһрә Айгөлне юындыра, чәчен тарап үрә, кашыклап ашата. Алар икесе дә бер-берсен белмәгән, аралашмаган кебек кыланалар, әле көндез генә очрашуларын сиздермиләр, моны чын итеп башкарырга тырышалар. Саша Зөһрәнең балкон аша Айгөл янына кереп йөрүен белсә, икесен дә бикләп куячагын аңлый иде алар.

   Беркөнне Айгөл аягына басты. Әмма ул әле бик хәлсез, аның белән качып ерак китә алмаячаклар иде. Өченче каттан хәлсез хатынны төшерү хакында уйлау да ахмаклык. Бераз сабыр итәргә булдылар...

   Ә беркөнне Саша Зөһрәне бер сәбәпсез, тик торганда эт итеп кыйнап ташлады. Хатын куллары белән башын каплады, әмма Айгөлнең: “Кыйный башласа, эчеңне яшер, бала булмаслык, булса төшерерлек итеп тибәчәк”, – дигән сүзләрен исенә төшереп, аякларын бөгәрләп эчен кап­лады. Хәле беткәнче типкәләгәч, ир хатынын идәннән күтәреп алды. Аның канлы иреннәреннән үпте, колагына назлы сүзләр пышылдады: “Гафу ит, иркәм! Мин алай теләмәгән идем, үзеннән-үзе килеп чыкты. Көнлим мин сине, бик көнлим”.

   Зөһрә күзен ачмады, Сашаның сүзләрен ишетмәмешкә салышты, тәне авыртканга, йөрәге әрнегәнгә чыдый алмый ыңгырашты. Кемнән көнләсен, монда килгәннән бирле ишек төбенә дә чыкканы юк бит Зөһрәнең! Нәфрәте ташыган хатын, Саша пар бокалга эчемлек салып килгәч тә, стенага борылып ятты. Әмма ирдән алай гына котылып булмады, ул:

   – Йә, ярар, кыланып ятма, әйдә, тор! Мин сиңа каты сукмадым, ир кулы тигән җир утта янмый икән, – дип мәҗбүри рәвештә Зөһрәне торгызып утыртты.

   – Ни өчен? – дип ыңгырашты хатын.

   – Яратам мин сине, бик яратам, шуңа көнләшәм дә! Көнләшкән ир нишли, хатын кыйный инде ул. Гафу ит, яме. Ә син нигә шулай эчеңне бик каты саклыйсың? Анда берәр кеше юктыр бит?

    Зөһрә моның кадәр үк оятсызлык, кабахәтлекне көтмәгән иде...

    Димәк, ул аны махсус кыйнаган? Ачуы килеп тә түгел, болай гына! “Син кабахәттән бала табарга язмасын Ходай!” – дип әйтергә теләсә дә, сабыр итеп туктап калды хатын. “Курыкма, анда беркем дә юк”, – дию белән генә чикләнде. Хатынның җавабыннан канәгать калган ир, мәҗбүриләп, нидер салынган эчемлекне Зөһрәгә эчертте дә тыныч йокы теләп каядыр чыгып китте.

    Иртә белән соң гына йокыдан уянган хатын, үзенең богау белән җылылык батареясына бәйләнеп куелганын күреп, акылдан язу дәрәҗәсенә җитте. Кыйналган, бөтен тәне күгәреп чыккан, сызлануга чыдый алмый яткан Зөһрә аңлады: бетте, аларга моннан котылу юк! Богаудан котылырга тырышып азап­ланган хатын, көчен юкка сарыф итүен аңлап, тын гына утырырга булды. Аның бик-бик эчәсе килә иде. Күз алдыннан кино күренешләре үтте... Әгәр дә Саша бүген кайтмаса, Зөһрә дә үз бәвелен эчәр дәрәҗәгә җитәр микән? Йа Хода! Бир син колыңа шундый мөмкинлек, котылсын ул бу газаптан! Икесен дә аралап ал бу ерткыч кулыннан! Ташлама Зөһрә белән Айгөлне! Аңын җуяр дәрәҗәгә җитсә дә, хатын олуг бер Затка ялварудан туктамады. Әллә теләкләре кабул булды, төн уртасы җиткәндә, ишектән Саша кайтып керде. Ул аңлаешсыз сүзләр сөйләнеп хатыны янына килде:

   – Минем матурымны кем болай богаулап куйган? Ай-ай, авыртамы? Хәзер-хәзер, кулларыңны чишәм. Менә шулай, елама, алайса кабат бәйләп куям, – дип сөйләнеп, Зөһрәне диванга китереп салды.

   Хатынының күгәргән тәнен алыптай гәүдәсе белән изде, сытты. Төне буе газаплап чыккач, тәмам хәле бетеп, таң алдыннан гына изрәп йокыга китте.

   Вакытның бер генә минутын да әрәм итәргә ярамый иде. Каян көч алгандыр, хәлсезләнгән булса да, Зөһрә өченче катның ачкычын эзләп табып, Айгөл янына керде.
  
   – Әйдә, качабыз, ул йоклый! – дип Айгөлне уятты.

   Бичара хатын да аягына басты. Әмма каршыларына менеп килүче Сашаны күреп, икесе дә катып калдылар. Ерткыч, тиран ир башта каһкаһә белән: “Браво, үлемгә хөкем ителгәннәр воскресли!” – дип кычкырып кул чапты, аннан соң: “Кая юл тоттыгыз инде? Сер булмаса, әйтегез әле”, – дип көлде.

    – Зөһрә, мин әйткәннәрне яхшылап тыңла, – дип әкрен генә сөйли башлады Айгөл. – Хәзер син кире бүлмәгә кер дә ишекне бикләп куй, аннары тәрәзәдән төшәрсең... Мин монда аны беразга тоткарлап торырмын. Тизрәк бул, зинһар!

   – Ул сине үтерәчәк, мин синнән башка беркая да бармыйм! – дип карышты Зөһрә.

   – Зөһрә, тыңла! Болай беребез булса да исән кала. Кача алсаң полициягә хәбәр ит. Бәлки мине дә коткара алырсыз... Кач дим!
Зөһрә аска карады, анда үзенең җиңелмәслегенә чиксез зур ышану белән Саша басып тора. Ә Айгөл? Аны калдыра алмый бит ул! Шулчак: “Бар инде!” – дип, Айгөл Зөһрәне эчкә кертеп җибәрде. Саша да бас­кычтан күтәрелә башлады. Зөһрә, ишекне бикләп куеп, җәймәләрдән бау үрде. Ишекнең теге ягында нидер дөбердәде, ул арада ишек шакыган тавыш ишетелде.

   Матурым, ач әле, мин сине бик яратам! Әйдә, бу гарипне икәү бергә күмик, безгә бәхетле яшәргә комачаулый ул, – дип сайраган ирне тыңлап бетермәстән, хатын аска төшеп китте.

   “Айгөлнең башына җиткәндер, кабахәт, бүлмә ишеген каерып кергәндер, куып тотса, мине дә үтерәчәк”, – дигән уйлар белән йөгерде дә йөгерде Зөһрә. Менә урман читендә яшәүнең, күршеләр булмауның бәласе! Ярдәмгә чакырырлык кеше юк, өстәвенә, адашты.

   Хәлсезләнгән, тәмам кешелектән чыккан, каһәрләнгән урыннан шактый ерак китүен чамалаган Зөһрә бер юан агачның төбенә чүмәште. “Бераз гына хәл алам да аннан соң китәрмен”, – дип уйлады ул.

   Асиянең тынычлыгы югалды, менә ике атна инде кызыннан бер хәбәр дә юк. Җанын кая куярга белмәгән ана Камил янына китте. Егет өйдә юк иде. Әнисе Асиягә якты чырай күрсәтмәде: “Камил өйләнергә йөри, тынычлыкта калдырыгыз баламны. Тагын нәрсәгә башын әйләндереп йөрисең инде?” – дип мыгырданды. Асия кире борылып чыгып китте. Кемнән ярдәм сорарга соң? Каян эзләп табарга газизен? Яшәгән, торган урыннарын да белми бит, ичмасам! Бетерде, ай булыр-булмас башын ашады баланың! Саклый алмадың, Асия, балаңны, саклый алмадың!

   Шулвакыт аны Камил куып җитте:

   – Асия апа, Зөһрә белән берәр хәл булмагандыр?

– Белмим, Камил балакаем, белмим. Хәбәре юк бит...

   – Ничек? Нигә аны миңа әйтми йөрисең, Асия апа? Син кайгырма, эзләп табам мин аны, күрерсең!

   “Ничек итеп, кайдан табарсың икән?” – дип өзгәләнгән анага җавап биреп тормады егет: “Соңыннан аңлатырмын, безне өйдә көтегез!” – диде дә машинасы белән тузан туздырып юкка да чыкты. “Үзеңне Ходай сакласын, имин йөр, бала!” – дип теләп калды кайгыдан бетәшкән ана.

   Камил машинасын куды да куды. МЧСта эшләгән иң якын дустына хәлне кыскача гына аңлатты, телефонындагы берничә фотоны җибәрде. “Ике көн элек телефоныма шушы фотоларны җибәргән иде Зөһрә. Мин башта аңламадым, хәзер генә башка барып җитте. Карале, һәр фотоның почмагында “!” билгесе тора. Без элек аның белән шулай аралаша идек. Берәрсе бәйләнә башласа, шундый СМС җибәрә иде, “тревога” дигән кебек. Димәк, аның хәлләре начар, фотоларда аның яшәгән урыныдыр, картадан шушылар ярдәмендә табып булмыймы? Бер-ике фотода машина да эләккән, номеры күренми, әмма маркасын чамалап буладыр бит”, – дип уртаклашты ул дусты белән...

   Мөмкинлекләр заманында теләге булган кеше әллә ниләр эшли ала икән. Таптылар урман кырыендагы матур, өч катлы йортны. Әмма Зөһрә монда юк иде. Өченче катта буып үтерелгән хатын-кыз мәетенә тап булсалар, беренче катның яшерен бүлмәсендә идәндә аунаган ир-ат гәүдәсенә юлыктылар. “Передозировка” диде сигнал буенча килгән эксперт. Камилгә болар кызык түгел иде, ул волонтерлар белән урманны айкарга булды. Соңармаска, эзләп табарга иде Зөһрәне. Ышана Камил, Зөһрә – нык, кыю кыз. Ул тиз генә бирешә торганнардан түгел. Табарлар Зөһрәне, һичшиксез табарлар!
  
   Зөһрә битен кемдер ялаганга уянып китте. “Бүре!” Башына килгән беренче уй шушы булды. Бүре түгел, эт булып чыкты Зөһрәне уятучы. Хуҗасы да килеп җитте. Агач төбендә яткан хәлсез хатынны күтәреп алды да ниндидер бер алачыкка кертеп салды. Зөһрә баштарак курыкса да, соңыннан коткаручысының начар кеше булмавын аңлап, тынычланды.

   – Курыкма, кызым, мин сиңа начарлык кыла торган кеше түгел. Син кем? Кем шушы хәлгә төшерде сине? Каядыр бара идеңме? Әллә китереп ташладылармы? – дип сораштырды бабай.

   Үзе шул арада урман үләннәреннән ясалган чәй эчерде, Зөһрәнең канга баткан бит-кулларын юдырды. “Бераз ял итеп ал”, – дип үзе алачыктан чыгып китте. Күпмедер вакыт черем итеп алган Зөһрәгә көч кергән кебек иде. Ул урыныннан торды, бабай юк иде, аны эзләп алачыктан чыкты һәм... үз күзләренә үзе ышанмады. Бабай янында сөйләшеп торучы кеше Камил түгелме соң?! Кинәт аның аяклары тотмас булды. “Әллә мәхшәр беттеме?” – дип, егыла язган Зөһрәне Камил кочагына алды һәм: “Мәхшәр бетте. Мин сине моннан соң беркемгә дә бирмим, Зөһрәм, ишетәсеңме?!” – дип пышылдады.
  
– Айгөл... Айгөлне коткарырга кирәк! – дип өзгәләнде Зөһрә, үзенең саташмавын аңлагач.
– Айгөл? Ә... Айгөлнең башына җиткән ул кабахәт! Үзе дә дө­меккән дөмегүен... Эткә эт үлеме, дигәндәй...

   Зөһрә бик авырлык белән чыкты бу хәлләрдән. Төн йокысын йок­лый алмый сискәнеп, манма тиргә батып кычкырып торып утырулар, туктый алмый елаулар аның нинди газап­лар аша үтүен күрсәтә иде. Аңа табиблар да, психологлар да ярдәм иттеләр. “Әле син бирешмәгәнсең, түзеп яшәгән булсаң, терелә дә алмаган булыр идең. Афәрин, куркып калмагансың!” – дип аны мактарга, үсендерергә тырыштылар.

   – Үзем терелдем, Айгөлне коткара алмадым! – дип елады Зөһрә.

   Бераз тернәкләнгәч, Камил Зөһрәне Айгөл каберенә алып барды.

    “Үземне генә калдыр, Айгөл белән сөйләшеп алыйм”, – дип үтенде Зөһрә. Камил каршы килмәде, бер кырыйга китеп, ерактанрак кызны күзәтте. Ничек ярата ул Зөһрәне! Моннан соң үзеннән ерак җибәрмәячәк ул аны. Тиздән туйлары булыр, әнисе дә, башта каршы булса да, фатихасын бирде инде...

   Зираттан тын гына чыктылар. “Бераз тынычландыңмы инде?” – дип Камил сөйгәнен куенына алды.

   – Йөрәгем елый минем, Камил! Башта аңламадым, нигә сыкрый бу йөрәк, дип аптырый идем. Әле менә Айгөл белән сөйләшкәч кенә аңладым. Күпме хатын-кызлар гаиләдә кыйналып гомер итә, алар моны кешегә әйтергә куркып, түзеп яшиләр. Күпмесе гарип кала! Нигә түзәләр? Нигә чаң сукмыйлар? Чөнки беләләр, ир белән хатын арасына керергә берсе дә теләмәячәк. Хатын кыйнап ләззәт алучылар – күбесенчә, бай, акчалы кешеләр. Аларга беркем дә каршы чыкмый, куркалар яки акчага сатылалар. Айгөл исән калмас идеме? Бер ел эчендә ул йортта кеше булмаганмыни? Аның хатыны барлыгын дуслары белмәгәнмени? Юкка чыкканын күрмәгәннәрмени? Белгәннәр дә, күргәннәр дә! Әмма берни дә эшләмәгәннәр! Бәлки алар үзләре дә шундыйдыр, ә? Монда ире кыйнап үлгән Айгөл генә ята дип уйлыйсыңмы? Юк, елына йөзләгән хатын-кыз ире кыйнаудан үлә икән. Коточкыч сан бит бу! Моны ничек булдырмаска? Нәрсә эшләргә? Менә ни өчен елый минем йөрәк... Камил! Әйдә, гаиләдә кыйналган хатыннар өчен үзәк ачабыз! Алар безгә качып килсәләр, без аларны якларбыз, балаларын мәктәпкә, үзләрен эшкә урнаштырырга ярдәм итәрбез. Ә ирләрен җинаятьләре өчен җавапка тарттыруларын таләп итәрбез! Карарбыз, бер-бер артлы төрмәгә утыра башласалар, хатын кыйныйсылары килер микән. Йә, син минем беләнме, Камил?

   Камил күзләре ут булып янган Зөһрәдән күзен дә алмады. Бит урталары кызарган, күзләре очкын чәчә... Яңадан үз асылына кайткан түгелме соң? Чая, кыю, Такташ Алсуы кебек усал да, усал түгел дә кебек... Түзмәде Камил, Зөһрәнең әйткән сүзләрен ишетеп-аңлап бетермәсә дә, яңгыратып: “Син кушсаң, айга да менәм мин, Зөһрәм!” – дип кычкырып җибәрде.

    Ике гашыйк җан, ике йөрәк бер-берсенә сыенды. Яралы йөрәккә дә җан кергән, яшим диеп тибә, ул инде көрәшкә әзер иде.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2785
30 Август 2018 09:19 1567
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ