Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ничек онытмак кирәк?

6 Декабрь 2018 331
Габделфәт Сафинның “Уфалла арбасы” җыры безнең буынның җанын телгәләде, елатты, уйлатты, үткәннәргә алып кайтты. Шуны йөз тапкыр тыңласам да, күз яшенә коенам.
Миңа 4-5 яшьләр чамасы. Әти белән әни печән чапканнар да, арбага төяп кайтып киләләр. Алар бакча башына җиткәч, чәч-башымны туздырып, каршыларына йөгердем. Арбага утырып кайтам... Ишегалдына кергәч, әти тәртәне җиргә куйды һәм мин кадап куйган чалгы аша тәгәрәп төштем. Киселдем. Ул вакытта каян транспорт тапканнардыр, мине Кузнечиха хастаханәсенә алып киттеләр. Аркадагы киселгән урынны теккәндә “әни, кер” дип елаганым әле дә хәтеремдә.

Тагын бер очрак. Әни арба белән печәнгә киткәндә “каршы килерсез”, диде. Уен белән мавыгып вакыт үткәнен сизми дә калганбыз. Әни бакча башына килеп җиткәч кенә каршы чаптык. Сукалаган җирдән тарткан әни ул вакытта арбаны. Шул чагында бавырына зыян килгән...

Дүртенче класста укыганда әти сыер саварга, ипи салырга өйрәтте. Беренче ипиләремне урындыкка басып бастым. Ипиләр уңган, ләкин тозсыз иде. Әти борынын салындырмасын дигәндер инде, мактады, “икенчесе тагын да тәмлерәк булыр”, диде.

Әкренләп арба безнең кулларга күчте. Бервакыт энем белән йөк төялгән арбаны тауга тартып мендек, бер-ике чакрым узгач, каравылчы күренде. Куркуыбыздан арбаны кулдан ычкындырмый аска таба төшә башладык. Монысы үтә дә кыен икән. Көч-хәл белән тирән чокырга качтык. Каравылчы ат өстендә! Тотылсаң, арбаны ваталар... Күреп алды бу безне. Атка атланган килеш баш очыбызда чыбыркысын шартлата, яман сүгенә. Ә без дер калтырап, кәкрәеп яр астында утырабыз.

Безнең генә түгел, арбаларның да күрмәгәне калмады. Урманнан корыган агач ташый идек. Монда да каравылчыдан курыктык. Ә яз җитүгә беренче үләннәрне капчыкларга тутырып, бәрәннәргә, бозауларга алып кайта идек.

Безнең Әлки районында урнашкан Татар Борнае авылында печән чаба торган җирләр аз иде. Шуңа күрә, атлы кешеләр генә еракка барып печән әзерли алды. Аның каравы, комбайннар урып киткәч, эт эчәгесе сарылган камылны печән урынына ташыдык. Шулай итеп, терлек асрадык.

Безнең авыл халкы бик тырыш. Инде фермалар бетте, эш юк, әмма авылыбыз таркалмады, кайсы-кая барып эшләп кайта. Берсеннән-берсе матур өйләрдә яшиләр.

Музейларда урын алган
Патшабикә арбасы.
Яннарында горур тора
Безнең нужа арбасы.


Сөембикә Хәйретдинова.
Яр Чаллы, Раскольников ур., 12/19.

Архивтан алынган язма. "Ачарлак" газетасының 2014 елгы декабрь саныннан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ